|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2022 Җәмгыять
33 яшендә - 10 бала анасы!Башкортстанның Ишембай районының Әхмәр авылында яшәүче Марина Якимова 33 яшендә унынчы тапкыр әни булды. Шунысы игътибарга лаек, бу шатлыклы вакыйга Марина һәм аның гаиләсе тормышында Әниләр көне алдыннан булган. Марина һәрвакыт зур һәм тату гаилә турында хыялланган – ул үзе алты бала арасында үскән. Хәзер аның биш кызы һәм биш улы бар.
Якимовлар тату яши, бергәләп эшлиләр. Өлкәннәре кечеләренә булыша, алар белән дәресләр әзерли. Җәен кош-корт үстерәләр, бакчада эшлиләр.
Маринаны һәм башка әниләрне депутатлар, хакимият вәкилләре, Хатын-кызлар советы һәм шәһәр хакимияте башлыгы Илшат Шакиров котлаган.
Фото: Ирина Вахонина.
--- |
Иң күп укылган
|