поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.01.2022 Язмыш

“Кайгырма, кызым, мин бәхил”

Инде үзем дәү әни булсам да, биш балага гомер бүләк иткән кешелекле, игелекле, тәрбияле балалар үстерү өчен соң дәрәҗәдә тырышкан әниемне сагынмаган көнем юк...

...Бабабыз Сәйфетдин 1921дә, ачлык елны, балаларымны ач итмим дип, читкә эшкә чыгып киткән җирдән үзе үлеп калган. Җиде улының икесе ачлыктан шешенә башлагач, әби, соңгы ике бәрәңгене кайткач җидегезгә дә бүлермен дип, кара буранда чабата киеп бөреләр җыярга урманга киткән. Әйләнеп кайтса, ике сабые тупса янында үләргә ята, бәрәңгене бер генә тешлиләр бичара җаннар, йота алмыйлар...
 
Бөек Ватан сугышы башлангач әбинең биш улы сугышка китә. Ике улы кире әйләнеп кайтмый, берсе хәбәрсез югала, соңыннан бик авыру хәлдә кайта, тик гомере аз калган була. Әбинең бөтен куанычы булып, ике улы кала. Ниләр генә күрми әби-бәгърем, сугыш вакытында утын булмаганда өй кыекларына кадәр кисеп яга...
 
Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фашистлар белән батырларча көрәшкән әти сугышның соңгы көннәрендә яраланып, биле авыртып, 3нче группа инвалид булып кайта. Ләкин әтинең авыл Сабан туйларында көрәшеп, батыр калганын күреп торган врач аның группасын ала. Әти моңа шатлана гына. Ул зәп-зәңгәр күзле, бөдрә чәчле 18 яшьлек сылу кызга гашыйк була һәм: “Бу кыз гомерлеккә минеке булырга тиеш”, – дип күңеленә беркетә. Авыл Сабан туенда үзе көрәшә, үзе һаман әнине күзәтә. Аннан батыр калу дәрте белән әни янына килеп: “Гайшәбикә, мин сине бик яратам, минем гомерлек парым булырсыңмы?” – дип, әнигә ике уйларга да калдырмый, көпә-көндез җитәкләп, әнисе янына алып кайта. “Менә, әни, син риза булсаң, киленең шушы Гайшәбикә була”, – ди. “Иң акыллы нәселдән, күрше диярлек яшәгән Гали белән Газизәнең күз нуры кебек үстергән кызлары ич ул, – ди Хәсифә әбием. – Кызларын тормыш авырлыгыннан сыгылган, инде фәкыйрьлек тә ерак йөрмәгән ялгыз ана йортына бирергә риза булырлармы әле алар?”
 
Дөрес шикләнә ана, әби белән бабай кызларын әтигә бирергә бик авырлык белән ризалашалар: һәр ата-ана баласына җиңеллек, яхшы тормыш тели бит. Килен булып төшкәч, әнигә юклыкның ни-нәрсә икәнен япь-яшь җилкәсендә татырга туры килә. Каенанасының да холкы җиңелләрдән булмый, әти белән әни янәшә утырсалар да, икесе бер юлдан эшкә китсәләр дә, йөзе караңгыланып, үзалдына сөйләнеп кала. Ана кешенең көен көйләп, аның күңелен төшермәс өчен, әти белән әни бер-берсеннән читтәрәк утыралар, юлның ике ягыннан баралар. Сабыр йөрәкле анадан туган бала да үтә сабыр һәм акыллы була шул. Әнигә үз әнисе: “Кызым, без кешене явызлык белән җиңә алмыйбыз, яхшылык белән җиңү – иң зур җиңү ул”, – ди. Соңыннан әнием – күз нурым миңа да шул киңәшне кабатлады. Әни газиз балаларын югалту хәсрәтеннән көйсезләнгән, кайгылардан күңеле шактый каткан әбине бер какмый саклап, аңлап, 20 ел тәрбияләде.
 
...Әни мәктәптә иң яхшы билгеләргә укый, хәтта беренче классны бетергәнче аны икенчесенә дә күчерәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, япь-яшь балаларга окоп казу, җир сөрү, урман кисү кебек авыр эшләр дә бераз эләгә әле. Әби белән бабай аягына чабата, өстенә юка гына кием кигән кызларының кесәсенә кыздырган борчак салып, елап озатып калалар. Әни авылдан үзе кебек ике үсмер кыз белән китә. Алар кеше фатирында ачлы-туклы торалар, юньләп юына да алмагач, башлары бетләп бетә.
 
Араларындагы бик үткен кыз: “Әйдә, качабыз, монда йә катып, йә ачтан үләчәкбез”, – ди. Өчәүләшеп качалар, тик аларны тотып, бер каравыл йортына ябып, өлкән урыс агаен сакларга куялар. Теге үткен кыз тагын: “Хәзер бу урысны куабыз, качарга әзерләнегез”, – ди әни белән Мәгъмүрә апага. Аның планы буенча тәки качалар! Поездга ничек кереп утырулары хәтердә калмаган, тик әни әйтүенчә, бер карт хатын, егет белән кыз утырган купега килеп эләгәләр алар. Өстәлдә май ягылган бер телем ипи тора икән. Бу мескен ач өч кыз баланың авызларыннан сулар килә. Теге чая кызда тагын план туа: “Хәзер куабыз боларны”, – дип, башындагы шәлен өстәлгә кагырга тотына, аннан бетләр коела, берсен алып сыта да башлый. Бу хәлгә шаккаткан, куырылып килгән пассажирлар, әйберләрен алып, чыгып сызалар. Теге ипи телемен өчкә бүлеп ашагач, күңелләре күтәрелеп, кызларда яшәү дәрте кабына.
 
Контролерлар йөри башлагач, әниләр поезд барган шәпкә сикереп төшеп калалар. Ничә чакрымнар җәяү кайтып, калтырап кергән балаларын әти-әниләре елап каршы ала. Аннан аларны дезертирлар дип чакырып та алалар, тик җавапка тарту өчен яшьләре җитмәгән була.
 
Шулай итеп, иң элек Раббым, аннан теге үткен иптәш кызлары барысын ачлыктан, катып үлүдән саклап кала. Арада шул кыз читкә китеп, бик акыллы, чибәр егеткә кияүгә чыгып, яхшы эшләрдә эшли, иң матур киемнәр кия, авылга кунакка кайткач, әниләр белән әлеге вакыйганы искә төшерәләр. Кыюлык – ярты бәхет дип кабатларга яраткан ул кыз. Чыгып төшкән чибәр дә булмаган үзе, мәхәббәтле булгандыр, күрәсең.
 
Әти белән әни тамагыбызны тук, өстебезне бөтен итәргә нык тырыштылар. “Ризыкны да иртәгәңне уйлап, планлаштырып куярга кирәк”, – дип әйтә иде, әни-бәгърем. Әтигә иң тугры хатын, безгә күркәм тәрбия биргән чын, хәзерге буын үрнәк алырлык кеше иде әни.
 
Иң беренче улы Рәшите тугач, сабыен каенанасы белән калдырып, тамагы туймаганлыктан, күкрәгенә сөт тә төшмәгән әни Шья елгасының ар ягындагы авылда үзләреннән хәллерәк яшәүче Зөләйха апасы белән Гали җизни янына бераз булса да ризык алырга бара. Барганда Шья елгасы аша басмадан чыкса, кайтканда ни күрсен: елгада боз кузгалган, тар басма агып киткән.
 
Сөтле кайнар чәйләр эчкәннән соң күкрәгенә сөт төшкәнен тойган әни Рәшитем елыйдыр, имәр вакыты җитте дип борчыла. Инде нишләргә? Яр буена зур күсәкләр тоткан керәшен агайлар җыелган. “Агайлар, мин бозларга сикереп, ярның теге ягына чыгарга булдым, яшь балам бар, әгәр дә батсам, кереп алырсызмы?” – дип, ялварулы карашын аларга төби әни. “Әй, олан, әллә кермисеңме?” – диләр, куркып калган агайлар. Тик әнинең карары нык була, башында бер генә теләк: “Балам хакына, Аллаһым коткар?!” Бозларны этәргә тырышып, берсеннән-икенчесенә сикер дип, агайлар аңа бер казык тоттыралар. Әни бар көче белән агып баручы бозга сикерә, аннан – икенчесенә, өченчесенә... Ярга сикереп чыккач кына айнып китеп, курку-дерелдәүләрдән кычкырып елап җибәрә, аннан елмая. Могҗиза була бу, “Аллаһым, рәхмәт!” дип пышылдый әни, ә яр буенда керәшен агайлар, шаккатып, кул болгыйлар. Бары ана кеше генә бу адымга бара аладыр. Әни бу хәлне бик дулкынланып искә төшерә иде: “Батсам кереп алырсызмы дидем, шаулап боз киткәндә сине кем кереп алсын, ничек ала алсын инде?!” – дип, үзенә исләре китә иде. Ул: “Балам хакына исән калдырган мине Аллаһ”, – дигәч, мин, әнине кочаклап: “Биш балаң хакына”, – дип өсти идем.
 
Биш баланы ашатасы, киендерәсе, ертык-тишеген ямыйсы, аның өстенә абзар тулы мал-туар, кош-корт, бакча, печәнне үзең чабасы, киптерәсе, түбәгә өясе... Әтине дә бик пөхтә йөртте әни, җыен хатын-кыз оясында эшләгәч, әти костюм-чалбардан, ак күлмәктән йөри иде – ни дисәң дә мал табибы. Әнигә имеш-мимешләр дә ишетелми калмый, ул аларны сабыр гына колак артыннан үткәрә. Әле картая төшкәч тә, авылда озын теллерәк ханым: “Хан абзый фәлән белән йөрмиме икән?” – дигәч, әни, сабыр гына елмаеп: “И- и, кара син аны, гел картаймаган икән әле!” – дип китеп барган. Шуннан теге апа: “Көнләштерерсең аны, картаймаган икән әле дип елмаеп тора”, – дип сөйләп йөргән. Балаларым гармунчы булсыннар дип, гармун сатып алып, әни, җыр көйли-көйли, дүрт абыемны да уйнарга өйрәтергә тырышкан. Өйрәнгәннәр абыйлар! Тик әти, мине – кечкенә кызын бик яратканга: “Карчык, кызыбызга өйрәтмә, моңлы булыр, моңлы булса бәхетсез булыр сыман, бәхетле генә булсын!” – дип, мине күкрәгенә кыскан.
 
Әниебез безне кочагына алып түгел, риясыз ярату белән эчтән, беребезне дә араламый, тигез яратты. Шундый тыйнак-тыныч холыклы иде ул, күрсәтеп ярата белмәде.
 
И-и, әни-бәгьрем, дүрт малай арасында үземне алар кебек тотарга тырышып, хатын-кыз эшеннән бигрәк ирләр эшенә ныграк тартылып, утынын кисешеп, печәнен чабып, уфалла арбасын еш тартып үскәнмен шул. Башымнан бүрек белән фуражканы салдыра алмый интеккәнсең, күпме яшерсәң дә табып кия торган булганмын! Абыйлар белән һаман түбәдә, койма өстендә, биек агач башларында утырганмын, дөнья бары ак болытлардан гына тора дип уйлаганмын.
 
Беркемнән җәбер-золым күрми, иркәләнеп үскән, шул ук вакытта эшкә нык кыз балаң, синең эчке моңыңны аңлап бетерә алдымы икән, әни? Шунысына куанам, бер генә вакытта да каршы сүз әйткәнемне хәтерләмим. Бөтен йөрәгем белән сезне сөендерергә тели идем. Әти бервакыт: “Бер метрга бер метр чамасы парник ясап куярга иде ул!” – дигәч, төнлә торып, парник казып, әтине шаккатырып, икесен дә сөендереп, юлга чыктым. Студент идем.
 
И-и, әнием, исәпсез шуклыкларым өчен ник бер орышсаң икән! Кабат искә төшереп көлеп җибәрә идең. Шул тормыш авырлыкларыннан да көлә алуың яшәткәндер дә сине, әни. Үзең бик тә оялчан, көлгәндә дә яулык читең белән авызыңны каплый идең. Әгәр укытучылыкка укып бетерергә насыйп булса, нинди көчле укытучы, төпле кешеләр чыгарырга тырышыр идең син! Бабайның үлеп китүе, олы абыеңның үлеме хыялларыңны җимергән шул. Син барыбер укытучы идең, әни, кешене бер күрүдә аңлау, төпле киңәш бирә белү, ялганлый белмәү, турысын әйтү хас иде сиңа. Тик киңәшне тотып бетерә алмыйча тормышта күпме кыйналдык без...
 
Үз гомереңдә бер кеше белән телгә килеп, ызгыш-талаш чыгармыйча, кешене-кешегә сөйләп йөрмичә, ак белән караны аера белеп яшәдең. Фикереңне бер мәкаль белән әйтә идең, ничек шул секундта мәкаль телеңә килгәндер, әни? Ул мәкальләрең китап итеп чыгарырлык иде. Нигә язып бармаганмын шуларны? Киңәш бик тә кирәк чакта әти: “Әниегездән сорагыз, анда Сталин башы бар”, – дияргә ярата иде.
 
Әни парлы булып яшәүне иң зур бәхет дип санады. Әти үзенең бер туган көнендә: “Карчыгым, син миннән 7 яшькә яшьрәк, миннән калып яши алмам дисең, сиңа 7 ел яшәү гел мәҗбүри, тик аннан соң сине көтеп ята алмам төсле”, – диде. Әни әти үлгәч, сыңар канатым сынды дип, сыгылып төште. “Инде хәзер кем өчен яшим?” – дип куя иде. Урамнан парлап узганнарга кызыгып: “И-и бәхетлеләр, берүк парлы булсыннар!” – дип әйтә иде, авыр сулап.
 
Күрше Фатихабану апа: “Мәле, олан, әниең шигырь юлы язганмы, шул калды бит бездә”, – дип, миңа биргән дәфтәрдә шундый юллар бар иде: “Эчтем, эчтем, беләлмадым салкын суның тәмнәрен, үзең белән алып киттең тормышымның ямьнәрен...”
 
Әти киткәннән соң әни һәр елны санады: әтиең биргән бер ел, ике елЙ Инде җиденче – соңгы елым диде.
 
Хәзер моңарчы беркемгә чыгармаган серне чишәм, әни, зинһар рәнҗемә, гафу ит, синең сафлыгыңа, тугрылыгыңа, мәдхия булсын, җәннәтнең түрендә булсагыз иде әти белән. Бу серне юмарт күңелле, кунакчыл, ачык йөзле киленебез Фәридә белән мин генә белдек, Мөнир абый да белмәде.
 
Әти үлеп, күпмедер вакыт үткәч, Фәридә киленебез почтадан бер хат алып керде, ул Казаннан иде. Хатны миңа укырга куштың, әни. “Исәнме, чордашым Гайшәбикә! Сәлам киленең белән улыңа, балаларга. Бик авыр кайгы кичергәнсең, күркәм сабырлык бирсен. Гайшәбикә, гомере буе сине яратып, оныта алмаган “фәлән” яза бу хатны. Мин үземне белә-белгәннән сиңа кызыгып, синең белән бергә булу турында хыялланып яшәдем. Бер генә мәртәбә дә белдерә алмадым, партада утырганда сиңа хат кисәге тоттырган идем, син аны укыдыңмы-юкмы, белмим. Сиңа яратуымны белдерәм, кулыңны сорыйм дип хыялланганда гына, Ханга кияүгә чыктың. Сине нык яратсам да, Хан кебек төпле, әйбәт кешегә чыккач, бәхетле булсын дип сөендем дә, Казанга китеп бардым. Яратмыйча өйләндем, хатыным бик әйбәт кеше булды, тик, балабыз гына булмады. Хатыным күптән вафат, бер ялгызым, бар тормышым җитеш. Әгәр калган гомереңне минем белән бәйләсәң, мин бәхетле булыр идем, авыру булсаң карар идем, мин үлгәнче җавап хаты көтәчәкмен, ә квартирам оныкларыңа калыр иде, беркемем юк калдырырга”.
 
Мин бу хатны укыганда кып-кызыл булдың, әни, соң дәрәҗәдә аптырадың, хат язучыны хәтерли дә алмый тордың. “Нишлисең соң?” – дидек Фәридә белән, елмаеп. “Әллә әтиегезгә хыянәт итәрменме? Хәзер үк ертыгыз, Мөнир күрә күрмәсен, конверты-ние белән юк итегез”, – дидең. Икенче көнне төшеңне сөйләдең: “И-и, белми диегез атагызны, моңаеп, башын иеп, тыштагы баз өстенә килеп утырган бит! Әйтә иде ул миңа: син бик акыллы, сабыр хатын, мин үлсәм сине берәрсе сорар әле дия иде”.
 
Бу хатны гомердә дә телгә алмадык, әнинең тугрылыгына бер мәдхия генә, биредә телгә алынганнарның барысы да җәннәтле булсыннар!
 
Әнием зәңгәр төс, зәңгәр күлмәк ярата иде. Күкләр төсле зәп-зәңгәр күзенә бик килешә иде ул төс, ә яулык ап-ак, бик яшьли борынгыча япты ул аны. Әтинең дә күзе зәп-зәңгәр. Әни: “Без кыр казлары кебек – казлар да бит күзгә карап сайлыйлар бер-берләрен”, – дия иде.
 
Бу дөньяда үкенечсез кеше юктыр ул. Үлем үкенечсез булмас, диләр. Минем олы үкенеч: әни мәңгелеккә киткәндә янында була алмадым. “Әлфинурымны, күз нурымны күрми китәм. Кайтмыйча калмас иде, соңгы вакытта кайта алмады, ул бит андый бала түгел, миннән яшергән берәр хәл бардыр”, – дип, шунда да минем өчен өзгәләнгән әле йөрәк бәгърем. Бераз чирләп торса да: “Әлфинурга белгертмәгез, кайгырмасын балам”, – дигән. Хатларымда гомеремдә әнине кайгыртырлык сүз язмадым, бар да әйбәт дидем, иремнең авыруын да белгертмәдем, терелгәч сөенеп кайтып җитәрбез дип уйладым.
 
Үлгән көнне дә үз аягында йөргән бит мәрхүмәкәем. Баланы анасы кебек бер хыянәтсез, берни өмет итми яратучы җир йөзендә бүтән беркем юк һәм булмас та. Менә мин дә әнинең өзелеп сөйгән баласы, соңгы минутта очраша алмый калдык... Ә әнием мине көтеп, ятагы өстендә, баш очында, ике литр бал калдырган. “Өйдә бетсә дә, Әлфинурыма монысы, берегез дә тимәгез”, – дип, үлгәндә дә миңа ризык калдырган әнием-бәгърем. Төшләремә керә ул минем, авыр чакта кул суза: “Кызым, кайгырма, мин сиңа бәхил, бәхил, бәхил”, – дип өч тапкыр кабатлый.
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»