поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
06.12.2010 Җәмгыять

Футбол – уен гынамы?

Быелгы җәйнең иң хәтәр вакыйгасын искә төшерергә кушсаң, Татарстан ир-атларының яртысы диярлек “Рубин”нан Семак белән Бухаровның китүен атар, мөген. Шул футбол дип теңкәләр корыды бит инде. Урамда 40 градус эссе булсын, бәрәңге уңмасын, печән кипсен – урыс әйткәндәй, нипачум болары. Авырлыкка түзеп өйрәнгән лә без. Тик “Рубин”гына җиңә бирсен, негр малайлары капкага туп кертүдән генә туктамасын, берүк!

“Рубин” чит илләрдә Татарстанның йөзе буларак билгеле. Казан янәшәсендә шушы футбол клубы исеме йөри. Безне шулар аша гына беләләр. Уйланырлык хәл бу. Никтер әлеге хәл белән килешәсе килми. Ничек инде озын чәчле төрек малайлары, кара чутыр негрлар, ниндидер урыслар татар халкының йөзе булсын да, без шулар белән мактанырга тиеш ди. Күрсәтерлек, мактанырлык башка нәрсәләребез юкмы әллә безнең? Илһам Шакировлар, Хәйдәр Бегичевлар, Әлфия Авзаловалар, Тукайлар, Мөхәммәд Мәһдиевләр, Бакый Урманчелар юкмы әллә бездә? Аларны дөнья сәхнәсенә күтәрер, бөек сәнгать буларак халыкара танытыр өчен шактый акчалар кирәк шул. Ә бездә андый акчалар бары футболга һәм хоккейга гына “табыла”. Үз артистларыбыз җимерек тулай торакларда гомер сөрә, фән эшлеклеләренең конференциягә кияргә костюм алырлык акчасы юк, җырчылар хәер сорашырга мәҗбүр, язучыларның утырып язарга өстәл алырлык та тәңкәсе юк, ә футболчыларга миллиардлар түләргә акча табыла... Мондый илдә нинди мәгърифәт булсын да, фән һәм сәнгать чәчәк атсын соң?  

Юкса, чит ил кинолары карап гаҗәпләнәбез, чил ил әдәбияты укып хозурланабыз, аларның бу өлкәләрне үстерергә ничектер хәлләреннән килә, ләбаса. Бер генә ил дә төп горурлыгы итеп футбол яисә хоккей буенча җиңүләрен атамый. Ә бездә чит илдән сатып алынган футболчылар керткән туплар – төп горурлык. Безне шул уен аркасында гына таныйлар. Хәер, безне түгел, сатлык уенчыларны таныйлар, беләләр. 

Сыра чөмереп, уен судьяларының җиде бабасын искә төшерә-төшерә,  телевизор каршында футбол карап утыру. Рәсәй мужигы бүген әнә шулай күңел ача. Сергей Семак һәм Александар Бухаровның “Зенит”  командасына күчүе исә безнең илдәге ир-ат халкын йөрәк чирле итә язды. Һай, кайгырып та карадылар соң безнекеләр: газет-журналлар шул хакта гәп куертты, матбугат шул турда гына сөйләде. Инде безнең милли герой дәрәҗәсенә күтәрелгән Корбан Бердыев бу вакыйгага бик кызыклы аңлатма биргән. Имештер, бу уенчылар үзләре әлеге командага күчәргә тели, алар өчен да анда шартлар яхшырак, ди. Ә “Рубин” инде, киң күңеллелек күрсәтеп, юлларына ак җәймә җәеп, изге теләкләр теләп, аларны берсүзсез “Зенит”ка озаткан. Футболчының теләгенә ничек каршы киләсең ди инде?! 

Ай-хай, миллардлаган акчалар түләп, сатып алган кыйммәтле уенчыларны алай гына биреп җибәрерләр иде микән? Футбол кыры – хәйрия мәйданы түгел, ләбаса.  Имеш-мимешләргә караганда, эшләр башкачарак булганга охшый. Татарстанның “Газпром”га булган зур гына бурычы хисабына соратып алынган ди Семак белән Бухаров. “Рубин” кебек кыйммәтле команданы “асрау” Татарстанның гына көченнән килми икән, дигән сүзләр дә йөри халыкта. 

Хәер, тел сөяксез бит – ни сөйләмәс. Һәрхәлдә, без – футболдан ерак кешеләр. Аның кагыйдәләре генә түгел, әлеге УЕН хисабына җилгә очкан миллиардлар да таныш түгел ич безнең ише гади халыкка. Без шул чит илдән сатып алынган “милли” уенчыларыбызга кул чабып, ләббәйкә укый гына беләбез...

Лилия СИРАЕВА
Халкым
№ --- | 30.11.2010
Халкым печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы