|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2022 Хәйрия
"Аяз көнне яшен суккандай булды": кечкенә Сабинага ярдәм кирәкСаба районының Кызыл-Мишә авылында яшәүче Аскаровларның бер дә авырып карамаган 10 яшьлек кызлары Сабина чирләп китә. – Кызымның бер дә авырганы юк иде. Ике атна элек тән температурасы күтәрелде. Аннары аяк-куллары сызлауга зарланды. Үзем лаборант булып эшләгәч, күңелем сизенде аны. Әмма начар уйлыйсым килмәде, – ди әнисе Алинә. – Кан анализларын тапшыргач, балама лейкоз диагнозы куйдылар. Безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды бу. Икенче балама 1 генә яшь әле. Шуңа да кызым хастаханәдә әтисе белән ята. Сабина кечкенә түгел инде, чирен сизенә дә бугай. Әти, мин монда озак ятаммы, дип еш сорый икән. Аллага тапшырган, бар да уң булсын иде дип теләп торабыз.
Алинә кызының авырганын кешегә сиздерергә дә теләмәгән. Дуслары, якыннары, авылдашлары, райондашлары ишетеп, сабыйга ярдәм йөзеннән акча җыя башлаганнар.
– Бик авыр хәл икән бу. Гомеремдә дә болай булыр дип уйламадым. Безнең авыр хәлебезне җиңеләйтергә теләгән һәр кешегә чиксез рәхмәт, – ди Алинә.
Сабина Аскаровага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Алинәнең Ак Барс картасы номеры 2200 5301 2855 9804. Карта 89274331188 номерына беркетелгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|