поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.01.2022 Дин

Нәзарәт Россия мөфтиләренең хәер-фатихасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга кереште (ФОТО)

Бүген Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Россия мөфтиләре һәм дин әһелләренең күз алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проектына старт бирелде – Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу тантаналы рәвештә башланып китте.

Рәсми чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында үткәрелде.

Әлеге вакыйга күпсанлы кунаклар – Оештыру комитеты утырышында катнашучылар, мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашында узды.

– Коръән белән бәйле бар нәрсә үзеннән-үзе бөек була. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән бирелә һәм ул барлык пәйгамбәрләрнең иң сөеклесенә әверелә. Җәбраил галәйһиссәлам Коръән белән килгән, фәрештәләрнең башлыгына әверелгән. Коръән Рамазан аенда иңдерелә һәм ул барлык айларның солтанына әйләнә. Коръән Кадер кичәсендә иңә һәм ул барлык төннәрнең иң яхшысына әйләнә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең иң яхшыгыз шулдыр ки, кайсыларыгыз Коръән өйрәнде һәм аны башкаларга өйрәтте”. Коръәнне аңлау өчен башка китаплар укыла. Без гомеребез дәвамында барлык китапларны бары бердәнбер Китапны – Коръәнне өйрәнү өчен укыйбыз, – дип башлады Камил хәзрәт.

Проектны кунакларга ул үзе тәкъдим итте. Хәзрәт Россиядә, аерым алганда Идел буенда, каллиграфия мәктәбенең бик бай тарихка ия булуы, 1917 елгы революциягә кадәр аның бик көчле эшләве, ләкин җуелуы хакында әйтте. Шул ук вакытта Россия мөселманнарының Коръәнне әзерләп бастыру тарихы һәм традицияләре дә бар. Бу иң беренче чиратта 1803 елда Казанда Коръәннең “Казан басмасы” чыгуы белән һәм аны камилләштерү буенча галимнәр арасында күптөрле бәхәс-тәкъдимнәр булуы бәйле. Әлеге гыйльми бәхәсләр тулы бер методология булып калыплаша. Моңа дәлил булып Муса Бигиевнең "Тасхих ресми хат" һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең "Фәваид әл-Мүһиммә" хезмәтләре тора. Нәзарәтнең кулъязма мүсхәфе исә татар мөселманнарының шушы ике зур онытылган, әмма торгызылырга тиешле казанышын – каллиграфия мәктәбен һәм Коръәнне әзерләү традицияләрен кайтаруга юнәлтелгән. Шуңа өстәп мүсхәф бүгенге көндә гамәлдә булган халыкара стандартларны да исәпкә алачак. Камил хәзрәт сүзләренчә, бу проект Россияне ислам дөньясының тулы хокуклы бер өлеше булып торуын күрсәтә. Шул рәвешле, кулъязма мүсхәф илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен фәнни кыйммәткә ия һәм каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле булачак.

Кулъязма Мусхаф әзерләүнең әһәмиятенә тукталып, ул каллиграфия мәктәбенең эшләвен Коръәнгә хезмәт итүдән башка күз алдына да китереп булмавы турында әйтте. “Мөселман каллиграфының рухи максаты – шәмаил ясауда түгел, ә нәкъ менә Мүсхәф Шәриф әзерләүдә”, – диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнарының Коръән әзерләү буенча бай тарихы хакында сөйләгәндә, 1803 елда Казанның “Азия” типографиясендә мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръәнне искә ала. “Казан басмасы” дөньякүләм танылу ала, күп тапкырлар басылып чыга, әмма галимнәр арасында басмада киткән хаталар буенча бәхәсләр тынмый. Әлеге җитешсезлекләр өстендә эшләү һәм “Казан басмасы”н кабаттан нәшер итү өчен 1909 елда Казанга 300 мөселман галиме җыела, алар арасында Әхмәдһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Муса Бигиев була. Җыелыш нәтиҗәләре буенча Муса Бигиевның “Тасхих ресми хат” китабы дөнья күрә. Әлеге китап чыкканчы “Казан басмасын”дагы төгәлсезлекләр турында Шиһабетдин Мәрҗанинең “Фәваид әл-Мүһиммә” хезмәте дә дөнья күргән була. Шул рәвешле, тарихтан күренгәнчә, күп еллар барган бәхәсләр нәтиҗәсендә, Россиянең танылган мөселман галимнәре Коръән бастыру методологиясен булдыра! Камил хәзрәт презентациядә катнашкан кунакларга сөйләп узган шушы методологияне Татарстан мөфтияте белгечләре тарафыннан өйрәнелгән, аның әһәмияте бүген дә югалмаганы ачыкланган.

Моннан тыш, Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, кулъязма Мүсхәфтә Коръән әзерләүнең дөньякүләм стандартлары да исәпкә алыначак, битләрнең, юлларның санына игътибар ителәчәк – ул гарәп булмаган укучыларга Коръән укуны һәм ятлауны җиңеләйтә. Шулай итеп, кулъязма Мүсхәф Россия дини мирасын өйрәнү нәтиҗәсендә әзерләнгән каллиграфия сәнгате әсәре булачак. Мусхәф фәнни әһәмияткә дә ия: ул ислам каллиграфиясендә югалган Россия-мөселман традицияләрен торгызуда беренче адым.

Мөфти хәзрәтнең чыгышыннан соң тантаналы өлеш башланды – Изге Коръәннең беренче сүрәсе “Фатиха” каллиграфик ысул белән язылды. Бу җаваплы эшне проектның төп башкаручысы – Казан каллиграфы Артур Писаренко башкарды. Ул Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. “Фатиха” сүрәсе Раббыбызның Берлеген, Кодрәтен раслый, шулай ук кешеләр бәхетенә юл күрсәтә. Башка сүрәләр кебек үк, “Фатиха” “бисмилла”дан башлана. Шул рәвешле, мөселманнарның һәр эше бисмилла белән башланып киткән шикелле үк, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елы да бүген Аллаһ исеме белән ачылды.

Шунысы игътибарга лаек, кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин. Мүсхәфне төзегәндә кануни яктан хаталар китмәсен өчен, нәзарәт белгечләре Муса Бигиевнең "Тасхих ресми хат" һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең "Фәваид әл-Мүһиммә" хезмәтләренә дә таяначак. Бу хезмәтләрдә шулай ук Мүсхәфне төзү алымнары тасвирланган.

Әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Әлеге галимнең моңа охшаган проект белән идарә итү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, комиссиягә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр керде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»