поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.12.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. “Моң”, “көй”, “аһәң”дә авазлар дөрес җырланамы?

Бу язмабызны да “Бисмиллаһи рәхмани рәхим” догасы белән башлап җибәрсәк тә аңа күңелсезрәк хәбәр өстәргә туры килә – моны соңгы язмабызга укучыбызның фикере мәҗбүр итә. Безнең язмаларның кирәклегенә шик белдереп, авторны артта калганлыкта гаепләп, Мойша дигән укучыбыз болай ди: “Карагыз татар авылларындагы мәктәп укучыларын. Дәресләрдән соң, өйләренә кайтканда, татарча сөйләшеп кайталарма? Һич юк! Урысча сөйләшәләр... Карагыз бүгенге үсеп килүче яшьләргә. Алар нинди җыр тыңлыйлар? Кайда ул яшләрдә моң?”

Күпчелек укучыбыз аның белән килешмидер. Хәер, философия белән филология төшенчәләрен аермаган заттан бүгенге тел куллану мөхитен фәнни гадел бәяләүне, файдалы киңәшләр бирүне  көтеп тә булмыйдыр, моңарчы да бу хакта без инде кисәтеп, Матбугат.рудан ярдәм дә сораган идек. Бу юлы аңа  җавапны темабызны  төпле белгән интернетчы укучыларыбыз да (Илгиз, Илшат) бирергә тырышкан. Рәхмәт. Тик безнең темадан тайпылган мондый өстәмә аңлашуларга йөзләгән бүтән укучыларның  вакытын исраф итү игелекле гамәл түгелдер. Ярар, маэмай өрә тора, кәрван бара тора дигәндәй, үзебезгә кирәк дип санаган әңгәмәбезне дәвам иттерик.
   
Үткән дәрестә җыр белән тел төшенчәләрендә уртаклык барлыгына, аның әһәмиятенә  классик җырчыларыбыз фикер-хәтирәләреннән дә дәлилләр китергәннән соң  “Җыр һәм тел уртаклыгы” бар икәненә янә инанып, аны тәфсиллерәк ачыклауга керешү кирәклеген искәрткән идек. Каршы дәшүче булмады. 
   
Җыр табигый, мәҗбүри рәвештә ике үзәкле дидек: моң һәм сүз. Һәр икесе үзенә мөстәкыйль фәнни вә гамәли категория. Бәхәссез ки, җырның тел үзәге –умырткасы булырга тиеш. Моны тоемлау -- күңел ихтыяҗы. Ул булмаса,  кешегә “колагына аю баскан” дип моңны тоймаган кебек үк тискәре бәя бирелә.
   
Менә безгә, ниһаять, “нәрсә ул җыр?” соравына тел кыйбласыннан, яссылыгыннан җавап бирү сәгате җитте.
   
Иң әүвәле тел җырга мәгънә белдерү – фикер әйтү өчен кирәк. Сөйләмдә мәгънә белдерүнең төп чарасы ул – сүз. Бу темага багышланган язмаларыбызда, аерым алганда заманында Татарстан радиосында  бирелгән дәресләребездә без фикерне башлыча шулар тирәсендә куерткан идек. Хәзер менә бу “кимчелегебезне” берникадәр төзәтергә җай чыгып тора. Мәгънә белдерү чаралары иң башта аваз, иҗек булганга әңгәмәне шул  күзәнәкләрдән башлау мәслихәттер. Шуннан соң инде сүзләргә күчәрбез. Тезисның кирәклеген узган язмада Алмаз Хәмзин фикере болай искәрткән иде: Эстрада милләтне тәрбияләүдә иң  үтемле чара. Сабыйга бишектә чакта ук иң беренче аваз ишетелә, ул ритмнар тоя, назлы көйгә йоклап китә...
   
Хәер, авазларның җырда ни дәрәҗәдә катнашуын моңарчыгы язмаларыбызда да күзәткәләгән идек: уңай якларына да, тискәреләренә дә мисаллар китергәләдек. Менә кайберләре генә:
 
Яшьлек каякта...// Яшьлек шул якта... Сузык авазның икенче сузык белән кушылганда (дифтонгта) үзгәрүе -- табигый күренеш, тик бер үк җырда аның  ике төрле әйтелүе  ризасызлык тудыра.
   
Нәрсә булды миңә //Нәрсә булды сиңә... Сингармонизм кануны сүздә генә түгел, тезмәдә дә, фразада да сакланырга тиеш .
   
Сине күрөчен, күрөчен//Әлләничә килдем мин...; Әйтмә сөйләмдә тартык авазның сузык белән килгәндә кыскаруы шулай ук табигый күренеш, тик көйле сөйләмдә ул мәгънә бөтенлегенә зыян китерә.
   
Куен дәфтәремдә “Җырларым” дигән бүлектә авазларга карата да фикерләр теркәлеп барыла. Кайберләре:
   
Җырларда татар сузыклары гармониясенең байлыгы ачык  чагыла. Монда “И” бик мулдан катнаша. Менә бер җырда гына: Яшик әле сөенеп...; Игелекләр юлдаш булсын...,Тагын: Гомерләр бик тиз үтә...  Нигә һаман чакырасың икән, кил әле дип; Үпмә, кирәкми...; Әнием диеп; Иртән уянам; Син, мин...; Иркәм. Бик. Ятим. Димичә. Көймичә.
   
Бер җырда бер үк авазның төрлечә әйтелү очраклары: Менермен үрләргә //Төшәрмен гүрләргә ...;
   
Авазның кадерен, тәмен белүчеләрнең осталыгын бәяли белү җитми – Илһам Шакировның һәр авазның мәгънәсен аңлап, тәмен тоеп, кадерен белеп җырлавын бүгенге яшьләргә ныклап җиткерәсе иде;
 
Җырда язуда юл куелган күп кенә орфография хатасын төзәтеп була -- теләсә нинди язуны табигый тавыш, өн, аһәң үзгәртә ала. Алма пөшә, өзөлөп төшә, үз вакытында өзмәсәң; Нинди көчләр көрфөк өчларыңнан тамалар;
   
Кушавазларны дөрес әйтү җырда  ритмга бәйле проблема бугай: Гөләр үскән күрәмсең (гөлләр);Әлә нигә сине яратам (әллә);  Синән генә никтер хәбәр юк (синнән); Үте китте яшьлегем (үтте китте);
 
Җай чыкканда әйтим әле: соңгы вакыттагы  фәнни эш-шөгылем сөйләмдә нәкъ менә татар авазларын куллану үзенчәлеге булды. Ул яшәешебезнең бүгенге ихтыяҗларына да ярашлы  иде --  татар телен киләчәккә саклау өчен дәүләткүләм җитди хәрәкәт бара икән, һәр авазны саклау чараларын күргән програм-планның күз алдында тотылуы зарур. Әлбәттә, “Ң”ны саклау планы да. Татар теленең асылын тәшкил иткән һәр авазны саклау хәстәрен күрү – бөтенхалык бурычыдыр.
   
Татар авазларына багышланган бу хезмәтнең беренчесе “Ң” авазына мәдхия” дип атала.
   
КФУның татар журналистларын укытучы кафедрасы җитәкчесе профессор Васыйл Гарифуллин ярдәме белән ул хезмәт тиз арада югары уку йортлары студентларына кулланма буларак университет нәшриятендә басылып та чыкты. Зур рәхмәт! Кулланма бүген студентлар белән бергә бала бакчалары тәрбиячеләренә, татар  теле укытучыларына, журналистларга да бик кирәк. Тел дәресләре бу даирәләргә мәктәпләрдә бик нык кыскартылган шартларда аны мәктәптән тыш оешмаларда, төрле чараларда кулланып була.  Алаһы кушып, исән торганда, укучыларыбызның да булышлыгы белән  нәүбәттә татарның Җ, Ө, Ү, Ә, Ы, И һ.б. авазларының куллану даирәсен ишәйтү мөмкинлекләре барланачак.
   
Аңлашылганча, авазның тәэсире җырда, тавыш белән, моң, көй, аһәң төшенчәләре белән турыдан-туры бәйле булганга, көчлерәк. Шуңа күрә һәр авазның җырдагы урыны, әһәмияте, куллану үзенчәлекләре турында һәм фәнни, һәм гамәли әһәмияткә ия.
   
Без инде бу язмада әле әйткән кулланмага өстәп, “Ң”ның (алга таба бүтән авазларның да) җырга бәйле мисалларын гына бирә алырбыз.
   
Еш ишетелә торган, ара-тирә үзебез дә кабатлап куя торган менә бу юлларның авазны саклау өчен файдасы юкмыни!? Биргәнсең син миңа //ак нурын таңнарның// бар нурын дөньяның//синең җимешең...//мин сиңа сабыймын ..;  Мәңге шиңмәс гөлләр булып калдың күңелләремдә...;  Бу аваз В.Агаповның менә бу   җырында аеруча аһәңле ишетелә: иркәм үзең ут салдың:... дуслар ача күңелемне;   Итәкләре киң икән//Сандугач сандугачка тиң, ә син миңа тиң икән;
   
Укучым фикер агышында сизеп бара бугай: җырда һәр татар авазы катнашса да аерым авазлар, менә “Ң” кебек, махсус күзәтүгә лаек бит. Әйдәгез, бергәләшеп күзәтү-анализны дәвам иттерик. Мин, мәсәлән, моңа Җ, Ө, Ү, Ә һ.б. авазлар, кайбер кушавазлар –дифтонглар (ай-әй, ау-әү һ.б.) лаек дип саныйм.
                                                    Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»