|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2021 Җәмгыять
![]() Сәламәт хатыннарга гына бала табарга рөхсәт итәләрБашкортстанда Туймазы бәби табу йорты бары тик сәламәт һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авырмаган булачак әниләрне кабул итә. Калган йөкле хатыннарны Уфага озаталар. “Булачак әниләргә табиблар йөклелекнең 22 атнасыннан артыграк срокта вакцина ясатырга рөхсәт итәләр. Бүгенге көндә Туймазы районында шундый сроктагы 348 булачак әниләр исәпләнә. Шуларның 225е коронавируска каршы прививка ясатты”, – дип язалар “Электрогазета”да.
Туймазы бәби табу йортында йөкле хатыннар белән аңлату эшләрен ковидка каршы махсус мәктәптә неонатологлар, акушерлар һәм инфекционистлар алып бара. Әлеге мәктәп хатын-кызлар консультациянең гаиләне планлаштыру кабинетында көн саен эшли.
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|