|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2021 Мәдәният
22 декабрьдә Камал театры 115 еллыгын билгеләп үтәчәк (БӘЙРӘМ АФИШАСЫ)22 декабрьдә татар театры туган көнен билгеләп үтә. 115 еллык юбилей уңаеннан театр коллективы сезнең өчен бик күп сюрпризлар әзерләгән. 1. Театрның сәхнә артына ЭКСКУРСИЯЛӘР 2. "БИЧАРА КЫЗ". Тамаша яңа "Шәрык клубы" комплексында күрсәтелә. Бу бик символик вакыйга. Чөнки беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы буенча куелган премьера, XX гасыр башында «Сәйяр» беренче профессиональ театр труппасы уйнаган тарихи "Шәрык клубы" залында тәкъдим ителә. Спектакль бәясенә интерактив комплекс буенча экскурсия дә керә (15.00 һәм 17.00). Билетлар сылтама буенча. 3. ТУРЫДАН-ТУРЫ ЭФИРЛАР! 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр нон-стоп режимында без сезнең өчен артистлар, режиссерлар, рәссамнар, блогерлар һәм театрның дуслары белән интервью әзерләдек. Бу көнне Вконтакте, Ютуб, Instagram да трансляцияләрне күзәтеп барыгыз. Эфирларның алып баручысы - Татарстаннын атказанган артисты Фәнис Җиһанша.
--- |
Иң күп укылган
|