поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.01.2022 Спорт

Данил Гыйниятов: Үземнең мөмкин­лекләр­не тулысынча күрсәтеп бетерә алмадым

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ком сәгате» тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов күпләргә таныш. Ул тамашачыларны атна саен затлы, зыялы, илдә-көндә билгеле шәхесләр белән таныштырып бара. Тапшыруы бер сәгать кенә барса да ул студиягә чакырылган кунагының эчке дөньясын, тормышка мө­нәсә­бәтен, уй-фикерләрен, күңелен тулысынча ачып бетерергә тырыша.

 Моның өчен, әлбәттә, алдан әзерләнергә, кайчакта хәтта герой үзе дә белмәгән әйберләрне белеп торырга кирәк. Әңгәмә шул чагында гына кызыклы, мә­гънәле килеп чыга, тамашачыга барып җитә. Данил әлеге тапшыруны алып баруыннан тыш ТНВ каналының башкарма директоры, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын да башкара. Ә менә аның эш­тән тыш вакытларында йө­зү, йөгерү, чаңгыда шуу, велосипедта узышу кебек төрләр белән чын профессионаллар дә­рә­җә­сендә шө­гыль­ләнү­ен бик аз кешеләр генә бе­лә. Аның белән әңгә­мәне дә сәламәт яшәү рә­веше хакында фикер алышудан башлап җибәрдек.

 
— Данил, эшең бик тә җаваплы, тынгысыз булуга карамастан спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табасың. Сәламәт яшәү рәвешен тормышыңа ныклап китереп кертү кайчанрак башланды?
 
— Мин мәктәптә, аннан соң педагогия училищесында укыганда да физкультурага битараф түгел идем. Әмма ныклап шө­гыльләндем дип әйтә алмыйм. Авыл баласының күбесе гел хәрәкәттә була бит аның, чөнки ху­җалыкта яшьтән үк төрле эшләр башкарырга туры килә. Педучилищедан соң мин хәтта Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетына да кереп карадым, бер балл гына җитмәде, дөресрәге спорт төрләре буенча имтихан биргәндә җәрәхәт алып, үземнең мөмкин­лекләр­не тулысынча күрсәтеп бетерә алмадым.
 
— Әгәр анда укырга кергән булсаң республика берәр спортчыга, тренерга, укытучыга баеп, бер талантлы журналистын югалткан булыр иде, мөгаен.
 
— Анысын әйтә алмыйм, кем нәрсә югалтканын, әмма телевидениедә күпмедер эшләп, гаилә корып җибәреп, балалар үсә башлаганда гына ныклап шөгыльләнә башладым мин спорт белән. Бервакыт «Тасма» стадионындагы спорт залына дзю-до түгәрәгенә алып бардым аларны. Башта олысын, аннан соң кечерәген, әлбәттә. Менә шунда алар көрәш белән шөгыльләнгәндә үзем дә шундагы стадионда йөгерә башладым. Спорт ветераны Мәхмүт Шакиров белән танышып киттек. Ул минем йөгергәнне карап торды да, йөгергәндә аякларны, кулны ничек хә­рәкәтлән­дерергә кирәклеген төшендерде. Ул инде шул чагында ук заводта эш­ләп, буш вакытларында йөгереп, ветераннар арасында Русия, дөнья чемпионы булган кеше.
 
— Чыннан да, читтән күзәтүчегә яхшырак кү­ренә дигәндәй бүген урамда, паркларда йөгереп йөрүчеләргә, чаңгы таяклары белән «Скандинавия йөреше» дип аталган спорт төре белән шөгыльләнүче­ләрне күзәтеп торсаң аларның күбесе ул күнегүләрне дөрес башкармаганын күрәсең...
 
— Бар андый әйбер. Физкультура белән азмы-күпме шөгыльләнүче кеше сулышын дөрес алырга, дөрес итеп атларга тиеш. Аларның саф һавада хәрәкәтләнүләрен хупларга гына кирәк, әмма дө­рес башкарылмаган күнегүнең, хәрәкәтнең кайчагында организмга өс­тәмә йөк булып төшүен, ягъни зарарын да онытмаска кирәк. Менә мин дә йөгерү белән даими шө­гыльләнә башлагач тә­мәке тартуны бөтенләй ташладым.
 
— Син бүген йөгереп кенә калмыйсың, йө­зәсең дә, велосипедта да узышасың, ягъни спортның триатлон ди­гән төре буенча ярышларда да катнашасың. Аның ни-нәрсә икәнен газета-укучыларыбызга да аңлатып китик әле.
 
— Триатлон үзе берничә төрле дистанциягә бү­ленә. Әйтик, һәвәскәрләр арасында гадәттә 700 метрга йөзүне, 20 чак­рым­ны велосипедта үтүне һәм 5 чакрымны йөгереп үтүне үз эченә ала. 1500 метрга йөзүне, 40 чак­рымны (велосипедта) һәм 10 чакрымны йөгереп үтә торганы да бар. Ә профессионаллар, 2 чакрымны йөзеп, 90 чакрымны велосипедта, тагын 21 чакрымны (ярыммарафон) йөгереп үтәләр. Беләсең инде, боларны бер-бер артлы үтәргә кирәк бит, ял итеп торырга вакыт бирелми.
 
— Әле шулар өстенә марафон да йөгерәсең бит. Монысы инде 42 чакрым дигән сүз. Аны ничә тапкыр йөгердең һәм шәхси рекордың нинди?
 
— Марафонны 9 тапкыр йөгердем. Шуның өчесе — Мәскәүдә. Шәхси рекордым — 42 чакрымны 3 сәгать 57 минутта узу.
 
— Марафончылар бе­лән сөйләшкәндә алар әлеге араны узганда бөтен гомерең күз алдыннан уза, чын марафон 35 чакрымнан соң башлана дип әйтәләр. Бу дөресме?
 
— Гомернең күз алдыннан үтүен әйтә алмыйм. Әмма 37 чакрымнар үткәннән соң организмның, чыннан да, арганлыгын тоясың, йөгерүдән туктыйсы килгән чаклар да була... Бервакыт Мәс­кәү­дә йөгергәндә финишка җитәргә ике-өч чакрымнар гына калганда бөтенләй хәл бетте, атлап баруга күч­тем. Шунда туктап калсам да берәү дә «Ник туктадың?» дип әйтмәс иде. Шулай да соң­гы ихтыяр көчен җыеп финишка кадәр барып җитә алдым. Соңыннан һәр ярышка анализ ясыйсың бит — аңа да ясадым. Иң беренче сәбәп, әлбәттә, алдагы төндә йокым туймау иде. Мәс­кәүгә га­дәттә кичтән поездга утырып иртән барып тө­шәсең бит. Ә поездда тиешенчә йоклап булмый. Шуның өчен ярышта нинди нәти­җә күрсәтүең, финишка барып җитү-җитмәвең әзерлек дәрә­җәсенә генә түгел, ә рухи халәтеңә, кәефеңә дә нык бәйләнгән булырга мөмкин.
 
— Марафонда, кызганычка, «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китү очраклары да була, хәтта йөрәге туктап калучылар да. Ә триатлонда велосипед ватылса нәрсә эшләргә, яңасын бирәләрме?
 
— Ярыш шартлары буенча техник ярдәм машинасы ярышучыларны озата барырга тиеш, әмма тормышта әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Казанда үткән бер ярышта минем дә велосипедның көпчәгендәге камерасы шартлады. Техник ярдәм машинасын бераз көттем дә, ул килмәгәч, спорт товарлары кибетен эзләп киттем. Таптым. Тиз генә үземнең кем булуымны әйтеп «Мин сезнең клиентыгыз» дип алдадым әлбәттә, тәгәрмәчне тегеләр биргәнгә алыштырдым. Бер 25 минутлап вакытны югалтканмындыр, әмма финишка барыбер барып җиттем.
 
— Данил, теге дзю-до белән шөгыльләнгән малайларың хәзер кайларда? Тормыш иптәшең Гөлназның да ТНВ каналында эшләвен беләбез. Ул сәламәтлек чараларына ничек карый?
 
— Олы малаем Айзатка хәзер 22 яшь. Ул КФУның чит телләр факультетында бакалаврга укый. Аяз 2 нче татар-төрек лицеенда 11 нчы сыйныфта белем ала. Дзю-дога бик теләп йөрделәр. Һәрхәлдә спортның ни икәнен бе­ләләр. Аяз әле дә футбол уйный. Хатыным Гөлназ фитнеска йөри.
 
— Данил, яшерен-батырын түгел, бүген спорт белән шөгыльләнү зур чыгымнар да таләп итә. Аның өчен махсус киемнәр, яхшы велосипед, чаңгылар сатып алырга кирәк. Чит шәһәрләргә ярышка барсаң юл, ашау-эчү, кунакханә чыгымнары дигәндәй.
 
— Дөрес әйтәсең. Бүген бөтен спортлар да тү­ләүле, ягъни ярышта катнашасың килсә, алдан ук күпмедер взнос түләп куясың. Үзең әйтмешли, башка шәһәрләргә барсаң юлга, кунакханә, туклану чыгымнарын да үзең кү­тәрәсең. Шуңа кү­рә аларга гаилә бюджетыннан бераз өлеш чыгарырга туры килә. Якын-тирә шә­һәргә барсаң да бер ярыш 5 меңнән 15 меңгә кадәр төшәргә мөмкин. Әмма финишка килеп призлы урынга чыга алсаң, мактау баскы­чында медаль, грамота алганда барлык арулар, авырлыклар онытыла...
 
— Инде төп эшеңә кайтсак, «Ком сәгате», чыннан да, телеканалдагы иң күп карала торган тапшыруларның берсе санала. Газета укучыларыбызның исләренә төшереп китик инде, ул кайчаннан бирле бара һәм санаганың бармы, анда ничәләп кеше кунак булды инде?
 
— «Ком сәгате» тапшыруы эфирга 2016 елның августыннан бирле чыгып килә. Быел җәй якынча гына санап караган идем, анда 180ләп шәхес катнашкан. Димәк, хәзер анда катнашучылар 200гә якынлашып килә.
 
— Чыннан да илдә-көндә билгеле шәхесләр килә аңа. Шул вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләре дә булгалады. Менә бу шә­хесне тапшыруга чакыра алмый калдым дип үкенүләр дә булгалагандыр.
 
— Бар инде андыйлар да. Мәсәлән, бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны чакырырга соңга калдым. Дөресрәге аның белән тапшыру ясарга уйлаганда аның физик ха­ләте бер сәгать буена сөйләшеп утырырга мөмкинлек бирми иде инде. Әнә соңгы вакытта 90ның теге ягына күчкән мөхтәрәм галимебез Мир­фатыйх абый Зәкиев, озак еллар телевидениедә хезмәт куйган танылган режиссерыбыз Әхтәм абый Зарипов бе­лән әң­гәмә корырга өл­гердем дип шатланам. Исән-сау булып тагын озак еллар яшәсеннәр.
 
— Элегрәк, әле мин газетада эшли башлаганда спорт хакында язучы журналистлар да, үзләре күпмедер дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнүче ка­ләм ияләре дә әлләни күп түгел иде. Сәламәтлек чараларына битараф булмаучыларны журналистлар арасында бүген дә очратырга мөмкин. Алар ара­сында йөгерү, велосипедта, чаңгыда узышу кебек аерым ярышлар үткәрүгә ничек карыйсың?
 
— Әйбәт карыйм. Мин дә кайберләрен күргәнем бар ярышлар вакытында. Әгәр дә «Татмедиа» шундый ярышлар оештырса, бу сәламәтлек чараларын пропагандалау юнәлешендә бик зур адым булыр иде. Әнә ар­тистлар арасында сабантуйлар, волейбол ярышлары бик популяр бит.
 
— Данил, эшеңдә, спортта янәдән зур уңышлар, куанычлы көннәр теләп калабыз. Безне шулай шатландыруыңны дәвам ит!
 
— Рәхмәт. Барлык газета укучыларга, телевизор караучыларга нык сәламәтлек телим.
 
Әңгәмәдәш — Атлас ГАФИЯТОВ
Фото: Татар-информ

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»