|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2021 Җәмгыять
Ана капиталына нинди товарлар сатып алырга мөмкин? Исемлек киңәйтелде
Хәзер ана капиталы акчасына ишетү һәм күрү сәләте начар балалар өчен үсеш алырга ярдәм һәм өйрәтә торган техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин булачак. Россия Премьер-министр Михаил Мишустин шул хактагы карарга имза куйган. Сүз Брайль картиналары һәм колодалары, тактиль китап һәм юл, тавышны көчәйтү колакчыны һәм тавышны көчәйткеч, Брайль шрифты белән портатив компьютерлар, шулай ук сөйләм синтезаторы турында бара, дип яза Татар-информ.
Моннан тыш, ана капиталын өч һәм дүрт тәгәрмәчле велосипед, велотренажер, инвалид коляскасы өчен электр приставкасы, инсулин помпасы һәм өстәл өслегенең үзгәрүчән почмагы булган партага тотарга мөмкин булачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Югарыда санап үтелгән товарларны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү өчен, Пенсия фондының территориаль бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк, дип ачыклык кертелә хөкүмәт хәбәрендә.
Хәзер беренче бала өчен ана капиталының күләме 483 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 мең сум тәшкил итә. Киләсе елның февралендә бу сумма фактик инфляция дәрәҗәсенә үсәчәк. Сертификат алучыларның 80 процентка якыны аларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итә.
Фото: Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|