поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2021 Әдәбият

Бу сөйләшү соңгысы булып калды

"Кеше киткән саен, дөнья бетә, калганнарга кала әле дөнья..." (Фәйрүзә Мөслимованың “Дөнья кала” шигыреннән)

Сирәк-мирәк чылтыратыша, хәл белешкәли, газета-журналдан бер-беребезнең язмаларын укыгач, хуплау сүзләре әйтешә торган каләм ияләренең тагын берсе, матбугаттагы өлкән апабыз Саимә Ибраһимовадан соң ике-өч ай узуга, арабыздан китеп барды. Аерма шунда гына, Саимә апабыз яшенә җитү өчен Фәйрүзә ханым Мөслимовага тагын бик күп еллар яшисе иде әле.

Ачык хәтерләмим дә инде, Фәйрүзә атлы шагыйрә белән сирәк булса да телефоннан чылтыратыша, әллә ничә елга бер корылтайларда күрешкәч эндәшеп хәл белешә алырлык булып кайчан таныштык, бу нәрсәдән башланды икән? Башлануы, мөгаен, язучы Мәгъсум Хуҗинга бәйледер. Корылтайларда иң элек аны эзли, аның белән күрешә, төн кунарга аның фатирына тукталгалый идем бит. Менә шунда аның “кызы” Фәйрүзәне дә күргәләдем. Нәкъ шулай, Мәгъсум абый Фәйрүзәгә “кызым” дип эндәшә иде. Өч кыз үстергән әти кеше ак күңелле, ягымлы, эчкерсез шагыйрәдә дүртенче “кызын” тапкан икән, ние гаҗәп моның. Мәгъсум абый пенсиягә чыгып актив эштән туктагач та редакцияләрдән кайтып кермәде диярлек, хәлләрен сорашып, һәркайсына кереп йөри иде. Мин үзем пенсиягә чыккач матбугат белән арасын кырт өзгән, бер юл да язмаган каләм иясен аңлап та бетермим, үз итмәгән бу хезмәтендә ничек эшләп чыкты икән бу дип гаҗәпләнәм дә хәтта. Каләмне ташлап бетерү ансат түгел бит, кемгәдер Габдрахман Әпсәләмов әйткәндәй, баш эшләмичә тормый. Фәйрүзә ханым да пенсиягә чыктым дип язудан, иҗаттан өзелмәде, Татарстан Язучылар берлегенең яңа әгъзалар кабул итү комиссиясендә (кайчандыр Мәгъсум абыйсы хезмәт куйган урында!) утыруы да шул иҗатының, балалар газета-журналында вакытта яшь авторлар белән эшләвенең дәвамы иде. Иҗатка таләпчәнлеге белән генә түгел, яшь каләм ияләренә бер үк вакытта тиңдәш, аларны аңлый торган дус та һәм кайгыртучан әни дә була белгән Фәйрүзә Мөслимованы әлеге комиссиядә озак юксынырлар әле. Балалар матбугатында озак һәм бирелеп эшләгән каләм иясе торганы белән чып-чын укытучы бит инде ул. Укытучы балаларны җитәкләп белем дөньясына алып кергән кебек, Фәйрүзә атлы шагыйрә һәм журналист үз гомерендә кемнәрне генә иҗат дөньясына алып кермәгәндер. Язучылар корылтае башланганчы аның әле теге, әле бу яшь шагыйрә белән сөйләшеп торганын күрергә була иде. Киң күңеленә күпләрне сыйдырган булгандыр ул.

Без аның белән кайбер мәсьәләләрдә беркадәр фикердәшләр идек бугай, аралаша, хәбәрләшә башлавыбызга шул да сәбәпче булгандыр. Илдә сәяси тормыш үзгәреп, сүз ирегенә, хәбәрдарлыкка юл ачылгач, кайсыларыбыз гына элек яза алмаганнарын матбугат басмаларына берьюлы илтеп аударырга керешмәде икән. Минем дә төрле басмалар белән иң актив язышкан елларым ул. Рәсмиләр, билгеле, минем мәкаләләрнең үзләренә “тигәнен” генә күргәндер, шунлыктан кырын караш миңа гел ияреп барадыр. Аның каруы, бер-ике генә булган фикердәшләрем уңышлырак язмаларыма игътибар итә, хуплап чылтырата иде. Язгалаучы кешегә никадәр тансык бит андый хуплаулар! Фәйрүзә ханым бер шигырендә язган бит “Сөйләшер кешеләр бардыр ул, Аңлаучы кешеләр бер дә юк” дип. Авторларын хуплап, Илдар Юзеев әйткәнчә, фикерләрен үстереп, китапларга бәяләмәләр язуым да шул вакытларда активлашты. Кайвакыт Фәйрүзә ханым минем язманы үзе укырга өлгермәгән дә була. Андый чакларда аңа Нурлатта яшәүче журналист, шагыйрәнең университет буенча сабакташы, безнең район егете Рәис Гыйльметдинов чылтыратып әйтә. Аннары минем телефон чылтырый. Ни көенеч, болар һәммәсе беркайчан кабатланмаслык булып үткәндә калды.
 
Фәйрүзә ханымның да уңышын күрәсем һәм хуплыйсым килсә дә, ул чакта мин укый торган басмаларда аның язмалары очрамады. Минекенә охшаш фикерләрен (фикердәшләр дидем бит) шигырьләрендә белдереп барган бугай ул. Менә аның “Кемнәр ышаныр?” исемле шигыре. “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” дигән мәгълүм тәгъбирдән башлаган да, күп еллар буенча әйтелмичә күпчелек татарның бәгырендә җыелып килгәннәрне шигырьгә салган ул.
 
Тетрәнеп тора карап бар гавәм
 
Тимер Мәскәүнең холыксыз көчен:
 
Ничек кайтарыр тәкъдир үзенә
 
Дәрьядай түккән кан-яшьләр үчен?
 
Бер әйткән — берәгәйле әйткән дә, мондый ук “усал” шигырьне Фәйрүзә ханым бүтән язмаган шикелле. Ипле, бала җанлы, башкалар хәлен аңлаучы шагыйрәнең болай язуы да бер тапкыр булса да әйтми калып булмаганнан, тарихны уйлаган саен җаны көюдән генәдер, әлбәттә. Яулап алынган, буйсындырылган, ихтыярый-мәҗбүри кушылган халыкларга карата гасырлар буена шактый явызлыклар кылынган бит, шул кысылган-кыерсытылганнардан булган шагыйрә ничек телгә алмый калдыра алсын моны. Инде яклар шактый тынычланды кебек, усал ши­гырь­ләр дә күренми, “йота алган кадәр” ирешелгән суверенлыкны да телгә алмыйбыз, куанышып кабул иткән, киңрәк хокуклар биргән Төп Законны да үз ирегебез белән сүтеп-җыйдык. Өстәвенә, бу коронавирус һәммәсен оныттырды, никадәр асыл затларыбызны алып китте һәм китә. Суверенлыкны яулаганда каләм ияләре депутатлардан һәм тү­рә­ләрдән ким тырышмаган иде, анысы да онытылды. “Шәп без!” — диеп горурланып яшибез лә, Йөрәкләрдән әрнеп-сыкрап кан тамса да” дип язган бер шигырендә Фәйрүзә сеңел.
 
Фәйрүзә ханымның уңышын “күрергә” һәм хупларга теләвем, шөкер, гамәлгә ашты барыбер. Аның “Башка кеше” дигән хикәяләр китабы кулыма эләккәч, үземчә ярыйсы гына бәяләмә яздым, газета аны матур гына чыгарды, ә автор шунда ук чылтыратып рәхмәт әйтте. Әйтерлек чакта рәхмәт әйтмичә кала белмәгәндер ул.
 
Хатын-кыз шагыйрьләр күп бездә, борынгы чорларда да булганнар, бу тулаем халыкның гамьле, уйлы, моңлы булуыннан да киләдер. Тик ни гаҗәп, исем-фамилияләре әле­дән-әле телгә алынучы, шигырьләре матбугатта күренүче, иҗатлары кат-кат Тукай бүләгенә тәкъдим ителүче шагыйрәләр арасында Фәйрүзә атлысын күрмәдек диярлек без. Хәзер китапларыннан укыйсың һәм аптырыйсың, никадәр матур, мәгъ­нәле, җаннарны тетрәтә торган тәэсирле һәм камил бу ханымның кыска-кыска шигырьләре! Һәр әсәрендә әйтәсе фикерен матур итеп әйткән, сурәтлисен-сурәтләгән дә, кырт туктаган, бер артык сүз язмаган, рифма-фә­ләндә сыңар чатаклык җибәрмәгән. Балалар өчен “Бүләк” китабы нинди матур һәм акыллы тагын.
 
Заман калыбына сыялмаган
 
Кадерсезләреңә бирче көчең,
 
Йа бер Ходам, үз дөньябыз йөген
 
Кабергәчә армый илтер өчен,
 
— дип язган ул “Кадерсезлек” исемле шигырендә. Фәйрүзә ханым бер Ана, күп җәфалар кичкән милләтнең бер кызы, халкының әдәбен, телен һәм динен саклашып гомер иткән бер шагыйрә эшли алганнарның һәммәсен диярлек эшләп, “үз йөген кабергәчә илтеп” китте, урыны җәннәттә булыр, иншалла!
 
Аның белән соңгы кат күрешеп сөйләшүебез Татарстан Язучылар берлегенең сиксән биш еллы­гында булды. Ашау арасында мин аны “Корс­тон”ның арырак почмагыннан эзләп таптым, Рифә Рахман белән утыралар иде. Хәл белешеп, аз гына сөйләшеп тордык. Ул чакта да эзләп килүем өчен рәхмәт әйтте. Рифә ханым миңа ачулы булып чыкты, кайсыдыр мәка­ләмдә аның исеме кергән бер җөмлә ошамаган иде. Сүзнең ни хакында баруын аңлап җиткермәдем, шунлыктан сүз озайтып тормадым. “Бүтән кеше булсаң бетерә идем, сине хөрмәт итәм”, — диде Рифә ханым. Шулайдыр, минем тәнкыйть мәка­ләләрем турында бик матур сүзләр язганы бар аның. Мин дә аны искиткеч тырышлыгы, әдәбияттагы ихласлыгы, якташ булуы өчен якын итәм (Казаннан торып караганда, Кукмара районы безнең якта бит инде, Рифә ханым да, шәп шагыйрь Газинур Морат та якташ­ларым, димәк).
 
Быел язучылар корылтаенда да Фәйрүзә ханымны күреп уздым, ыгы-зыгы халык арасында улы белән сөйләшеп тора иде. Эндәшмичә үттем, сүзләрен бүлдермәдем, әлбәттә. Соңрак телефоннан чылтыратуыма җавап бир­мәде, “Корс­тон”дагы сөйләшү соңгысы булып калды. Менә бу мәкаләм дә — аның хакында соң­гысыдыр. Шулай да шагыйрәнең “Янам-янам да кабат яралам, Ә бер көн килер — ярала алмам” дигән шигъри юллары кат-кат исләргә төшәр барыбер.
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»