поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.12.2021 Җәмгыять

65 ел гомер үтсә дә, бу Яңа ел хатирәсе әле дә күңелдә саклана

Безнең урамда матур, пөхтә, ап-ак сакаллы, һәрвакыт озын ак күлмәк киеп йөрүче бер бабай яши иде. Без аны Сәләй бабай, дип атый идек. Ә чын исеме Сәлахетдин булган. Алар бик хәлле булгандыр, чөнки сиртмәле коелары бар иде. Шуннан берничә урам халкы көянтәләп су ташыды. Зур, кыңгыраулы сепараторлары да булган. Авыл хатын-кызлары аларга сөт аертырга йөриләр иде. Аның өчен хуҗаларга бераз каймак биреп калдырганнар. Менә шул сепаратордан без дә куллана идек.

Яңа ел алдыннан Сәләй бабай карчыгы Рәзифә белән, ат җигеп, күрше авылга ашка китәләр. Ә оныклары Саимәне, кәҗә бәтиләрен карап торырга дип, өйдә калдыралар. Саимә -минем сыйныфташым, туганым. “Бабайлар кич кенә кайта, әйдә Яңа ел ясыйбыз, чакыр иптәшләреңне. Тик һәрберсе тәмләшкәләр алып килсен”, -ди дустым. Миңа шул җитә калды. Шунда ук дусларымны чакырып кайттым -Минҗәүһәр, Фәния, Мөдәррис, Җәүдәт. Кайберләре эне-сеңелләрен дә иярткәннәр, кем йомырка, кем шикәр, уенчыклар, прәннекләр, кәнфитләр алып килгәннәр.
 
Сепараторның барабанын идән уртасына куйдык та тишегенә зур гына карагай агачы ботагын бастырдык. Сепараторның 33 тәлинкәсен әбинең оекбаш бәйли торган җебе белән ботакларга элеп куйдык. Кәнфит кәгазьләрен дә эшкә җиктек. “Чыршыбыз” түбәсенә зур гына йолдыз да ясап куйдык. Әмма төсе генә кызыл түгел иде. Саимә дустым, әбисенең яшереп куйган йомыркаларын табып, кәҗә сөтеннән камыр басты. Сөтне күбрәк салган күрәсең – артык камыр белән бөтен мич башы тулды. Мичкә ягып җибәрде, күмер алып самавыр куйды, өй эченә төтен чыкмасын дип, торбасын мич авызына каратты. Лампаның челтәрен алып, прәннекләрне түгәрәкләп кисте дә калайга тезде. Әби янында еш кунганлыктан, бар эшнең дә җаен белә иде Саимә. Йомыркаларны самавырга тезеп пешерергә куйдык. Эш бетте. “Чыршы” тирәли әйләнеп “Чыршы-чыршы без сине”не җырлап, шигырь сөйләп, биеп бәйрәм итәбез. Җиңүчеләргә бер кисәк шикәр эләгә. Миңа да ике шакмак шикәр тәтеде.
 
Ул арада самавыр кайнады, йомыркалар пеште. Аларны чистартып, кемгә ничә кисәк тиясен санап бүлдек. Сәкегә ашъяулык җәеп, чәшкәләрне куйдык, булган сый-нигъмәтләребезне тезеп, табын кордык. Прәннекләрнең хуш исе бөтен өйгә таралды. Саимә табагачны тотып алыйм гына дигән иде, “Үлә-ә-әм, бабайлар кайтты!” -дип кычкырып җибәрде Фәния. Җәйгән ашъяулыкны бөтен тәм-томнар белән җыеп алдык та сәке астына томырдык. Ишекне киң итеп ачып, әти-әниләрне кузгатып, ачы-ямьсез сүзләр әйтеп, котырынган үгездәй, бабай килеп тә керде.
 
-Бу нинди бака туе?!
 
Иң беренче ишектән тәлинкәләрен чыңлатып “чыршыбыз” очты. Аның артыннан кем күлмәктән, кем киемен эләктереп, кунакларыбыз сызды. Фәния белән мин мич башына менеп постык. Теге аккан камырга басканмын икән, таеп китеп, казан аша почмак сәкесенә, аннан идәнгә очып төштем. Сәләй бабай Фәнияне эләктереп алды, ә мин, форсаттан файдаланып, котылдым. Билдән карга чума-чума, оекчан өйгә кайтып егылдым. Әле ярый өебез ерак түгел иде. Мичтә янган прәннек исе урамга ук таралган иде, ашарга гына насыйп булмады... Фәния белән Саимә дустым икәү сепаратор тәлинкәләрен кар эченнән җыеп, мичне агартып, идәннәрне юып, прәннекләрне кәҗәләргә ашатып, бабай белән әбигә тулы “отчет” биреп кенә котыла алганнар. Шундый Яңа елны ничек онытып була инде?
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 30.12.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»