|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Хәбәрсез югалган 27 яшьлек кызны эзлиләрБашкортстанда 27 яшьлек Айсылу Вахитова хәбәрсез югалган. Бу хакта 28 декабрьдә “ЛизаАлерт-Башкортостан” волонтерлары хәбәр иткән. Кызның өйдән 21 декабрьдә чыгып китүе билгеле. Бүгенге көнгә кадәр аның турында берни дә билгеле түгел.
Аерым билгеләре: буе 167 см, тыгыз тәнле, ачык сары чәчле, коңгырт күзле.
Өстенә ак куртка, кара кофта, зәңгәр спорт чалбар, ак кроссовкалар, көрән бүрек кигән.
Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 8-800-700-54-52, 112 яки 102 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|