поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.12.2021 Шоу-бизнес

Рөстәм Асаев: "Күңелдә ниндидер үкенеч калды"

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев — Казан шәһәр филармониясе җырчысы. Опера, романс, классик җырлар — һәркайсын оста башкара. Гел тере тавышка җырлый. Озак еллар бер урында хезмәт куя.

Рөстәмнең иҗаты да, шәхси тормышы да кызыклы, бай. Күрешеп, барысы хакында да ачылып сөйләштек. Соңгы вакытта табышлары да, зур югалтулары да җитәрлек булды.
 
— Рөстәм, әңгәмәне куанычлы вакыйгалардан башлыйк әле. Быел дүртенче тапкыр әти булдыгыз. Еллар узган саен бәби сөюнең тәме, кадере арта гына барадыр?
— Күп балалы әти булуым белән горурланам. Гөлназ, Мөслим, Әминә, Хабил — барысын да тигез яратам. Кечкенәбезгә 6 ай була. Аллага шөкер, егетебез үсә. Һәр бала үз бәхете белән туа. Чынлап та, олыгайган саен бәби тагын да татлырак икән, кәнфит кебек тәмле. Олы кызым Гөлназ туганда, үзем дә 20 яшьтә генә идем бит. Ул чакта аңлап бетермисең. Хәзер яшь әти булуның тәме, рәхәте бөтенләй башкача. Кайтып керәм, бала елмаеп җибәрә. Бөтен арыганнарым онытыла. Күңел, тоем ягыннан да икенче хисләр. Улым “эшкә” ярый башлады, аеруча чәчтән тартырга ярата.
Мөслимгә 13 яшь тула, Әминәгә 7 яшь. Җырга тартылалар, төрле түгәрәкләргә йөриләр. Энекәшләрен яратып карыйлар.

— Гөлназ, Мөслим, Әминә — коеп куйган сез. Хабил кемгә тартым?
— Дүртесе дә бертөрле. Хабил Мөслим абыйсына бик охшаган.
 

— Рөстәм, зур югалту кичердегез... Кайгыгызны тагын бер кат уртаклашам. Соңгы вакытларда Мәҗит абыйның хәле ничек иде? Авырдымы?
— Әтигә быел 70 яшь тулган иде. Февральдә бик матур итеп юбилеен уздырдык. Җир җимертеп эшли торган кеше иде әле. Ноябрь башында кайтып килдек, күрештек. Фәлсәфи уйларга бирелеп, икәү озаклап сөйләшеп утырдык. Бар да яхшы иде. Әти авылда мулла булды. Зираттан салкын тидереп кайтты. Башта өйдә дәваланды. Коронавирус булган. Аннары хастаханәдә ятты, алып кала алмадылар. Китәсе кеше түгел иде әле. Күңелдә ниндидер үкенеч калды. Ярый әле җәен әти-әнием белән “Бәхет” дип аталган клип төшереп өлгердем. Соңгы истәлеге булып калды. Анда техника яратуы, Коръән укуы — барысы да яктыртылды. Менә Гөлназ белән Вилданның кызын — оныкчыгын гына күреп кала алмады.
Әтидә артистлык көчле иде. Клипта да шундый оста, ихлас уйнады. Югалтуны бик авыр кичердем. Әле дә ышанмыйм. Уфадан моргтан үзем барып алдым, олылап җирләдек. Хөрмәт итеп күп кеше җыелды. Барысы да үз кулымнан узгач, гел шул хакта уйлыйм. Исәндер кебек. Шалтыратып: “Улым, кайчан кайтасыз? Сагындык”, — дип әйтер төсле. Казаннан кузгалгач та: “Кая җиттегез әле?” — дип гел элемтәдә тора иде. Өйгә кайткач, һәр почмак аны хәтерләтә. Пөхтә итеп тезгән эш кораллары, ялт иткән ике машинасы тора.
 
— Рәмзилә апа ялгызы калды. Үзен ничек кулга алды?
— Авыр. Шулай да әниебез — гел эштә кайнаша торган, бик энергияле кеше. Үзенә ниндидер хезмәт табарга, онытылырга тырыша. Кичен бераз саф һавада йөреп кайта.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.12.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»