поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2022 Язмыш

“Чакыр әле берәрсен, хәлем китте”: 13 яшьлек яшүсмер энесенең туган көнендә үлгән

Сабыен үз куллары белән салкын гүрләргә кертеп салган ата-ана гына моның күтәрә алмаслык авырлык, уттан алып суларга салган кайгы икәнен аңлыйдыр...

“Скорый” 25 минуттан килде
Шау-гөр килеп Яңа елны каршы алгач, 2 гыйнвар көнне Балтач районы Арбор авылында 13 яшьлек Рамазан тау шуарга барган җиреннән хәлсезләнеп кайта, күп тә үтми әнисенең куенында мәңгегә күзләрен йома.
 
– 9ы җидесен үткәрдек, йөрәк ышанмый. Ул һаман исән, менә-менә кайтып кереп кебек, – дип башлады сүзен Рамазанның бабасы Мөхәммәт Вафин.
 
– Бала тудыру йортыннан үзем алып кайттым. Күз алдыбызда үсте, тәпи китте. Баланың баласы балдай татлы була, диләр бит. Оныгыма карап сөенә идем. Оныкларым арасында иң олысы ул. Тыныч холыклы, тәртипле, акыллы булып үсте. Һәр әйткән сүзне тыңлый, ярдәмчел, Җәй буе бездә булдылар. Кул арасына кереп үсте, трактор йөртергә өйрәттем, уң кулым иде. Техникага кулы килеп тора, тиз өйрәнә. Машинада да йөрисе килә, диде. Машина йөртергә өйрәттем. Нурҗиһан әбисенә операция булган иде, әбисенә авыр күтәртмәде, өйдә нинди эш бар, бөтенесен эшләде. Иренеп тормады. Әтисенә охшап буйчан булды, быел кисәк кенә үсеп китте, 10 килограмм авырлыгын югалтты. Без яшүсмерлек галәмәте, дип әллә ни игьтибар итмәдек. Яңа ел алдыннан әбисе пилмән ясарга булды. Нурҗиһан камырны кисеп тора, Рамазан пилмәнне бөгә. Мин аның өлгерлегенә, осталыгына шаккаттым. “Ай, молодец!” – дип аркасыннан сөйгән идем. Сабыйларны үсендерсәң, тагын да канатлана бит алар. Әбисе белән 100дән артык пилмән ясады. Энесе Самирның 2 гыйнвар көнне туган көне иде. Әниләре торт пешерде.
 
Тортны да Рамазан үзе бизәде. Мин әбәткә кайткач: “Әйдә, бабай, капка төпләрен киң иттереп төрттерик әле, бүген машиналар күп киләчәк. Энемнең туган көне бит”, – диде. Сабыйның күңеле нидер булачагы турында сизенгән, күрәсең. Бергә кар чистарттык. Бөтен ишегалдын, тирә-якны ялт иттердек. Ул миңа булышып торды. Шуннан соң кереп чәй эчтем, малайлар белән уйнап керәм, тауга, шуарга менәбез, диде. Ике дусты да безнең туганнар. Бергә үстеләр, кышын тау шуарга йөриләр иде. Мин трактор белән эшкә менеп киттем, көндезге ике тулып, өченче яртыларда шундый хәл килеп чыкты, дип безгә шалтыраттылар. Кайтсам бала идәндә ята, шуннан аякка басмады. Алда әйткәнемчә, оныгым ике дусты белән тауда тюбинтган шуган. Ә аңа менүе шактый авыр, шуңа авырлык килгәндер, кайтырга чыкканда, хәле китеп, шундагы тимер басмага барып утырган. Дустының берсенә: “Чакыр әле берәрсен, минем хәлем китте”, – дигән. Анысы безнең өйгә йөгергән. Әнисе әзерләнеп, киенеп чыкканчы, Рамазан капка төбенә кайтып җиткән. Фирдания әкрен генә идәнгә салган, кече кызым аңа ярты сәгать буе ясалма сулыш ясады. Апасының бармакларын тешләп бетергән. Скорый тиз килмәде шул. Авылдан ерак түгел Чепья участок хастаханәсе бар, шуңа шалтыратканнар. Алар трубканы алмаган, шуннан соң Балтачтагы ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратканнар. Ә аннан юл ерак, җитмәсә, буран котыра иде. “Скорый” 25 минуттан соң гына килеп җитте. Алар әйтүенчә, бала аңын җуеп егылгач ук, анасы кулында үлгән.
 
– Мөхәммәт абый, моргтан бирелгән язуда ни дип язылган иде?
– Сезнең эшегез тикшерү комитететында, анализлар нәтиҗәсе 10 көннән соң гына әзер була, диделәр. Моргтан егылу, сынулар булмаган кебегрәк язу бирделәр. Менә хәзер тикшерү нәтиҗәсен көтәбез. Кайгыдан айный алмыйбыз, күзләр дә, күңел дә ишектә. Көтәбез барчабыз аны... җир астыннан юллар булмаса да.
 
“Сине борчуга саласым килми, дия иде”
Рамазанның әнисе Фирдания без шалтыраткан көнне әти-әнисендә иде. Күз яшьләре көчкә тыеп, олы кайгысы турында бәян итте.
– Казанның Авиатөзелеш районында яшибез. Рамазаныбыз Мәскәү районының 130нчы мәктәбендә белем алды, – дип башлады ул сүзен. – Урысча да, татарча да камил белә иде. Кечкенә чактан ук авылда үскән малай бит ул, белмәгән эше юк. Кызлар да аның сыман эшчән, тыңлаучан түгел. Өйдәге бөтен эшләрне эшләде, эштән кайтуыма, әни, сиңа нинди чәй ясарга, карасынмы, яшеленме, дип кенә торды. Өйдә берәр эш эшли башласам: “Син утыр, мин все сам сделаю”, –  дия иде. Тортлар пешерү белән шөгыльләнәм. Аларны бизәү буенча Рамазан төп булышчым булды. Аш-суга осталыгым аңа да күчкән булган, күрәсең. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, поварлыкка укыйм, дип хыялланды. “Сиңа авырлык килмәсен, сине борчуга саласым килми”, – дип гел кабатлый иде сабыем. Шуңа үз хәлен дә сөйләмәгән, яшергәндер. Кышкы каникулга кайтыр алдыннан, ни өчендер өй ачкычларын миңа биреп калдырды. Җәй буе да авылда яшәделәр, бер генә каникулны шәһәрдә үткәргәннәре булмады. Хәтта авылга күченәм, авыл мәктәбенә укырга йөрим, дип тә карады. Мин рус мәктәбеннән соң, авылныкында укуы авыр булыр, синнән башка мин ничек яшәрмен, дип кенә үгетләп калдырдым. Яңа ел алдыннан өчәүләшеп бик каты чирләп алдылар. Температуралары 39га чаклы менде. Әтиләре коронавируска каршы тест тапшырды, ике тапкыр да тискәре булды. Кечесе дә тиз терелде, Әмма Рамазан гына шактый вакыт ютәлләп йөрде. Әллә шул да сәламәтлегенә авырлык китергәнме дим... Төшке аштан соң, тау шуарга киткән җиреннән дусты чабып керде.
 
Мин киенеп чыкканчы, кайтып җиткән иде ул. Агарынган, иреннәре зәп-зәңгәр булган. Аны тотып алып кердек, өске киемен салдырдым, аңын җуйды. Идәнгә яткыздым, күкрәгемә алып кочтым. Андый чакта каушап каласың, ни эшләргә, нәрсәгә алынырга белмәдем. Ничек кенә аңына китерергә теләсәк тә булмады. Табиблар да ярдәм итә алмады. Бала тапканнан соң, нәкь шулай күкрәгемә китереп куйган иде табиб, соңгы сулышын да минем күкрәгемдә алды. Җан әрни, күңел әрни, изге җанлы, бер гөнаһы булмаган баламны санаулы вакыт эчендә югалттым. Үзем дә чак кына шашмадым ул көнне. Беркемгә дә бала хәсрәтләре, сабыеның үлемен күрергә язмасын.

“Һәр сипкелен үбәр идем”
Бөтен авыл халкы әрни Рамазанның үлемен ишеткәч, ныклы, көчле дип саналган ирләр дә күз яшьләре белән елаган.
 
– Авылның олысын-кечесен ярата, әллә каян исәнләшә, – дип дәвам итә әни кеше сүзен. – Мөлаем, ягымлы бала иде бит ул. Беркайчан да теге җирем авырта, чирлим әле, дип зарланганы булмады. Ирекле көрәш белән шөгыльләнде. Ярышларга да әзерләнгән иде, чирләгәнгә генә катнаша алмый калды. Туганымның Рамазан яшендәге кызы бар, алар бик тыгыз аралаша иде. Хәзер аннан сорашам, бездән яшереп аңа хәле турында сөйләмәгән микән. Ул моңарчы җәй көннәрендә улымның берничә тапкыр хәле китеп утырып торуы турында сөйләде. Алар турында белсәк, башкача хәл итәр идек тә бит. Шуңа әти-әниләр, балаларыгызга бик игътибарлы, ихтирамлы булсагыз иде. Баласын яшьли югалткан ана әйтә моны. Гыйбрәт тә, сабак та булсын. Беркем дә, беркайчан да җир куенына ни рәвешле керәчәген белми. Сабыйларыгызны яратып-сөеп яшәгез. Бер генә сәгатькә булса да, бәгырь җимешемне кире кайтарыр идем дә, исән чакта әйтә алмаган рәхмәтләремне әйтеп кочар идем, һәр сипкелен үбә-үбә санар идем.
 
Шәрәфиевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез. Рамазан яткан гүре киң, якты, иман нурлы булсын.
P.S. Фотолар Фирдания Шәрәфиева ризалыгы белән бирелә
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»