поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2021 Язмыш

"Югалттык бит! Өрлек кебек ирнең телефон трубкасына сулкылдап елавына ирексездән үзем дә кушылдым"

Мәкалә язып утырам, телефоныма таныш түгел номерлардан рәттән берничә мәртәбә чылтыраттылар. Кырыкалдарлар, минем «әйе» дигән җавабыма ирешеп, счетымдагы акчаны үзләштерергә чамалыйлар ахрысы дип, махсус алмадым.

Икенче көнне, теманың эченә кереп чумып, кинәнеп яза башлавым булды, янәдән телефоным чылтырарга кереште. Бу юлы механик рәвештә яшел төймәгә бастым. “Хәмидә, Нурсинәне югалттык бит! РКБда ковидтан үлде. Карамасарга (Апас районы – авт.) алып кайтып җирләдек. Бүген җидесен уздырабыз, авылда Коръән укытабыз”, – дигән тирән кайгылы тавыш ишетелде. Көтелмәгән яман хәбәрдән әүвәле тораташтай катып калдым. Бу хәлнең дөреслегенә ышана алмыйча, Нурсинәнең ярты гасырга якын бер түбә астында дус-тату гомер иткән ире Хатыйптан кабатлап сорадым. Өрлек кебек ирнең телефон трубкасына сулкылдап елавына ирексездән үзем дә кушылдым.
 
Хәсрәтләнеп башны ташка бәрсәк тә, Нурсинәбез юк бит инде. Миллионнарның җанын вакытсыз кыйган, барыбызның котын алган, тынычлыгын югалткан каһәр төшкән вирус, алтын бәһасе торырлык дустыбызны, тугрылыклы ир хатынын, Ләйсән белән Ләләнең газиз әнисен, оныкларына җан җылысы бирүче сөекле дәү әнисен салкын кара җир куенына илтеп тыкты. “Кайчан бетәр бу афәт?” – дип сыкранабыз. Көн тудымы, берәр яман хәбәр килеп ирешә. Ике ел эчендә күпме танышымны, ничә дустымны югалттым. Моңарчы күргән, кичергән хәсрәтләрдән теткәләнгән йөрәк кенә чыдасын!
 
Нурсинә белән якташлар гына түгел, группадашлар, коллегалар, бер-беребезне ярты сүздән аңлый торган чын дуслар идек. Даими чылтыратышып, хәлләр белешеп тордык. Бәйрәмнәрдә котлашмый калмый идек. Бер ямьле җәйдә Биектау районы, Олы Кавал авылының ташландык басуында кинәнеп каен җиләге җыйган идек. “Соңгы берничә ел эчендә күпме уңдырышлы басу ташландыкка әйләнде, Җир кадере бетеп баруына җаным әрни, – дигән иде шунда Нурсинә. – Хәер, кеше кадере дә бетеп бара. Байлар белән ярлылар арасында тирән упкын. Кара алтын өстендә утырган бай республика халкы очын-очка көчкә ялгый. Фамилияләре Форбосның долларлы миллиардерлары исемлегенә кергәннәр, без булдырабыз дип мактанса да, күпчелекнең хәле мөшкел. Ачлы-туклы пенсионерларны бик кызганам. Күп балалы, ялгыз аналарның хәле шәптән түгел. Тамагы туймаган балалар кызганыч. Бүгенге мәктәпнең, педагогның эшчәнлегенә бәя БДИ баллары процентына карап кына бирелүе дөрес хәл түгел. Белем дәрәҗәсен тестлар белән билгеләү алымы Американың акылга сай махсус мәктәбендә укучылар өчен уйлап чыгарылган. Көнбатыштан үрнәк алган булып кыланып, үзебезнең бер дигән белем-тәрбия бирү системасының башына җиттеләр. Шуңа күңелем сыкрый. Болай барсак, әхлагы сай шыр наданнар җәмгыяте төземәбезме соң? Уйларга, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтсез мәхлүклар көтүеннән ни көтәргә? Алар белән идарә итүе җиңелдер лә ул. Ил язмышы кемнәр кулына калачак? Бу хакта тирәнтен уйлаучы бармы икән?” Ачынып, әнә шундый борчулары белән уртаклашкан иде дустым.
 
Нурсинә белән Казан педагогика институтының тарих-филология факультетында укыганда, Пионерская урамындагы тулай торакта яшәдек. “Студентлар шәһәрчеге”ндәге кичәләргә йөрдек. Ветеринария институтында узган бер бию кичәсендә Нурсинәбез һинд кинолары героедай чибәр Хатыйпны очратып, үлеп гашыйк булды (алга китеп шуны әйтим, бу матур парның эчкерсез саф мәхәббәте гомерлек булуына куандык). Нурсинә үзе дә егетләр күзе төшмәслек туташ түгел иде. Назлы иркә күз карашлы, уртача буйлы, ачык йөзле, акыллы, сабыр холыклы, эшчән, бер дигән татар кызы иде ул. Кызыксынучан табигатьле тырыш авыл баласы әйбәт укыды, аңа бөтен фәннәр җиңел бирелде. Педагог һөнәрен сайлавы очраклы түгел. Сугыш афәтен иңнәрендә күтәргән, утта-суда сыналганда да сынмаган, намусын югалтмаган әти- әнисе – Карамасар мәктәбенең әйдәп баручы мөгаллимнәре, авыл халкының таянычы, киңәшчесе иде.
 
Нурсинә – арабызда иң яше. Укытучы әнисенә ияреп, мәктәпкә киткәндә, аңа алты яшь тә тулып җитмәгән булса да, үҗәт бала укуда башкалардан калышмаган. Ул нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп, җиренә җиткереп эшләп куярга маһир иде. Студентлар отряды белән Биектау, Югары Ослан районы авылларына бәрәңге алышырга баруларыбыз исемдә. Сөйләшкәндә салмак булса да, эшләгәндә ут уйната иде ул. Әлләни каударланмый да кебек, ә чиләге санаулы минутлар эчендә тула. Төгәллек, җаваплылык хисе геннарына салынган булган, күрәсең. Тулай торакта бары – бергә, югы – уртак. Юмарт, уңган Нурсинә нәрсә пешерсә дә, телеңне йотарлык тәмле килеп чыга. Күңеле яхшы иде аның, хөсетсез, ялгансыз, кешеләргә хөрмәте зурдан. Ярыйм дип, директор белән завучка, алар тирәсендә койрык болгап, мактаулы исемнәр алучыларга ияреп, ялагайлана, кеше сөйли белмәде. Ул моны түбәнлеккә санады. 45 еллык хезмәт юлында меңләгән укучысына тирән белем, күркәм тәрбия биреп, балаларның, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган иде югары категорияле мөгаллимә. Дистәләгән медалистлар әзерләп чыгарды ул. Соңгы эшләгән урынында – Биектау районының Чернышевка мәктәбендә Нурсинә Рифгатовнадан төпле белем алган укучылары, рус теле һәм әдәбияты буенча тапшырылган БДИда 80-90, хәтта 100 балл җыйды. Кызганыч, тырыш педагогның намуслы, тырыш, югары нәтиҗәле хезмәтенә тиешле бәя бирелмәде. Татарстанның гына түгел, Русиянең атказанган укытучысы исеменә, Хезмәт ветераны титулына лаек иде бит Нурсинәбез, дип йөрәгем сыкрана.
 
Атылган чагында, күк йөзендә якты нур сызып калдырган йолдыз кебек, кешеләр күңелендә бары тик җылы истәлекләр генә калдырып китте Нурсинә Хәбибуллина. Сиксәненче елларда Биектау районы, Шуман мәктәбендә бергә укыткан хезмәттәшләре – Лариса Дәүләтшина белән Сәмига Кондратьева Нурсинәне сагынып искә алдылар. “Мин –директор хатыны дип борынын чөймәде, авыр эштән тайчынмады, ярдәмчел, уңган хуҗабикә, сабыр хатын, коеп куйган педагог иде ул. Балаларны ихластан яратты”, – диделәр. Ире Хатыйпның күрше Усадта директор булып эшләгән мәле, гаиләнең Чернышевкага күченгән чагы. Нурсинә Рифгатовна урынында башка берәү булса, мин директор хатыны, кара эшкә кулым тыкмасам да, сүз әйтүче табылмас дип, җәй буе үз көен үзе көйләтеп, иркәләнеп ятар иде. Җирле совхоз директоры укытучылар коллективыннан ярдәм сорап килгәч, Нурсинәбез, ике кеченә балам бар дип тормый, хезмәттәшләре белән бергәләшеп, совхоз фермасында ут өертеп сарык йоны ала, гектарлап чөгендер, кәбестә басуын эшкәртүдән тайчынмый. Уңган-булган укытучы, җитезлеге белән шаккаттыра, җиң сызганып эшләп, тәҗрибәле директорны таң калдыра. Басуда эшләүчеләргә, печәнен чабып алырга дип, ермаклар бүлеп бирәләр. Нурсинәгә тигән өлеш саллы була, яшь гаиләгә абзар тутырып мал асрарга ярап куя...
 
Бу юлларны язганда, күзләремә мөлдерәп яшь тула. Безне вакытсыз ташлап китеп, үзәкләрне өздең бит, Нурсинә... Сүзләрем дога булып барсың, якыннарыңа авыр хәсрәтне кичерергә Аллаһ сабырлык бирсен!
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»