поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.01.2022 Тарих

Галим Фаяз Хуҗин: Сөембикәне ялгызлык бетерә

«Хөрмәтле редакция! Шаһгали хан турында тарихи язманы бик кызыксынып укыдык. Без белмәгән нәрсәләр искиткеч күп икән, дөрес, кайберләре онытылгандыр да инде. Шул җәһәттән Сөембикәбез турында да укыйсы килеп китте. Аның хакында да күбебез риваятьләргә таянып кына эш йөртә кебек. Чынбарлыкта ханбикәбезнең язмышы ничек булган икән?» - дип яза Сәлим Гәрәев.

Укучыбызның соравына җавап бирү ниятеннән без тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән сөйләштек.
 
– Фаяз Шәрипович, татар тарихында дәүләт башлыгы булып торган бердәнбер хатын-кыз Сөембикәнең язмышы тарихның бәхетле мизгелләрен дә, кайгы-хәсрәтләрен дә, өмет-хыялларын да – барысын да сыйдырган. Кем ул безнең ханбикәбез? Кайдан, нинди нәселдән?
 
– Түбән Идел белән Җаек елгалары арасында, хәтта тагын да ераграк – Арал диңгезенә кадәр сузылган иксез-чиксез далаларда Нугай кабиләләре күчмә тормыш алып барган. Алтын Урда таркалган чорда нугайлар дәүләт булып оешалар. Хакимнәре – Идегәй нәселеннән чыккан бәкләр, морзалар. Җаекның түбән агымында, Каспий диңгезенә килеп җитәрәк бер урында барлыкка килгән Сарайчык аларның башкаласы була. Казан ханнары белән тыгыз элемтәдә торганнар. Алар арасында никах бәйләнешләре дә булган.
 
– Сөембикәнең дә Казанга килеп чыгуы никахына бәйле…
 
– 1531 елда Казан тәхетенә Мәскәү тәкъдиме белән Касыймнан килгән Җангалине утырталар. Ул – татар тарихында сатлыкҗан буларак кереп калган Шаһгалинең бертуган энесе. Мөстәкыйль сәясәт алып бару өчен әле яшь була. Ә Мәскәү кенәзе бик мәкерле эш йөртә. Аның максаты бер: Алтын Урда  таркалганнан соң барлыкка килгән ханлыкларны үзенә буйсындыру. Мәскәү Касыймнан китереп утыртылган Җангали аша Казан белән үзе теләгәнчә идарә итә алачак. Әгәр дә аны берәр Нугай кызына өйләндереп тә куйсаң, Казан аша Нугай Урдасына да юл салырга мөмкин. Үсмер кыз Сөембикә боларны әлегә белми. Әмма аның язмышы шул сәясәт белән бәйле булачак.
 
– Иркенлек, мөстәкыйльлек яратучы дала-кырлар кызы Казанны ничек кабул итә?
 
– Сөембикә өчен бөтенләй яңа тормыш башлана. Казан – гүзәл, бай, искиткеч матур кала. Анда биек таш йортлар, манаралары күккә ашкан мәчетләр һәм адым саен аны баш иеп сәламләүче сарай әһелләре. Әмма Сөембикә үзен ялгыз хис итә. Ул бик күзәтүчән, үткен, эшнең асылына тиз төшенүчән бикә була. Беренче күрүгә үк, Җангалине ошатмый – хыялындагы егеткә бер дә туры килми ул. Казан кадәр Казанның ханы бик тә горур, һәр сүзен үлчәп сөйли торган, акыллы һәм… кул астындагы түрәләрнең котын алып торырлык гайрәтле һәм каты куллы ир булырга тиеш бит. Ә ул – беркатлы һәм җебегән, йомшак холыклы бер бәндә. Үз шәүләсеннән үзе куркып йөри. Сарай түрәләре арасында барлыкка килгән ике капма-каршы төркемнең үзара көрәшен дә күрми, күрсә – аңламый. Дошманнары көннән-көн артып тора. Җангалинең ил-дәүләт өчен бернинди файдалы гамәл дә кылганы юк, Мәскәү ни кушса шуны эшләп ята,  ахыры хәерле булмастыр, ул Казан тәхетенә лаек түгел, дип уйлый Сөембикә. Шулай булып чыга да: 1535 елның 25 сентябрендә Казансу буенда Җангалинең үле гәүдәсен табалар.
 
– Җангали урынына тәхеткә килгән Кырым ханы Сәхипгәрәйнең энесе Мөхәммәтгәрәй улы Сафагәрәй  белән Сөембикәнең мәхәббәте легендаларга кереп калган…
 
– Сафагәрәйгә ул вакытта 26 яшь була. Өйләнгән, дүрт хатыны бар. Аңа Казан түрәләре иреннән тол калган Сөембикәне димлиләр. Йола шулай куша. Ата-бабаларының гореф-гадәтен белгән Сөембикә моңа күңеле белән әзер була, ризалыгын бирә. Тарихи язмалардан күренгәнчә, бу икәүнең мәхәббәте, чыннан да, беренче күрешүдән үк башлана һәм соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Сафагәрәй бар яклап та Җангалинең киресе булып чыга: кыю һәм тәвәккәл, табигать биргән акыл, үз сүзен сүз итә алырдай көчле рухлы гайрәтле ир. Тагын бер өстенлеге: ул Мәскәүдән еракта туып үскән һәм тәрбияләнгән.  Мәскәүдән дә, Кырымнан да бәйсез сәясәт корырга омтыла. Әмма Сафагәрәй идарә иткән чорда Мәскәү хөкүмәте Казанга дәгъвасыннан баш тартмый, Кырым ханы да Казан җирен үзенеке дип саный. Сафагәрәй рус җирләренә яу чаба. Мәскәүдә бу вакытта «Явыз» кушаматын алачак Иван IV идарә итә. Җавап йөзеннән ул да сугышка әзерләнә башлый, Җангали чорындагы бәйлелекне кайтарып алырга ниятли. Шул ук вакытта Кырым ханы, Иван IV Казанга сугыш белән килгән очракта, рус җирләренә басып керәчәген әйтә. Бу шартларда Сафагәрәй Кырым яклы булырга карар кыла. Кырымнан чыккан кешеләрне үз янына туплый, казанлыларга ышанып җитми. Бу хәл белән килешмәгән Казан түрәләре Сафагәрәйгә каршы астыртын көрәш башлыйлар. «Мәскәү патшасы Казанга үзенең гаскәрен җибәрсен, бергәләп кырымлыларны куарбыз. Сафагәрәйне кулга алып, сезгә тапшырырбыз», – дип хат җибәрәләр. Мәскәүлеләр яу белән киләләр, әмма уңышсызлыкка очрыйлар. Бу хәлгә ризасызлык белдереп, Казан морзалары ханга каршы үзләре корал күтәрә. Сафагәрәй аптырап кала. Югыйсә ул Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге өчен көрәш алып бара бит. Ә монда нинди каршылык! 1546 елның гыйнварында Сафагәрәй – Кырымга, Сөембикә исә атасы янына, Нугай Урдасына китәргә мәҗбүр була.
 
– Сөембикәнең кабат Казанга кайтуы нәрсә белән бәйле?
 
— Сафагәрәй киткәч, тәхеткә яңадан Шаһгали утыра. Тик күпкә түгел – бу юлы халык ризасызлык күрсәтә. Кем икәнлеген беләләр бит инде, Җангалигә кадәр тәхеттә утырганы бар. Сафагәрәй дә тик ятмый. Берничә айдан яхшы гына коралланган Нугай гаскәрләре белән Казанга кайта. Аны бернинди каршылыксыз кабул итәләр. Тормыш акрынлап үз җаена төшә. Тиздән хан белән ханбикәнең уллары Үтәмеш туа. Тик Казан тагын туздырылып ташланган кырмыска оясын хәтерләтә башлый. Сафагәрәй, элеккеге сәясәтен дәвам итеп, җирле түрәләрне кыерсыта, иң мөһим дәүләт урыннарына Кырым кешеләрен билгели. Ахыр чиктә  1549 елның мартында үтерелә. Аңа әле 40 яшь тә тулмаган була.
 
– Шулай итеп, Сөембикә улы белән ялгызы кала…
 
– Ул үзен бик тиз кулга ала. Мәрхүм иренең васыяте һәм ата-анадан калган йола буенча, хан тәхетенә Үтәмешгәрәйне утырталар. Үсеп балигъ булганчы, аның исеменнән Сөембикә үзе идарә итеп торырга тиеш була. Хөкүмәт башлыгы итеп, Сафагәрәй белән Кырымнан килгән хан гвардиясе башлыгы Кошчак билгеләнә. Тик Үтәмешгәрәйнең тәхеткә утыртылуыннан риза булмаган түрәләр хакимият өчен көрәшне туктатмыйлар. Сафагәрәйнең Кырымдагы өлкән улы Булатгәрәйне хан итеп куюны сорап, Бакчасарайга илчеләр җибәрәләр. Сәхипгәрәй, күрәсең, Сөембикә яклы була, ризалыгын бирми. Мәскәү патшасы да тик ятмый. Казанны тулысынча буйсындырырга җай чыкты дип, хәлиткеч сугышка әзерләнә.
 
– Казан ханлыгын саклап калу өчен ханбикә нинди чаралар күрә?
 
– Сөембикә тарафыннан солых белән Мәскәүгә җибәрелгән илчеләр уңышка ирешә алмый. Казанга 1550 елда зур һөҗүм ясала. 1551 елда Иделнең аргы ягында, Зөя тамагында, рус крепостена нигез салына. Шул тирәдәге халыкны Мәскәү патшасына тугрылык сакларга ант иттерәләр. Ханбикә югалып калмый. Казан халкы белән киңәшләшеп, саклану чараларына тотына. Шәһәр ныгытмалары яңартыла. Корал җитештерүче остаханәләрдә көн-төн эш кайный. Әмма хәлләр катлаулана бара. Кошчак, гаиләсен алып, 300ләп кешесе булган гаскәре белән Казаннан чыгып качарга мәҗбүр була. Качакларны куып тотып, Мәскәүгә озаталар, барысын да җәзалап үтерәләр. Яңа хөкүмәт сайлана. Аның әгъзалары тарафыннан Зөя каласына Кол Шәриф җитәкчелегендә  илчелек җибәрелә. Максатлары – бернигә дә карамастан, Казанны рус баскыннарыннан саклап калу. Ике арада солых төзелә. Аның бер шарты буенча, Сөембикәне һәм аның улы Үтәмеш ханны, әсирлеккә төшереп, Мәскәүгә озаталар. Бу 1551 елның августында була.
 
– Күргәнебезчә, ханбикәне үз куллары белән әсирлеккә биреп җибәрүнең бернинди файдасы да булмый?
 
– 1552 елның 2 октябрендә Казан ханлыгы басып алына. Бу фаҗигадән соң Явыз Иван артыннан Шаһгали дә сугышчылары белән Мәскәүгә кайтып китә. Рус патшасы аңа Сөембикәне мәҗбүриләп кияүгә бирә.
 
– Тарих битләрендә Сөембикәне якларга тырышучылар турында язылганмы?
 
– Әтисе Йосыф морза, Сөембикәне әле Мәскәүгә алып киткәнче үк, аңа ярдәм кулы сузарга омтыла, кызын һәм оныгын әсирлектән йолып калу максаты белән, ике тапкыр үзенең гаскәрен Казанга җибәрә, әмма ике тапкырында да уңышсызлыкка очрый. Тиздән Йосыф морза белән Явыз Иван арасында хат алышу башлана. Мәскәү патшасыннан ул бары тик бер нәрсәне гозерләп сорый: кызы Сөембикә белән оныгы Үтәмеш сабыйны тоткынлыктан азат итеп, атасы янына, Нугай далаларына кайтарып җибәрергә. Хатлары катгый һәм ачулы була. Иван патша Йосыф морзага, һич тә борчылма, Сөембикә оҗмахта яши, тормышыннан бик тә канәгать, дип матур-матур, ләкин асылда чеп-чи ялган җавап хатлары яза.
 
– Чынлыкта ханбикә ничек яши?
 
– Сөембикәне ялгызлык бетерә, аның хәтта эч серләрен сөйләп бушанырлык ахирәте дә булмый. Ире Шаһгали белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдә дә бушлык. Ханбикә көннәр, атналар буе беркем белән дә сөйләшмичә, дәшмичә яши. Бу халәтне дә яшәү дип әйтеп булмый инде. Сабые Үтәмешне чукындырганнар, Александр дип исем кушканнар, дигән коточкыч хәбәр килеп ирешкәч, ул бөтенләй бетеренә, яшәвенең мәгънәсе калмый. Сөембикә күзгә күренеп сула, саргая, ашаудан кала һәм, бу газапларны кичерә алмыйча, 1557 елны, 38 яшендә якты дөнья белән хушлаша.
 
Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»