|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2022 Җәмгыять
Халык Афоняның сәламәтлеге өчен борчыла. Ә балалары?..“Леонид Куравлев әлеге вакытта Коммунаркада авыр хәлдә, табиблар кулында”, – дип хәбәр итә Комсомольская правда. Актер авыр хәлдә. Ул үзе сулыш ала алмый, кислородка тоташтырылган. Актерны дәваханәгә картлар йортыннан алып китүләре дә мәгълүм булды. "Мәскәүнең картлар өчен пансионатларының берсенә килгән табиблар актерның тән температурасының 38 градус булуын һәм сатурациянең 89% булуын ачыклады", – ди Бишенче канал.
Коронавируска тапшырылган ике тест та кире нәтиҗә биргән.
"Актер аппарат аша гына сулыш ала, тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүе астында, үпкәләре зыян күргән. Тән температурасы һәм кан басымы да түбән", – дип хәбәр итәләр дәваханәдән.
Кызганычка каршы, яраткан актерыбыз күптән инде халык арасында күренми, кинода төшми башлаган иде. 52 ел бергә яшәгән хатыны Нина ханым вафат булганнан соң актер шулай үз-үзенә бикләнгән.
"Минем хатыным чибәр иде. Ул көнләмәде һәм шикләнмәде. Мин аңа бер тапкыр да хыянәт итмәдем. Нигә? Минем яраткан хатыным бар иде һәм мин беркемне дә эзләмәдем”, – ди кино йолдызы бер әңгәмәдә. Ул инде Троекуров зиратында хатыны янәшәсендә урын сайлап куйган.
Балалары? Алар әтиләре эзеннән китмәгән. Кызы – Екатерина, үзен кинематографлыкта сынап караган, әмма психотерапевт булып эшли. Ә улы – Василий Россия халыклар дуслыгы университетында укыткан, үз бизнесын ачкан. Леонид Вячеславовичның өч оныгы: Григорий, Федор һәм Степан бар.
Башка чыганаклар буенча, моннан ун ел элек (2012 елның 5 апрелендә) хатыны үлгәч, Леонид Куравлев кайгысыннан арына алмый, үзенә бикләнә килгән. Хәзер инде аңа даими табиблар күзәтүе астында тору кирәк икән. Балалары аның янына даими килеп, күчтәнәчләр китереп йөри. Тик актерны бу тормышта инде берни дә кызыксындырмый, ди. Әтисенең Коммунаркага китерелүе турында да улы Василий хәбәр иткән. Актерга савыгып, аякка басуын телибез.
Фото: скриншот
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|