поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.12.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Сүзсез җыр буламыни!?

Көндәлек аралашуда сөйләмебезне кайгыртып, аны камилләштерүдә җырны файдалану күнегүләрен төрләндерә барып, тел чараларына аерым тукталырбыз дип килешкән идек. Бу безнең теләк кенә түгел, бәлки мәҗбүри, табигый ихтыяҗ да. Бәян ителгән ун дәрес-змабыздан күренгәнчә, җырны кайсы гына яссылыктан карасак та анда тел үзәк-умыртка сыйфатында кала бирә.

Моңарчы да без аны  моң, көй төшенчәләре бердәмлегендә күзәтә килдек. Хәзер менә җыр һәм тел кыйбласын аерып алып, мөстәкыйль күзәтүгә җәлеп итәргә вакыт җитте.
   
Башта бу үзәкне  гомумән күзаллаган  фикер тупланмасын тәкъдим итәрбез. Җыр әсәсен, дөньясын, мөхитен фәнни үзләштергән, аны өйрәнү, укыту, гамәли  куллану тәҗрибәсе тарихи әһәмияткә ия булган белгеч-шәхесләребезнең – җыр хуҗаларының: тыңлаучының вә җыр тудыручыларның җырда тел дөньясын күзаллауларын, фикер-уйлануларын җиткерербез. Аннары бу юнәлештәге мирасны үзенә бер фәнни системага салып анализларга омтылып карарбыз.
   
Җырның  асыл үзәге моң, көй дидек бит. Ә нигә кирәк аңа сүз?  Бәхәссез ки: җыр – ул сөйләм. Ә  сөйләм безгә мәгънә аңлашу өчен кирәк. Моң бу хәсиятне ни әйтсәң дә биреп җиткерми, тел чаралары сорала. Җырда сүзме, моңмы беренчел дигән бәхәскә бик кыска гына җавап биреп була икән:  Тел булмаса, җыр булмас иде; моң, көй әле ул җыр түгел, көйне, тавышны авыз эченнән көйләп була, сызгырып була, ниндидер коралда уйнап та була, тик җырлап булмый. Димәк ки, җыр+тел мәсьәләсе борчый, фикерләшү ихтыяҗы өлгереп җиткән. Нишләргә? Таяныр нокталарыбызны барлыйбыз. Әлбәттә инде, дәлил-мисалларны татар җырының фәнни нигезен салган мәшһүр шагыйрь Габдулла  Тукай фикерен кабатлаудан башлыйк: “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була... (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 нче том, 272 б.); Ул янә “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды”, ди.
   
Җыр, тел нисбәтен ачыклаган менә янә кайбер фикерләр: Рәсүл Гамзатов болай дигән:  “Минем авар телем! Син минем байлыгым, хәзинәм, бөтен авырулардан ярдәм итә алырлык даруым. Әгәр дә кеше җырчы булырлык сәләт белән, әмма телсез булып туа икән, аның тууының, яшәвенең мәгънәсе бармы? Минем йөрәгемдә җырлар бик күп. Минем тавышым бар. Ул тавыш минем туган телем – авар теле! Нәкъ шул тел мине, кечкенә малайны кулыннан тотып барган кебек, авылдан зур дөньяга алып чыккан. Һәм менә мин кешеләргә үз җирем турында сөйлим...”.  Җырчы Искәндәр Биктаһиров: Миңа җырда сүз иң мөһиме;   Шагыйрь Рөстәм Закуан: Җырын аңлар өчен  туган теле кирәк кешегә...; Җыр белгече Әнвәр Шаһиморатов: Җырда беренчел – ул сүз, ди;   Фән Вәлиәхмәтев: Җыр ул сүзне чәйнәп бирә, ди...; Атаклы  җырчыбыз  Георгий Ибушев: “Телең бетсә” дигән шигырендә болай ди: Телең бетсә / бетәр җырың  / Җырсыз халык җансыз ул / Телсез, моңсыз, җансыз халык / Мескен, затсыз, сансыз ул. (В.Т., 2007, 19 дек.).
   
Куен дәфтәремдәге “Җыр+тел” дигән махсус бүлекчәдән кайбер төрткеләр: –Җырда ни әйтелә барысы да  аңлаешлы, тыңлаучының күңеленә ятышлы булырга тиеш. Җырдагы син көткән мәгънәгә тәңгәл сүз урынына  “ят”рак сүз  булса да  (мәсәлән, мин әни дип күнеккән, ә җыр өзлексез әнкәй, ди яисә  каен каерысы ди, ә мин туз дип күнеккән моңа кәеф кырыла, ризасызлык туа; Гадәти сөйләмдә әлләни игътибар ителмәгән “кытыршылыклар” җырда “тешкә тия; Янә : – Сүзе таныш, мәгънәсе “томан”: Адаштырма мине, адаштырма // мин болай да инде соңладым...; ”: Янә: – менә урынсыз синоним:– Яшь вакыттагы мәхәббәт онытылмый беркайчан //яшь чагындагы мәхәббәт сагындыра һәркайчан; Тагын:– Кайбер җырларда мәгънәсе ачык булмаган сүзләр чыгып тора, хәтта бөтен бер табышмак-җырлар да очрый: Йөрәгемне миңа кире кайтар // элеккечә яратырлык итеп /яраларын үзем төзәтермен; Күпләп чәчәкләр үстердем // йөрәгем ярасында; Кыскасы,“сүз бар, төгәл мәгънә юк!”. Янә бер “төер”: – сүзе бик таныш, аңлаешлы булса да җыр саен кабатланып торганга, кадере сүрелгән – ике җырның берсендә “йөрәк” диелсә, яки “кил, кил, кил” дип тукып торылса, күңел тырналмый нишләсен. Өстәвенә әле ул сүз “томанлы” мәгънәле  дә булса. Җил булып  болытларны таратып // кил син, җаным, кил син яныма; Инде күптән  җылы кочагына // кертә безне сөю галәме; Йөрәгеңне үбәр идем // күренми шул йөрәк;     
 
Гади тыңлаучы буларак бу хакта  үземнең менә мондый  фикерләрем теркәлгән: – Камил, ягъни һәр сүз ачык, аңлаешлы, “тәмле” ишетелгәндә (“Сүзләре зәвыклы булганга”, дигәнмен). җыр тексты рәхәтлек, ләззәт бирә. Шундый җырлардан кайбер сурәт, гыйбарәләр  хәтердә урын ала, авторлары да истә тора;
   
– Телдән аерылгысыз булганга, җыр тел, сөйләм белән бәйле төрле көндәлек, хәтта фәнни темаларга  сөйләшүгә сәбәп булып тора. Әйтик, “Болгар” радиосы берәр җырны җырлата да шуңа бәйләп,  әлләкүпме сүз сөйли. Алып баручы шушы мәлдә башына нинди уй килә яисә шушы минутта нинди әңгәмә төп тема итеп алынган шуңа яраштырып, җырның эчтәлегеннән бер деталь алып, яисә җырның авторлары белән бәйләп тотына сөйләргә! Бервакыт Фаил “Олы юлның тузаны”н җырлатты да бөтен бер монолог сөйләп ташлады: Шушы арада Г.Камал театрына барган икән. Н.Исәнбәтнең “Сәхибҗамалын” караган. Сокланган. Китте мактап. Соңгы сүзе: театр карарга йөрегез. Реклам дисәң дә реклам, үзе дә сизмичә, шуның шаукымына бирелеп китте. Әллә махсус эшләдеме!?; –Хәтерлим: “Ялганчылар тотыла ул, син дә калмассың”,  дигән җырга берничә мәртәбә “бәйләнделәр” Илфар, аннары Наилә бөтен бер фәлсәфә кордылар. Ниятләре изге дә, дөрес үгет-нәсихәт бирелде, тик бу тыңлаучы аңына тәэсир итү өчен иң кулай мәл  түгел иде;
   
Җырның тискәре тәэсир иткән очракларына бәя биргән мизгелләрнең кайберләре генә:  – Сөйгән кызын ятка биреп тә туена көтелмәгән кунак булып килгән селәгәй елак җырчының ярты сәгать моңаеп сыктау сузуын тыңлап бетерә алмадым. Шуның артыннан ук икенче бер “елагы” ыңгырашты. Ә бит радионың алып баручысы көр тавыш белән яхшы кәеф вәгъдә иткән иде;
   
Бәхәсләшерләр: җыр төрле максатта кулланыла, диярләр. Каршы әйтәм.  Шикләнелми торган хакыйкать бар: һәр очракта җыр – уңай тәрбия чарасы. Җырның тәрбияви тәэсир көче нидән гыйбарәт? Халыкчан моңы, дидек.  Бәхәссез! Шул ук вакытта әле генә акыл ияләре-остазларыбыз авызыннан “тел” дидек. 
   
“Болар бит шәхси фикер, аларда субьективизм да булуы ихтимал”, диюче табылыр. Ә фәнни, гомумиләштерелгән фикер-нәтиҗәне каян алырга, алар бармы? Җыр+тел  турында халык үзе, аның күңеле  чәчәге –  җыр үзе нәрсә ди?
   
Шунысы куандырырлык – бу кыйблада җырның әһәмияте турында халыкның үз теле белән  сурәтләнгән, лозунг – шигарьгә торырлык телбизәк, гыйбарә-афоризмнары, мәкаль, әйтемнәре  – ана теле җәүһәрләре бихисап: Әйтеп бирү хаҗәт түгел, // җырдан яхшы аңларга; Югалмас илебез, телебез... // күңелдән агылган җыр барда; Бер сүз җитә салыр өчен сагышларга //бер сүз җитә эретергә туңган җаннарны; Чәнечкеле сүзләр кала әрнетеп;  Эшкә оста, сүзгә кыска егетләрне сөяләр (кызлар); Әйт бер җылы сүз кайнар сулыштан (Ш.Анак);
 
Тик, ни кызганыч, догага, хәдискә торырдай шушындый гыйбарәләр белән янәшә телебез хәзинәсеннән үк алынган тоссыз-мәгънәсезләре, тузга язылмастайларына да юлыгып торабыз. Күпчелек тыңлаучыбызның да теңкәсенә тигәнгә, мисалга аларын да китермичә булмый: Публицист Рөстәм Зарипов менә ничек борчыла:   “ТНВ радиосыннан теленә ни килсә, шуны “пуләмуттан сиптерүче” туташ  зәвыгы белән микән, сәбәп бүтәнме, бөтенләй дә тыңларга яраксыз эшләнмәләрнең җыр исәбеннән әйләндерелүе белән нишлисе? Их, булдырасы иде дәрәҗәле экспертлар комиссиясе һәм аныклыйсы иде: ягъни болар башкарган җырның көе көйме? Татар милләтенә мөнәсәбәтләре бармы? Юк икән, андый эшләнмәләрнең кайсы милләт вәкилләре өчен зарурлыгы булу ихтимал? Тексты ритм-рифма киртәләренә бөкләп булса да сыямы, мәгънәсе бармы, булса, тирәнме? Җөмләләре һич югы грамматик яктан да рас төзеләме? Җаваплар тискәре икән, татарга да  рус сыман, “кем гаепле?” һәм “нәрсә эшләргә?” дигән сорауларга җавап эзли башларга вакыт түгелме?”, ди;  Композитор Илмир Низамов: Әсәрнең поэтик, шигъри ягы  булса да, кеше телне белмәсә, ул аның төбенә кадәр җитә алмый. Һәр җырның һәм операның шигырендә ниндидер мәгънә ята. Телне белмәгән кеше аны тулысынча кабул итеп ала алмый”, ди;  Җырның тел чарасы буларак тәрбияви асылы турында Алмаз Хәмзин болай ди: Эстрада милләтне тәрбияләүдә иң  үтемле чара. Сабыйга бишектә чакта ук иң беренче аваз ишетелә, ул ритмнар тоя, назлы көйгә йоклап китә. Үсә төшкәч, бала көйгә чәбәк-чәбәк итә, бии, җырлый башлый. ... (Т.я., 2008, 12 июнь).
   
Куен дәфтәремдәге “җыр+тел” төрткеләрендә  гадәти тыңлаучы фикере дә теркәлгән:  –Җыр – ул тел дәресе, – ди Түбән Камадан бер укытучы.
   – Интернетта мондый гәп булып алган: – Зелпе: Татар моңын үстердек, булдырдык! Инде татарның телен – нәфис сүзен сәхнәгә мендерәсе бар, яңабаштан; Бездә гел җыр да җыр. Иртән торсаң да, кич ятсаң да – җыр. Нәфис сүз осталары конкурсы  турында бер дә ишеткәнем юк...
   – Рәшит (Азнакай): “Яңа гасыр”ны тыңлыйм. Яратудан түгел. Башка тыңлар нәрсә юк. Әгәр бер җырны көнгә бер генә тапкыр башкарырга, һәр мәзәкне көнгә бер генә тапкыр сөйләргә дигән девизлары булса, яратыр да идем.”
   
Җырыбыз нигезендә телебезне хәстәрләү мисалларын үзебезнең радиотыңлаучылардан да әлләкүпме ишетеп торабыз. Бервакыт укучыбыз Әнвәрбәк “Күңел” радиосыннан үзе язып алган ике җырны “тыңлап карарга” безгә дә тәкъдим иткән. “Җиде көнгә җиде җыр” тапшыруында тыңлатылган “Сырхау” һәм “Эх, пятачок” әсәрләренә карата җыр сыйфаты өчен борчылып, бу хакта теләктәшләр эзләү максатында.
"Җырым сезгэ сырхау булсын, дигән ачыш өчен”, “татар телен "баетып",   пяточок (дуңгыз борынын) телгә керткән өчен берәр бүләккә тәкъдим итәргә кирәк”, дип төрттереп тә куя.  
   
Күрдек ки, ишеттек ки җырның тел белән бәйләнеше күптармаклы, төрле фикер уята торган киң колачлы икән. Монда фәлсәфи уйлануларга, фәнни анализга ихтыяҗ бар икән. Мисаллар үзегездә байтак туплангандыр. Димәк ки, аларга тәфсилле тукталу, фәнни анализ сорала. Әзерләнергә тәнәфес ясап алыйк. Хәзергә исән-сау торыгыз!
                                           Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»