|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2010 Матбугат
«Матбугат.ру» газета һәм журналларны хезмәттәшлеккә чакыра (+бонус)«Матбугат.ру» сайтында үз бүлегегезне булдыру нәрсә бирә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны шушы язмадан таба алырсыз. Моннан тыш Туфан МИҢНУЛЛИН, Равил ФӘЙЗУЛЛИН һәм Илдар МИРГАЛИМОВның «Матбугат.ру» һәм, гомумән, интернет турында әйтелгән кызыклы гына фикерләрен тәкъдим итәбез.
СЕЗДӘН СОРАУ – БЕЗДӘН ҖАВАП «Матбугат.ру»га кушылу нәрсә бирә? Язмаларны интернетта урнаштыру подпискага йогынты ясамасмы? Сайтны халык күп укыймы? Начар комментарийларга күммәсләрме? Безнең үз сайтыбыз бар бит инде? Район һәм төбәктәге газеталар өчен бу тәкъдим кызыкмы? «Матбугат.ру»да бүлек булдыру түләүлеме? Ни өчен түлибез? Хезмәттәшлекне соңрак башласак? Кемгә язарга? Кемгә шалтыратырга? E-mail: matbugat@mail.ru, тел. (843) 2-666-788.
Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире: «КЕРПЕ ҺӘМ ДИНОЗАВРЛАРНЫ ӨНӘП БЕТЕРМИМ» – Интернетны мин якыннан ук белмим. Гадәттә, оныкларым ачып күрсәтә. Безнең ил интернетка бик үк әзер түгел дип уйлыйм. Шуңа күрә интернетта пычраклык күп, аралашу культурасы аксый. Миңа үземә карата «Матбугат.ру»да язылган комментарийларны кәгазь битенә күчереп бирәләр. Әмма, гадәттә, мин аларны карап та тормыйм. Керпе, Динозавр дип ниндидер исемнәргә качып язучыларны өнәп бетермим. Шулай да татар басма матбугатын интернетка чыгарырга кирәк. Бу бигрәк тә фикер алышу өчен мөһим, дип уйлыйм.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Татарстанның халык язучысы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире: «ИНТЕРНЕТ УЛ БҮГЕНГЕ БУЫННЫҢ БӘХЕТЕ ДӘ, БӘХЕТСЕЗЛЕГЕ ДӘ» – Без «Казан утлары» язмаларын
«Матбугат.ру»га куеп барабыз. Комментарийлар да шактый була. Шулай ук «Ватаным
Татарстан»да басыла торган «Матбугат.ру» комментарийларын кызыксынып укып
барам. Газетадагы язманы уку гына түгел, ә укучылар кайтавазын да ишетү күңелле.
Шулай да интернетка карашым шактый каршылыклы. Беренчедән, Шөпшә, Иркә, Усал
дип аноним язуларны яратмыйм. Элекке замандагы аноним донослар кебек булып
китә. Икенчедән, техник революциянең бер ягы яхшы, икенче ягы хәвефле. Әнә
хәзер WikiLeaks сайты тирәсендә дөньякүләм шау-шу купты. Бер яктан файда,
икенче яктан зыян. Менә кесәмдә электрон карта бар хәзер (кесәсеннән чыгарып
күрсәтә) шунсыз эш урыныма керә алмыйм. Коридорда бар җирдә видеокамералар.
Күзәтәләр. Алар бар да файдагамы соң? Әйтик, Тукай Җаекка самолет белән очкан
булса, үз әсәрләрен яза алыр иде микән? Кыскасы, Кеше бер яктан төзи, икенче
яктан җимерә, үз казанышларының колына әйләнә. Бер шигыремдә мондый сүзләр бар
иде. Алар бүген дә бик актуаль: Ә интернет ул яшь буын казанышы. Мәсәлән, минем 9 яшьлек улым компьютерны миңа караганда яхшырак белә. Без хәзер таш гасыр кешеләре булып калдык инде. Интернет ул яшь буынныкы. Ул аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә...
Илдар МИРГАЛИМОВ, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары: «БАСМА МАТБУГАТТАН ЕРАКЛАШКАН ЯШЬЛӘР АУДИТОРИЯСЕН MATBUGAT.RU САЙТЫНДА «ЭЛӘКТЕРЕП» БУЛА» «Ватаным Татарстан» редакциясе, «Матбугат.ру» проектының уңышка дучар булачагын алдан күреп, аның белән иң беренче булып хезмәттәшлек итәргә алынды. Ул безгә төрле файда китерә. Беренчедән, басма матбугаттан ераклашкан яшьләр аудиториясен Matbugat.ru сайтында «эләктереп» була. Интернет белән дус булган, әмма «Ватаным Татарстан»ны кулга да тотып карамаган кеше әлеге порталдан безнең газета белән якыннанрак танышу мөмкинлегенә ия. Кайберәүләр әле шуннан әбунәчебезгә, йә булмаса үз сайтыбызның да даими кунагына әйләнә дип ышанабыз. Шул ук сүзләрне читтә яшәүче милләттәшләребез турында да әйтергә була. Мәгълүм булганча, башка төбәкләрдә, бигрәк тә чит илләрдә татарларның үз телләрендә нәшер ителүче газета алдыру мөмкинлекләре чикле. Андыйлар өчен Matbugat.ru (ә ул бөтен Россия һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында да популяр) «Ватаным Татарстан»га «керү» капкасы булып тора. «Матбугат.ру» порталы татар интернет җәмәгатьчелегенең фикерләвен өйрәнү өчен файдалы. Мәсәлән, язманы укучылар санына карап, без теге яки бу милли-социаль төркемнәр өчен нинди темалар, авторлар кызыклы, нинди язу формалары отышлырак икәнен ачыклап барабыз. Бу, билгеле, редакция сәясәтенә, газета эчтәлегенә дә йогынты ясамый калмый. Мәкаләләребезгә карата чыккан кайтавазлар исә безнең өчен «газета – укучы» икеяклы элемтә чарасы буларак бик мөһим. Без аларны атна саен «Интернет-кайтаваз» рубрикасы астында газета битләрендә дә бастырып барабыз. Бу рубрика үзе үк «Ватаным Татарстан»да иң популярлардан санала һәм фикер алышуларга, бәхәсләргә нигез булып тора.
admin |
Иң күп укылган
|