поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.01.2022 Ана теле

Тел һәм җыр. Һәр авазның - үз аһәңе, үз хәсияте; кадерен генә бел!

Бу язмабызга кереш уңай сәбәптән: барчагызны да Яңа ел белән котлыйм! Һәркайсыгызга якыннарыгыз-кардәшләрегездән инде Ана телебездә җиткерелгән, күңелгә аеруча якын, изге теләкле “тәмле” сүзләргә минеке дә өстәлсен әле. Мондый игелекле гамәлне үтәргә булышкан Матбугат.ручыларга мең рәхмәт, үзләренә дә яңа елда яңа иҗади сөенечләр насыйп булсын!

Быел да әңгәмәбезне телебезнең умыртка бөртеге --авазлардан башлыйбыз.   Аваз, кушавазлар җырда, иҗтимагый сөйләм төре буларак, “вак” нәрсә түгел икән. Үткән язмада шуңа инанганнан соң, “җырда һәр татар авазы катнашса да аерым авазлар, менә “Ң” кебек, махсус күзәтүгә лаек бит. Әйдәгез, бергәләшеп күзәтү-анализны дәвам иттерик. Мин, мәсәлән, моңа Җ, Ө, Ү, Ә һ.б. авазлар, кайбер дифтонглар лаек дип саныйм.” дигән нәтиҗә белән килешкән идек. Каршы килүче булмады. Дәвам иттерик.
                                          
“А” үпкәләмәсен тагы.   Татар “А”сы бигрәк тә. Килешәсездер, “а”ның кадерен белеп бетермибез бит: табигать биргән шул хәсиятне тоймаучы, файдасын күрмәүчеләр дә бар. Кайберәүләр хәтта татар  “а”сы барын да искәрми. Менә үрнәк саналган Татарстан радиосының соңгы хәбәрләрен тыңлап утырам.Барлык “а”ларның да авызны зур ачып, артык көчле әйтелүе гайре татарча  ишетелеп, күңелне тырный. “Татарстанның атказанган артисты” дигән гыйбарәдә барлык “а”ларны да бер төрле әйтте,  хәлбүки “артист”тагы “а” тегеләреннән аерыла бит. Татар “а”лары үзенчәрәк әйтелә. Моны унтугызынчы гасыр башында ук әле урыс тел галиме В.А.Богородицкий махсус эксперимент аппаратлары белән өйрәнеп раслаган. Болай ди:   А урысныкы белән чагыштырганда  тирәнрәк артикуляциягә ия, төптән әйтелүче тел арты тартыклары һәм тигез әйтелүче “л” тартыгы белән килгәндә ул аеруча шулай, димәк, берникадәр лябилләнә, ягъни теларты әйтелешенә күчеп, “о”га охшый башлый – “а(о)”га әйләнә: бал, каз, ат, май”.
   
Тик, ни аяныч, фәнни аксиома булырга тиешле бу хакыйкать хәзер еш кына истән чыга. Ярый әле тел тәмен, кадерен белүчеләр бар. Менә Ленар Шәехнең Айсылуга багышлаган шигырендә бер якта Айсылу, аккош, алмагач, икенче рәттә Америка, Андромида, Азия, Африка... Икесе ике төрле әйтелә, укучы да моны аңлаудан канәгатьлек кичерә, үзенең “а”сы өчен горурлана.
 
“А”ның татарлыгы  җырда бигрәк тә көчле чагылыш таба. Көйле басым  “А”ның көчен, тәэсирен арттыра. Айдар Фәйзрахманов җырлаганда: Алларын да алырбыз,... Күңелебезгә кем ошаса шуны сайлап алырбыз. Урталарга чыгып, шуны сайлап алырбыз... Монда “А” , күңелгә һуш килеп, тантана итә!
 
Сәнгатьнең чын белгечләре ачыкламый калмаганнардыр: җырда бу аваз күпме өстәмә функция башкара бит -- әйтик, авазларны гына түгел, сүзләрне, фразаларны да бәйли: озата барма-а-а-а-а!
  
Ярый, “А”ны бәхилләттек бугай. Тик без бит татарның “үз” авазларын “кайгыртырбыз” дигән идек. Без инде “ң” авазы турында сүз куертып алдык, аңа багышлап махсус кулланма басылып чыгуын да әйттек. “Җ”га (гә) багышланган тикшеренү дә тәмамланып килә. Анда  
 
“Җ”ны җыр яшәтә”. дигән бүлекчә дә бар. Менә шуннан кайбер өзекләр. Өзелеп җыр җырламас идем//Син бәгъремне сөймәсәм;  Туган җиргә җитә алмый...;   Җанкай-җаныем ;   Җитди хисләр (Р.Харис);   Җавап көтәм; Йөрәкләрне җилкетә...;   Җидегән чишмә...;   Җан дускаем (Р. Ханнанов);   Җыр булаеммы сезгә...; Сәхрәләргә җитәргә... (Фән Вәли);  Туган илгә җитәалмый;   Сөю таҗы; Җимнәр сиптем; Гөлҗамал;  Зөбәрҗәт. Җан сөйгәннәр...Энҗе, мәрҗән...
Бигрәк җиңел, бигрәк җайлы (чабата); Җилфердәми җилләрдә//Сандугачлар да сайрамый син булмаган җирләрдә;
   
Аяныч ки, “Җ” шактый каршылык-кыенлыклар кичереп “яшәгән” авазыбыз.   “Җ” --  сәясәт  корбаны гына түгел, көрәшчесе дә әле ул. Әйтик, Башкортстан дигән төбәктә табигать “Җ” белән сөйләшү мөмкинлеген биргән миллионнан күбрәк татар яши. Тик аларга бу мөмкинлектән файдалану тыелган – рәсми әдәби тел дип кабул ителгән шивә язуында  “җ” авазы да, хәрефе дә юк. Бернинди әлифбада, тел кулланмаларында аның турында ләм-мим. Менә йөз ел инде “җ” шулай рәнҗетелә. Рәсми сүзлек (Москва, 1954) “ер”, “ел” дип әйтергә, язарга куша, “һөҗүм”не “һөжүм” дип. Әлбәттә, мәктәптә иза чигеп кайткан балалар өйдә “җ”гә җәһәт кенә җайлаша. Тик менә бу төбәктә бик тә якын, әти, әниләре шулай кушкан, бөтен нәсел-ырулары шулай гына әйтеп күнеккән   Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Наҗар Нәҗми, Таһир Ахунҗанов, тел галимнәре Җәлил Киекбаев, Рифкать Әхмәтҗановлар, бу якта туып, шушы исемне алган җырчы, артистлар, мәдәният- әдәбият күренеклеләре Нәҗибә Сафина, Җәвит Шакировларны, бөтен халык теленнән төшми торган, гасырлар буе ягымлы, табигый шулай ишетелгән  Җанбикә, Бөрҗән, Җаек белән эш иткән зыялыларыбызга  аларны бозып әйтү бик уңайсыз, җайсыз бит әле.    
     
Димәк ки, җырларыбызның Уфа язуы белән бирелүенә сак карарга кирәк. Үрнәк мисаллар да юк түгел. Тәртип радиосы “Җирән кашка. Башкорт җыры” дип тәкъдим итте. Зөһрә Сәхәбиева саф татарча “җирән кашка” диде, “җилләр тарый ялларын” диде. Татар  җырын тагын ничек җырласын инде! Ә бит башкортта “җ” юк дип татар җырын әлләнишләтүчеләрне ишетеп торабыз. Рәхмәт Зөһрә ханыма!
 
Янә татарның сузыкларына кайтыйк әле.  “Ө”сез дә җыр юк бугай. Яраткан җырларымда ул аеруча  күңелгә хуш ишетелә. Менә берсендә: Көтәр кешем кемдер бар.Көткән кешем килмәсә дә... Бөтен җыр “Ө” белән өртелгән, җиңел өрфөя булып күңелне сөендерә.  
   
Кар яумаган көрәгемә// Кан сауган йөрәгемә; Әллә инде өзелгәнсең,  өзелгәнсең сиреннән; Үткән гомер бигрәк җәл;
   
Тик авазның тәмен тоймаучы, кадерен белмәүчеләр дә бар. Менә яшь җырчыбыз: Өммөгөлсөм дип җырласа да Идәннәрө бөгөлсөн дип авыз тутырып, татарча, халык үзе җырлаганча җырламый бит!
   
Әйдәгез, “Ө”нең җырда ничек яшәвен бергәләп күзәтик әле. Сезнең үз ишетүегездә авазны. бүтәнчәрәк аһәңен тоемдавыгыз да бар бит, Уртаклашыгыз.
   Алия-Гөлия, Гөлия гөлкәем//Гөлләр арасында...;
   
Өзелеп җыр җырламас идем//Син бәгъремне сөймәсәм;  Күбәләк гөлләргә кунса, гөлләр тибрәлә микән; Күбәләгем-түгәрәгем (Ө,Ү,Ә,Е,И бердәмлеге-гармониясе). Гөлия-гөлия, гөлкәем, яшә гөлләр арасында...(Ө аһәңе йомшак бер дулкын булып күңелне иркәләп ала); Алма турыйм, алманың түгәрәген, күбәләгем...; Алма төшкән күгәрчен башын тишкән... (Җыр тулаем “Ө”гә, Ө белән Үне ярәштерүгә багышланган диярсең...);Нигә Ходай бәхетне өләшеп йөрми икән; Әйтче дөрөсөн... (Ә.Авзалова); Яшьли сөйгән яр; Өзелеп сөйгәнгә күрә...; Өзелә үзәкләрем...;  Йөзек, йөзү. өермә, өер-өер;   Гөлҗамал...;Җан сөйгәннәр...; Сөйөлөргә; (Җыр саен: йөрәк, гомер, өмөт);   Әле йөрәк сөеп туймаган;   Имән өстәлләр өстендә...; Ай гөр-гөр-гөр...; Йөзгән идек, көймәдә;   Сөенеп, чәчәкләрне сөя...;  Җитәалмый, дуслар, өзелеп сөйгән ярга...;   Мәк чәчәген өздем ялгыш кына...
             
Шөкер, “үзебез”нең авазлар әле “чират тора” икән: “Ә”, “Ү” “Һ”... Алар турында  бәлки сезнең дә күзәтү, фикерләрегез бардыр...
                                                 Илдар Низамов,
                                      филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»