|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2021 Криминал
Фермадагы фаҗигагә нокта куелдыБу канлы вакыйга Башкортстанның Стәрлебаш районында булган иде. Анда бер бәндә сөеклесен үтергәнче кыйный. Шушы көннәрдә 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды. Аны аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы җинаять мәддәсе буенча хөкем иткәннәр. Фаҗига агымдагы елның май аенда булды. Гаепләнүче фермада булганда, сөйгән кешесен көнләү сәбәпле, тавыш чыгара. Ызгышкан вакытта аның башына һәм корсагына күп тапкырлар суга. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче шунда ук үлә.
Судта ир үз гаебен тулысынча таныган һәм хатынның үлемен теләмәвен белдергән. Аны сигез елга махсус режимлы колониягә хөкем иткәннәр.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|