поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.12.2010 Җәмгыять

Үткәннәрне сагынам

Ничек кенә карышып маташсак та, ышанырга теләмәсәк тә, элекке CCCРның һәр төбәгендә, һәр республикасында капитализм җиңде һәм гөрләп чәчәк ата. Һәм ул бер генә илдәге капитализмга да охшамаган: бар да үзебезчә, урысча. Күпләр аны “кыргый капитализм” дип атады, һәм әйтергә кирәк, алар мең мәртәбә хаклы.

Чөнки җәмгыятьнең аскы катлавы белән идарә итү нәкъ cовет заманнарындагыча, ә өске катлауның яшәү рәвеше капиталистларныкына охшаган. Аерма тик шунда гына: дөнья капиталистларының байлыгы нәселдән нәселгә күчеп җыйналган яки үзләре эшләп тапкан, ә безнекеләрнеке йә коммунистлар партиясе алтыннары (элекке партия элитасыныкы) яки, туксанынчы еллар буталчыгыннан файдаланып, тиз арада завод-фабрикаларны “прихватизацияләү” нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Менә шундый шартларда инде егерме ел яшибез. Яшәвен-яшибез, ә бит аскы катлауның түземлеге көннән-көн төкәнә бара. Моны өстәгеләр беләме, сизәме икән?

 

Сукрану... гына түгел

 

Без – 1950-1960 нчы елларда туганнар социализм гөрләгән елларда яшәп калдык, һәм шул сәбәпле ике җәмгыять строе казанышларын чагыштыру мөмкинлегебез бар. Хәтердә, җитмешенче еллар уртасыннан алып туксанынчы елларга кадәр хәтта авылларда да тормыш күзгә күренеп рәтләнде: колхозчылар уч тутырып акча ала башлады, урамнарга су колонкалары куелды, колхоз үзәге булган авылларда типовой ике катлы мәктәп, балалар бакчасы, даруханә, элемтә бүлеге, саклык банкы филиалы, кибетләр, көнкүреш комбинатлары, хәтта чәчтарашханәләр төзелде. Һәр районда берничә участок хастаханәсе эшләп торды. Хуҗалыкларда бишекле мотоцикллар, машиналар барлыкка килде. Колхоз рәисләре акыллы һәм уңган булган авылларга газ керә башлады.

 

Шәһәрләрдә дә күпләп төзелеш эшләре башланды: миллионнар яңа фатирларга күчте. Һәм иң гаҗәбе, авылда да, шәһәрдә дә беркем дә эшсез түгел иде. Аеруча куанычлысы: һәр кеше иртәгесе көнгә өмет һәм ышаныч белән яшәде. Чыннан да бит тырышканнар йортын төзи алды, фатирлы булды, карьера баскычларыннан өскә үрмәләде. Ул елларда кеше яшәү өчен эшләде. Сигез сәгатен эшләп кайтты да гаиләсе, дуслары белән рәхәтләнеп ял итте. Әлбәттә, кесә калынлыгына карап. Хәзер исә киресенчә, олысыннан алып кечесенә кадәр һәркем эшләү өчен яши. Күпләр, бигрәк тә яшьләр уникешәр сәгать тә эшли, ял, бәйрәм көннәрендә дә. Берәүләр эшен югалтасы килмәгәннән, икенчеләр акча өчен. Ул гына җитмәгән, кайбер акыллыбаш капиталистлар РФ Дәүләт Думасына Россиядә 12 сәгатьлек эш көне кертү турында закон проекты да тәкъдим итте әнә. Ул кабул ителсә дә гаҗәпләнәсе юк: депутатларның барысы да диярлек олигархлар яки аларның акчасына бәйле кешеләр.

 

Хәзер ничек кенә бәяләсәк тә, үткән заманны, аның җитәкчеләрен ничек кенә сүксәк тә, безнең буын берара халкы хакында кайгырткан дәүләтнең гражданнары булып яшәп алды. Өлкән буын да ул елларда кадер-хөрмәттә булды. Һәрхәлдә, алар елга бер мәртәбә булса да пенсия акчасына йә ял йортына, йә CCCРның икенче чигендә яшәүче балалары, туганнары янына кунакка барып кайта алды. Ә менә бүген яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә чын мәгънәсендә яшәү өчен тартышырга мәҗбүр. Аеруча яшьләр.

 

Кызганыч буын

 

Чынлап та, кызганам мин бүгенге яшьләрне. Хәтта “алтын” дип аталганнарын, ягъни бай балаларын да. Бүген кәеф-сафа корып кына яшәсәләр, хәтта чит илләрдәге кәттә уку йортларында укысалар да, аларның киләчәге дә барыбер бүген кәнәфи биләүче ата-аналарының язмышына бәйле. Аларны эшләреннән “очырсалар”, балаларын да шул язмыш көтә ләбаса.

 

Бүген интеллигенция яки гади халык балаларына бигрәк тә авыр. Хәтта кулында дипломнары булганнары һәм бик тырышлары да, беренчедән, күңеле теләгән һәм вузда алган белгечлегенә бәрабәр эш таба алмый. Тапса да, алар анда көнлекче генә, чөнки иртәгә ни буласын, күпме хезмәт хакы аласын белми. Чөнки бу кадәресен закон түгел, ә җитәкче билгели. Элекке кебек һәр кешене яклаучы партком, райком, обкомнар да, профсоюз оешмалары да юк хәзер. Соңгылары, булса да, җитәкчелек сүзеннән әллә ни чыга алмый. Тик кечкенәрәк түрәләр, шулай ук байлар, эре бизнесменнар да, шуны оныта, аларның да үз чиратында кәефе дә, хәтта киләчәге дә, тагын да өстәгерәк җитәкчеләргә, олигархларга бәйле. Күз алдыбызда лабаса, күпме кемсәләр череп баеп, дөньяның артына тибеп яшәде-яшәде дә тиз арада юкка да чыкты. Хәтта физик яктан ук. Зур-зур җитәкчеләр, министрлар, район башлыклары арасында да андыйлар шактый. Бүгенге түрәләргә, байларга әнә шулардан сабак аласы һәм миһербанлырак буласы иде дә, юк шул, без андый халык түгел, үткәннәрдән гыйбрәт ала белмибез.

 

Күпләр нинидидер властька ирешүгә, байлыкка ия булуга, үзен Алланың сакалыннан тоткан кеше кебек итеп тоя, кылана башлый. Ә байлык ул, халык әйтемендәгечә, бер көнлек. Шулай ук хакимият кешеләре дә кәнәфине вакытлыча гына били. Мәрхүм әтием Әхмәтсафа бик зирәк кеше иде. Аның мине хәер-фатыйха биреп олы юлга озаткандагы бер җөмләсе әле дә хәтердә: “Укып кеше булдым дип масая күрмә, үзеңнең кайсы капкадан чыкканыңны онытма, кат-кат артыңа борылып кара”.

 

Бүгенге яшьләрнең кайберләре хәзер кемгәдер буйсынып эшләргә дә теләми. Үзем белгәннәр арасында да гына да, мәсәлән, дусларым, күршеләремнең балалары арасында, андыйлар бихисап. Әлбәттә, бар да эштә алар. Шөкер, 1990 нчы еллардагы куркыныч рэкет заманнары артта калды, алар кеше куркытып, киосклар талап йөрми, ләкин теге яки бу предприятие, оешмада теркәлмичә генә хезмәт итәләр. Чөнки, беренчедән, дәүләт хезмәт базары тәкъдим иткән эш урыннары аз акчалы: бары 7-10 мең сумлык, икенчедән, алар ирекле яшәүне якынрак күрә. Әлбәттә, бу ирек шартлы рәвештә генә, нәтиҗәдә барыбер кемгәдер ялланып эшли алар, әмма эш бирүчегә хезмәт кенәгәсе белән бәйләнмәгәннәр, дәүләткә салым да түләмиләр. Салым түләмәгәч, пенсия фондына да бер тиен дә бармый. Алар өчен хәзергә иң мөһиме акча эшләү, гаиләсен кайгырту. Чөнки аларның ташып торган энергияләре, хезмәтенә бәрабәр акча алу теләкләре дәүләт җитәкчеләренә кирәкми дә, алар аны белми дә. Бар да үзе һәм үз кланы мәнфәгатьләрен кайгырту, байлыгын арттыру белән мәшгуль.

 

Кеше китә. Ни калдыра?

 

2010 елның октябрь-но­ябрь айлары Россиядә, алай гына түгел, элекке СССР республикаларында, ике зур вакыйга белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Беренчесе: Мәскәү мэры кәнәфиеннән мәңге китмәс кебек кыланган Ю.Лужковны эшеннән очырттылар. Ул көннәрдә Лужков-Батурина хакимияте, байлыгы, кланы хакында тел чарламаган кеше, матбугат органы калмады да бугай. Кемнәрдер сөенде, кемнәрдер көенде моңа, тик берәү дә битараф калмады.

 

Хезмәт юлын һөнәри училище тәмамлаганнан соң гап-гади эшчедән башлап, хакимиятнең иң югары баскычларына кадәр күтәрелгән, ил өчен бик тә авыр булган туксанынчы елларда Россия Хөкүмәтен җитәкләгән, соңрак Рос­сиянең Украинадагы вәкиле булган Виктор Черномырдинның үлеме дә беркемне дә битараф калдырмады.

 

Ул көннәрдә күпләр шушы ике шәхесне чагыштырып, шактый нәтиҗәләр дә ясагандыр, шәт. Чөнки ул дәрәҗәдәге һәм миллионлаган кешенең тормышында зур роль уйнаган шәхесләр язмышындагы үзгәрешләргә, бик теләсәң дә, битараф булып булмый. Кемдер, хәтта ил җитәкчеләре дә, йә яхшы яктан искә ала аларны, йә каһәрли. Әмма чагыштырулар Лужков файдасына түгелдер, мөгаен.

 

Нәкъ менә туксанынчы елларда Мәскәү халкы өчен шактый яхшылыклар эшләгән шәхес бит ул юкса. 1992 елда бугай Мәскәүдә командировкада булырга туры килгән иде. Журналист буларак мине башкала халкының ничектер үзен тынычрак, иртәгәсе көне өчен ышанычлырак тотуы җәлеп итте. Шул сәбәпле мин урамнарда сүз иярә сүз чыгарып сораштырулар үткәреп йөрдем. Аралашырга туры килгән укытучылар да, пенсионерлар да, урам себерүчеләр дә башкала хуҗасына мәдхия укыды ул чакта. Чөнки ул аларның һәммәсенә шәһәр бюджетыннан шактый өстәмә түли иде. Белүемчә, бу төр өстәмә соңгы елларда да дәвам итте. Әмма чикләнмәгән власть, җүләр байлык теләсә кемне сындыра һәм танымаслык үзгәртә шул ул. Күрәсең, аны да сындырды. Хәер, аны гынамы? Мәскәүдә яшәүче эре түрәләрнең кайсының байлыгы аныкыннан кимрәк икән? Килер заман, ул хакта да белербез. Димәк, бу этапта Лужков кемгәдер комачаулаган, аның кирәге беткән, дигән нәтиҗә ясарга гына кала.

 

Виктор Черномырдинны ул көннәрдә күкләргә чөеп мактадылар. (Гомумән, үлгән кеше турында гел яхшы сүзләр генә сөйлиләр инде ул). Кешелеклелеге, эшчәнлек сыйфатлары, матур гамәлләре дә кат-кат искә алынды. Аны соңгы юлга озатырга ил президенты Д.Медведев та, Хөкүмәт рәисе В. Путин да килде. Гади халык та күп, бик күп иде. Ә менә Лужков күренмәде. Әллә гаиләсе белән Англиягә күчү мәшәкатьләренә чумып килә алмады, әллә якын җибәрмәделәр. (Әгәр килгән булса, бәйсез телевидение каналлары аны күрсәтми калмас иде). Минемчә, соңгысыдыр. Ул хакимият өчен, урыслар әйтмешли, “отработанный материал” шул инде. Кем белә, вафат булгач, бәлки аны да шулай югары дәрәҗәдә күмәрләр, матәм җыелышында матур сүзләр сөйләрләр. Бер классик әйтмешли, акыл белән аңлап булмый торган Россия лабаса бу.

 

“Без СССРда тудык”

 

10 ноябрь совет заманнарыннан бирле милиция көне буларак билгеләп үтелә. Ул көнне алар өчен Россия “йолдызлары” катнашында зур концерт була һәм аны телевидениедән дә күрсәтәләр. Инде ничәмә-ничә еллар анда, хәер, анда гына да түгел, Олег Газманов гел бер җыр җырлый: “...Я сделан в Советском Союзе, я родом из СССР”. Залдагы бар халык аңа гөрләтеп кул чаба. Хәтта ил җитәкчеләре дә. Быел да шулай булды. Димәк, бар халык кебек, алар да СССРны сагына, тик кычкырып әйтергә генә кыймый. Әлбәттә, алар да CCCРның 1987-1992 еллардагысын түгел, тәмам җиңгән (развитый) социализм чорын сагыналардыр. Юкка гына алар ул чактагы партия функционерларының эш методын кабатлый дисезме? Телевидение, радио булсын, газеталарда шулай ук, яңалыкларның һәр блогы Президент белән Хөкүмәт җитәкчесенең көн буена ниләр майтарганын күрсәтүдән башланмыймыни? Башлана. Директивалар өстән аска төшереләме? Төшерелә. Дәүләт контроле бармы? Бар. Тик аерма шунда гына: эшләү рәвешләре күп яктан социализм вакытларына охшаган булса да, яшәү рәвешләре капитализмча. Капитализм да үзебезчә шул безнең. Медведев әнә социаль йөзле капитализм булдырмакчы. 2012 елда кабат сайланса, бәлки, булдырыр да. Ләкин аны калдырырлармы (сайларлармы дип әйтәсе килми, бездә беркайчан да чын сайлау булганы юк) икән? Карарбыз, күрербез...


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 245 | 07.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»