|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда машина эчендә утырган баланы чак атып үтермәгәннәрГадәттән тыш хәл кичә Казанның Оренбург трактында эре төзелеш гипермаркеты парковкасында булган. Билгесез затлар эчендә кечкенә бала булган автомобильне аткан. Татар-информ язуынча, атыш утлы коралдан оештырылган. Урында полиция хезмәткәрләре эшли, җинаятьчене эзлиләр. Канга баткан баланы әти-әнисе хастаханәгә илткән. Табиблар тикшерүеннән соң аларны өенә җибәргәннәр. Бәхеткә, җитди җәрәхәтләре юк, сыдырылган һәм тырналган урыннары гына бар икән. Күрәсең, бала пуля белән ватылган пыяла кыйпылчыкларыннан яраланган. Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|