поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.12.2021 Мәдәният

Әсхәт Хисмәт: "Куркудан еладым да бугай. Шуннан бик озак җырлый алмадым"

Аны олылар «Зәңгәр шәл»дәге Булаты, балалар Акбае өчен ярата. Чыңгыз Айтматов әсәре буенче куелган «Ахырзаман»дагы Ташчәйнәре дә тамашачы күңелендә саклана. Табигыйлеге, энергиясе, көчле рухы белән аерылып тора Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тудырган образлар. Артист нинди борчу-мәшәкатьләр белән яши? Кайдан көч ала? Нинди сөенеч-шатлыклары бар? Әңгәмә әнә шул хакта.

– Елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамладыгыз, Әсхәт абый?

 
– Елны хәвеф-хәтәрсез үткәрәбез, шөкер. Инде санаулы көннәр генә калды… Дөрес, пандемия тормышыбызга үз тәртипләрен кертте. Хәзер иртәгә нәрсә буласын да әйтә алмыйбыз. Элек бит атналык план кора идек, хәзер алай эшләүнең мәгънәсе калмады кебек. Узган елны ук «теге» чирне дә үткәрдек. Кирәк булгач, прививкасын да ясаттык. Кыскасы, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңладык. Тулаем алганда, ел әйбәт, бакчада да уңыш яхшы булды, театрда да рольләрем булып тора.
 
– Бакча – сезнең өчен…
 
– …җан дәвасы. Агачлар, чәчәкләр белән сөйләшеп йөрергә яратам. Читтән караганда сәеррәк тоеладыр, ләкин алар да – җан иясе. Аларга да игътибар кирәк. Алмагачларның исемнәре дә бар бит әле безнең. Берсе Әсхәт алмагачы булып китте. Сорты «Башкирская красавица» бугай аның, менә шул агач баштарак үсә алмыйча интекте. Балачактан бакчачылык тәртипләрен күреп-белеп үсмәгәч, аның рәтен дә белеп бетереп булмый бит. Бер җиргә утыртам, монда ярамый, бакчаны каплап китәчәк диләр, икенче җиргә күчердем.  Бераз үсте дә туктады бу. Нәрсә булды икән, дим. Казып карасам, аста зур гына таш, тамыр җибәрә алмыйча интеккән. Ташны алгач, үсеп китте. Мин гел кайгырткач, янында биепләр йөргәч, Әсхәт алмагачы дип йөртә башладылар. Аның янында Булат алмагачы үсә. Ул агачны әле утырткан гына идек, шул ук елны бер алмасы яралды. И көтәбез, үскәнен, нинди булыр, тәме нихәл икән дип. Дуслар кунакка килделәр дә, Булат, алма ашыйсыгыз киләме дип йөгереп барды да, шул бердәнбер алманы өзеп алып та килде. Шуннан Булат алмасы булып калды. Зәйнәп апаның да алмагачы бар бездә. Аны ул кайгыртты чөнки. Тирән утыртылган бу, әйдә күтәрик дип күтәрттереп, мәш килеп йөрде. И, ул алмагачлар темасына керсәң! Калдырыйк без моны. Чугунка алмасы, Юныс абый алмасы, кызым Илсөяр алмасы турында көннәр буе сөйли алам мин. Миләшкә груша, грушага миләш ботаклары ялгау дисеңме, әллә нәрсәләр эшләп бетерәм мин бакчамда, шуннан тәм табам. Быел алма бигрәк уңды! Искә төшергәч тә, авызга сулар килә…
 
– Пандемия безне нәрсәгә өйрәтте?
 
– Азрак бер-беребезгә игътибарлы булырга, ихтирам итәргә өйрәтте. Алайса бит дөнья куа-куа бер-беребезне белми, күрми, санга сукмый башлаган идек. Ләкин кешеләр барыбер тәртипсезләр. Битлек кияргә кушалар, без барыбер кимибез. Үзең яшәгән җирне чүпләү турында әйтмим дә инде. Әйтик, безнең бакча табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан. Ә кешеләр, чүпләрен түгәргә иренеп, пароходка төшкәндә, юл буена ташлап калдыра. Элек шулкадәр чиста урын иде, хәтта черки юк иде. Хәзер чүп басты, черки басты, чебен басты… Барысы да үзебездән тора шул.
 
– «Зәңгәр шәл»дә кайсы рольгә кадәр «үстегез»?
 
– Гаҗәеп спектакль ул! Шәкерт җыры белән башлаган идем, ишан роленә кадәр үсеп җиттем. 1977 елда училищеда укыган чакта ук Марсель Сәлимҗанов шәкерт җырын җырлаткан иде. Ул чакта шәкертне Барый абый Әшрәпов уйный, җырын мин җырлый торган идем. Яңа бинага күчкәч, 1986 елда Булат  булдым. Аны 10 ел уйнаганнан соң, Марсель абый спектакльне яңартты. Анда инде Булатны Рамил Төхвәтуллин, мин Наил абый Әюпов белән Шәйхи бабай роленә кердем. Сүз уңаеннан бер кызык хәлне дә әйтеп үтим әле. Бервакыт Марсель абый белән Фәрит Бикчәнтәев шушы спектакль турында сөйләшәләр ди. Фәрит: «Нәрсәсе бар инде бу «Зәңгәр шәл»нең?» – дип әйтә икән. Марсель абый аңа: «Ашыкма, вакыт узар, үзең дә шушы спектакльне куярсың әле», – дип җавап биргән. Шулай булып чыкты да. Фәрит тә «Зәңгәр шәл»не үзенчә, яңача куйды. Анда инде мин ишанны башкарам. Рольләр күп, әмма иҗат юлым «Зәңгәр шәл» спектакленә бәйле булды дип әйтергә дә мөмкин.
 
– «Зәңгәр шәл»дән ничә буын Булат үсеп чыкты. Халык барыбер элеккеләрен сагына. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
 
– «Зәңгәр шәл»нең тарихына күз салсак, беренче Булатны Кәрим Тинчурин үзе уйнаган. Театрда бу турыда мәзәк тә йөри. Артистлар, Кәрим ага, рольләр дә бүленеп бетте, сез Булатны кем уйнаячагын гына әйтмәдегез, дип сорыйлар икән. Шуннан Кәрим ага «үзебез дип торабыз» дип җавап биргән. Бу җөмлә театрда канатлы фраза булып йөри хәзер. Аннан Азат Аббасов, Мәсгут Имашев, аннан соң бер генә тапкыр Айрат Арсланов уйнаган. Алардан соң Наил Әюпов, яңа бинада исә мин, Нариман Гарифуллин белән алмашка уйнадык. Ун ел Булат булдык без. Күбрәге миңа туры килде дип мактанып алсам да ярый торгандыр. Аннан Рамил Төхвәтуллин булды. Алардан соң Ирек Кашапов белән Ришат Әхмәдуллин рольгә керде. Булат образына килгәндә, халык шахтада чыныгып кайткан ир-егет образын сагына торгандыр. Алга таба да Булатлар булыр дип уйлыйм әле мин.
 
– Булат дигәннән, улыгызга исемне «Зәңгәр шәл» спектаклендәге героегыз хөрмәтенә куйдыгызмы?
 
– Әлбәттә шулай! Хатынны бала тудыру йортына илтеп калдырдым да, үзебез Күн авылына «Авыл эте Акбай» спектакле белән «Казан егетләре» спектаклен уйнарга киттек. Кайтым, улыбыз туган! Хатын хат язып чыгарган. Малаең үзеңә охшаган, нинди исем кушабыз, дигән. Минем әле «Казан сөлгесе»ннән Ильяс та бар бит. Хатын шуңа, Булат дип кушабызмы, Ильясмы дип сораган. Булат исемен сайладык.
 
– Җырчы булам дигән җирдән театр артисты булып киткәнсез. Хәзер үкенмисезме?
 
– Мәктәптә укыганда 42 бала арасыннан мин берүзем артист булам дип инша язган булганмын. Илһам абый Шакиров репертуарындагы җырларны яттан белә идем. Музыка белеме алырга дип килдем, ләкин укырга керә алмадым. Арттан төртүче юк иде. Кермәгәнемә үкенмим дә, чөнки мин театрда да җырлап уйныйм. «Туй алдыннан» дигән спектакльдә җырлатты мине Празат абый. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Гөргери кияүләре», «Ханума», «Кара чикмән»дә дә җырладым. Менә «Әрем исе» спектакле чыкты. Илгиз Зәйнигә үзем белән булган вакыйганы сөйләгәч, ул аны пьеса итеп язган иде. Шушы спектакльдә «Әрем исе»н, «Бибисара»ны җырлармын дип ниятләп куйган идем, насыйп булмады. Гәрчә җыр сорап торган спектакль булса да. Халык җырлы-моңлы спектакльләрне ярата, ни дисәң дә. «Галиябану»ны һәр авылда, һәр сәхнәдә ник куйганнар дисеңме? Җырлы булганга, әлбәттә! Сәхнәдә гармун моңы да яңгыраса, тагын да күңелле.
 
– «Яңа театр» дигән төшенчә барлыкка килде. Үзегезне яңа театрда күрәсезме?
 
– Яшьләргә тәҗрибәләр кирәк, һичшиксез. Тик шул ук вакытта өлкән буын тамашачыны да онытмаска кирәк. Алар бөтен тәҗрибәне дә кабул итә алмый. Бигрәк тә халыкның бәгыренә үтеп кергән классик әсәрләрне, халык җәүһәрләрен тәҗрибә корбаны итсәләр. Бу – сәнгатьнең бар төренә дә кагыла. Шул исәптән җыр сәнгатенә дә. Яңа язылган, заманча җырларны теләсә нишләтсеннәр, әллә нинди тәҗрибәләр ясасыннар, бер сүзем дә юк. Тик «Арча көе»н, «Сарман»ны, «Гөлҗамал»ны, «Галиябану»ны бозып җырламасыннар. Зинһар өчен ничек бар, шулай җиткерегез халыкка. Әйтик, «Үзгәреш җиле»н татар җырын Европага чыгарабыз дип оештырдылар, оркестр ялладылар. Гәрчә үзебезнең Шутиков оркестры булса да. Аңа шушы бурычны йөкләсәң, бәлкем фестиваль татарча килеп чыккан булыр иде. Ник дисәң, Шутиков татар җырын Александр Ключарев кебек үк ярата, аңлый, нечкә тоемлый да. Алинә Шәрипҗанова – шәп җырчы, бернинди каршылыгым юк, әмма «Гөлҗамал»ны алай башкарырга ярамый. Ул җырны бит ярларын 25 елга сугышка озаткан кызлар җырлаган. Алар нинди генә егеткә барырбыз дип борчыла, чөнки авылда куштаннар гына калган. Җырның бит мәгънәсен аңларга кирәк. Озын сүзнең кыскасы, үзгәреш кирәк, тик ул үзгәреш мәгънә бозуга кайтып калмасын, киресенчә, сәнгатьне баетсын иде. Яшь режиссер Айдар Җаббаров тәҗрибәләре әнә шундый. «Хуш, авылым» спектаклен генә искә алыйк. Яңалык шундый була ул! Колакны баш аркылы кашу исә яңалык була алмый.
 
– Уйналмаган роль калдымы, Әсхәт абый?
 
– Их, шул роль күңелдә калды, дип үкенечкә калган роль юк. Үкенү минем холкыма туры килми ул. Миннән барыбер Гамлет чыкмас иде. Мин – чып-чын татар ир-аты. Гомергә мөгез чыгармадым, ничек бар – шулай уйнадым. Бәлки шуңа фильмнарга да чакырганнардыр. Эдмас Үтәгәнов «Яшьнәп үткән яшьлек» фильмына чакырган иде. Аннан соң Әхтәм Зарипов рольле итте. Аннары «Мыраубатыр»да Ризван байны уйнадым. Аннары Нурания Җамалиның «Китәм, димә», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы якты йолдызым», «Җылы эзли җаннар»  фильмнарында уйнадым. Әйтәм бит, мөгез чыгармадым. Ничек күрәм образны – шулай башкардым. Телевидение «Авыл эте акбай» спектакле аша да кешегә танытты мине. Бер туй мәҗлесендә кәләш: «Сез бит – Акбай!» – дип, гаҗәпләнүеннән урынына утыра алмыйча торды. Андый мизгелләрдә эчкә җылы йөгерә, беләсеңме… Акбай – бер хәл, 20 елдан артык Кыш бабай да булдым әле мин. Өлкән кешеләр хәзер дә, безнең балалар синең Кыш бабаеңны күреп үсте, дип рәхмәт әйтеп китәләр. Хәзерге Кыш бабайларны карыйм, әллә нинди алар шунда. Заманына күрәдер инде… Кыш бабай минемчә олпат ул, «вуги-вуги»га сырпаланучы түгел.
 
Блиц—сораштыру:
 
– Тормышыгызда зур роль уйнаган шәхес?
 
– Әти-әнидән соң, Марсель абый Сәлимҗановтыр, мөгаен. Ул мине укытты да, театрга эшкә дә алды, икесеннән кала, барлык спектакльләрендә дә уйнадым. Ул һаман: «Казанның мең еллыгын, театрның 100 еллыгын, үземнең 70 яшемне күрсәм, үлсәм дә риза», – дип әйтә торган иде. Кызганыч ки, берсен дә күрә алмады.
 
– Сәхнә ул – …
 
– …яшәеш. Дүрт баламның да үскән, тәрбияләнгән урыны. Булат – биредә «Су төбендә сөйгәнем», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл»дә, кызым Илсөяр «Әни килде», «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләрендә уйнады. Илсөярнең сәнгать юлыннан китәргә исәбе дә бар иде, мин каршы килдем. Авырлыктан саклыйсым килде. Хатын-кыз артистларга тормышны алып бару җиңел түгел.
 
– Күңелегезгә юаныч булырдай җыр?
 
– Кәефкә һәм халәткә карап сайлана инде ул. Бүген 1968 елны озатып, 1969 елы каршы алган мизгел гел күз алдында әле. Анда сәхнәгә без өчәү: әти – Кыш бабай, сеңлем Рәмзия – Кар кызы һәм мин алып баручы булып күтәрелдек. Ул чакта «Яңа елда – яңа җыр» дигән конкурс та бар иде әле. Шунда «Хәтерләү» дигән җырны башкардык. Менә шул җырны көйләп килдем әле. Гыйнварда булачак юбилей кичәмдә дә башкарырга исәп. Ә сәхнәгә мин, җырламасаң, «ике»ле куям, дигәнгә генә чыккан кеше. Алтынчы сыйныфта укыган чак иде, «Җырлыйм әнием турында» дигән җырны башкардым. Менә шушы җыр сәхнәгә алып чыкты. Аңарчы да җырлый идем. Башлангыч сыйныфта мәхәббәт турында җыр җырлаганга, укытучы бик каты орышты. Куркудан еладым да бугай. Шуннан бик озак җырлый алмадым.
 
– Сезгә иң килешкән җыр «Бибисара» бугай.
 
– Бу җырны Барда районына баргач, Сәүбән Чуганаевтан алып кайттык. Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» повестеннан әткәй җыры ул. «Аһ, җаныем, Бибисара»ны хәзер Фердинант Сәлахов та җырлый, тагын берничә кеше башкара. Җырлансын, җыр ул җырланырга тиеш. Композитор Рөстәм Яхин да шулай дип әйтә торган булган. Аның «Күзләрем тик сине эзлиләр» дигән җырын да бик яратып җырлыйм. Ул җыр миңа килешәрәк бугай.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»