|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2021 Фаҗига
Һәлак булган 19 яшьлек Никита Мокеев белән бергә машинада булган кыз авыр хәлдә
Республиканың Чистай районы Казан-Оренбург трассасында булган авариядә «Реактор» хоккей клубының хоккейчысы 19 яшьлек Никита Мокеев һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте. Никита «Лада» машинасында рульдә булган, каршы яктан килгән машина юлына чыккан һәм фурага бәрелгән. Бәрелүдән машина юл читенә төшеп китә. Яшь кеше шунда ук вафат була.
Никита белән бергә машинада дус кызы була. Егет дус кызын Казанга алып барган. Хәзер кыз хастаханәдә авыр хәлдә.
--- |
Иң күп укылган
|