поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2021 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев концертына залның яртысы да тулмады

Самарада Татарстан, Башкортостан артистлары концертларын оештыручы Флорида Локманова 2022 ел планнары белән уртаклашты, пандемия чикләүләре белән бәйле проблемалар һәм Әнвәр Нургалиевның күптән түгел Самарада узган концерты турында сөйләде.

- Флорида ханым, быел ничә концертны күчерергә туры килде һәм ничә концерт узды?
 
- Тамашачы татар эстрадасы йолдызларын сагынган кебек, артистлар да сәхнәне һәм яраткан тамашачыларын сагыналар.
 
Күчерүләр бик күп булды. Гүзәл Уразованың концертын гына дүрт тапкыр күчердек. Самара тамашачысы аның белән икенче ел рәттән күрешә алмый интегә. 2020 елның 20 мартына планлаштырылган чыгышны 19 март көнне чыккан массакүләм чараларны тыю турындагы карар аркасында кичектерергә туры килде. Мин шалтыратканда команда юлда иде инде. Самарага килеп җитәргә 120 чакрым юл калган иде. Нишлисең бит, законны бозып булмый, аларга борылып китәргә туры килде. Шулай ук 2021 елның 29 октябренә билгеләнгән концерт та күчерелде.
 
Ә менә быел Илсөя Бәдретдинова, Радик Юльякшин, Рифат Зарипов һәм Әнвәр Нургалиевның концертлары булды. Тик алар да залны 50 процентка гына тутыру шарты белән үттеләр. Ә Әнвәр Нургалиевның концертына керү QR-код буенча иде.
 
- Концертларны кичектерү турында яңалыкны оештыручылар ничек кабул итәләр? Тамашачылар, ачула-нып, сатып алган билетларын кире кайтармыйлармы?
 
- Бик нык ачуланучылар бар, дип әйтә алмыйм. Тамашачылар илдәге хәлне яхшы аңлыйлар. Алай гына да түгел, бөтен дөньяда шундый хәл икәнлеген дә беләбез.
 
Билетларны кире тапшыручылар да бар, билгеле. Ләкин монда кайбер кыенлыклар туа. Сатып алган билетны кире кайтару өчен Билет.ру сайтында гариза язарга кирәк. Акча кире банк картасына кайтканчы берникадәр вакыт уза.
 
- QR-кодлар белән хәл ничегрәк?
 
- Хәл катлаулы. Күпләрдә ул юк. Концертларга килүче халык саны да нык кимеде. Күбесе чир йоктырудан курка.
 
Алдагы елларда Әнвәр Нургалиев чыгышларын карарга теләүчеләр залга сыймый иде. Ә соңгы концертында залның яртысы да тулмады.
 
 
- Пандемия вакытында кемдер гастрольләрнең датасын уңышлы сайлаган, ә кемнәргәдер бәхет елмаймый, дип әйтү дөресме?
 
- Кемгәдер бәхет елмая, дип әйтү дөрес түгел. Бөтен артистлар да залның яртылаш буш булуына риза була алмый. Алар бит коллективка хезмәт хакы түләргә тиеш. Зал арендасы, кунакханә, бензин өчен дә акча кирәк. Ә иҗат сыйфатын үстерүгә акча калмый. Шуңа да аларның хәле бик катлаулы.
 
- 2022 елга концерт планы билгелеме?
 
- Әйе, февральдә - Ришат Төхвәтуллин, мартта Илсөя Бәдретдинова килергә тиеш. Данир Сабиров белән әлегә сөйләшүләр алып барабыз.
 
- Самара тамашачыларын татар эстрадасының яңа йолдызлары белән таныштырырга уйламыйсызмы?
 
- Яшь артистлар белән таныштырасым бик килә. Казанда узган “Яңа йолдыз” конкурсында, Уфада үткәрелгән “Яңа моң” бәйгесе җиңүчеләре һәм яңа исем – бик талантлы Айдар Рәкыйповның концертларын оештырырга теләк бар.
 
- Әнвәр Нургалиевның концерты ничек узды?
 
- Югары дәрәҗәдә! Барлык чикләүләрне дә күздә тотып, 300ләп тамашачы җыелды. Төркемгә яңа җырчы Айгөл Рәхимова кушылган. Җырларны Әнвәр чын күңеленнән башкарды. Гомумән, ул үзе ихлас күңелле, игелекле һәм талантлы кеше.
 
Әнвәрнең музыкаль төркеме дә бик талантлы, яшь артистлардан тора. Бигрәк тә тамашачылар барабанчы егетне аерым билгеләп үттеләр. Ул барысын да сокландырды һәм гашыйк итте. Айтуган исемле яңа җырчы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул русча да, татарча да җырлый. Безнең арада шундый яшь һәм талантлы артистлар булуы сөендерә. Концертларга балаларның һәм яшүсмерләрнең дә йөрүе, мәдәниятне, туган телне җыр аша өйрәнеп үсүләре шатландыра.
 
Әнвәр белән яңа программа һәм яңа җырлар турында сөйләштек. Ничек кенә әйләндерсәң дә, бөтен нәрсә шул акчага килеп төртелә. Шагыйрьгә шигырь өчен, композиторга музыка өчен, аранжировка өчен, авторлык хокукларына салым түләргә кирәк. Концерт оештыру - бик тә чыгымлы эш. Ә Әнвәр Нургалиевның иганәчеләре юк, ул барысын да үз көче белән булдыра.
 
Айгөл МИНАСТИНОВА.
 
(tatar-duslyk.ru)

Айгөл МИНАСТИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 20.12.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»