поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.12.2021 Җәмгыять

Нияз Газиев: «Уңыш нигезе – бердәмлек». «Казаноргсинтез» оешмасының профсоюз берләшмәсе хезмәткәрләрен ничек кайгырта?

Бәйрәм булса – уртак, бәла килсә – бердәм. «Казаноргсинтез» оешмасының сәясәте шундыйрак. Соңгы елларда бердәмлек дигәннәренең дә кадере аеруча артты бит. «Казаноргсинтез» предприятиесенең беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Нияз Газиев белән бу төшенчәнең завод кысасындагы мәгънәләрен барладык.

Әйләнә-тирәдә бар нәрсә бер-берсенә бәйле булган кебек, завод эчендәге тормыш та шулай. Сәламәт, канәгать, тыныч күңел белән эшләгән хезмәткәр предприятие уңышка ирешсен өчен тырышачак, ә бу үз чиратында оешманың нәтиҗәлерәк булуына, кичәгегә караганда бүген яхшырак күрсәткечләргә ирешүенә китерәчәк. Нәтиҗәле эшнең әҗере дә озак көттермәс, моны хезмәткәр дә сизми калмас, билгеле. Чылбыр өзелмәсен өчен, кешеләрне кайгырту мөһим. Профсоюз оешмасы үтәгән вазыйфаларның иң әһәмиятлесе дә шулдыр, мөгаен. Сүз уңаеннан, «Казаноргсинтез»ның профсоюз оешмасы быел 60 еллыгын билгеләп үтте. Хезмәткәрнең хокуклары сагында, иминлеген кайгыртуда саллы дистә еллар ята.
 
– Профсоюз оешмасының төп максаты – кешеләргә булышу. Бу бурычыбыздан тайпыла алмыйбыз да. Профсоюз – эшченең профессиональ, хезмәт, социаль һәм башка хокукларын яклаучы ул. Тормыш бер урында гына тормый, шулай бит? Без дә үз чиратыбызда хезмәт коллективына булышырга һәм бу юнәлештәге эшебезне һәрдаим камилләштерергә тиеш. Тагын да ничек ярдәмләшергә, нәрсәгә игътибар итәргә – үзгәрешләр кертәбез, – ди Нияз Газиев.
 
Бу арада сәламәтлек, тормыш кадере турында күбрәк сөйли һәм уйлана башладык. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе профсоюз оешмасының эшенә дә йогынты ясамый калмаган. Кеше сәламәтлеген кайгырту биредә дә өстенлекле юнәлеш булып санала.
 
– Коронавирус чире – барыбызның да уртак бәласе. Безнең профсоюз оешмасы коронавирус, икеяклы үпкә ялкынсынуы белән чирләгән кешеләргә дүртәр мең сум күләмендә акча түләде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең чирләве турында белешмәсе генә кирәк иде. Бу түләү бер мәртәбә башкарылды, – дип сөйләде Нияз Газиев, бу җәһәттән башкарылган эшләр хакында. – Күмәк вакцинация юк иде әле ул вакытта. Безнең яктан хезмәткәрләргә ярыйсы гына ярдәм чарасы булды ул. Вакцина ясату башлангач, монысын туктаттык һәм игътибарны башка ярдәм чараларына юнәлттек. Әйтик, азык-төлек тупланмалары тарату белән шөгыльләндек. 2019 ел азагында оешманың ике фонды берләште, шулай итеп, ярдәм күрсәтү өчен безнең мөмкинлекләр тагын да артты. Бу кайбер очракларга аерым игътибар итәргә нигез булды. 2020 елда күрсәтелгән гомуми матди ярдәм күләме – 5063390 сум, ә 2021 елда 4709690 сумны тәшкил итте. Ә ел әле бетмәде. Үткән елга караганда тагын да күбрәк ярдәм итә алырбыздыр дип ышанам. Минемчә, барлык предприятиеләрдә дә мондый күләмдә матди ярдәм күрсәтелмидер, шөкер, без бу яктан бәхетлерәк. Иң мөһиме – бу барысы да профсоюз әгъзалары акчасы, аларның кертемнәре.
 
 
Коронавирус кына түгел, тормышта башка бәла-казалар да очрамый тормый. Профсоюз хезмәткәрләрен андый чакларда да ялгызын гына калдырмый. Әйтик, хезмәткәр җитди операция кичерә, йорты яна, су баса икән, ярдәмне читтән көтәсе түгел.
 
– Нигезләмә буенча, хезмәткәрнең чирләренә бәйле чыгымы 5 мең сумнан артып китә икән, аңа акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Тагын бер мисал: безнең бер хезмәткәребезнең йортын яшен сугып, янгын чыкты. Аңа 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде. Тагын бер хезмәткәребезнең өен су баскан иде. Коточкыч очрак бит. Фатиры суда йөзә иде диярлек. Аңа да 100 мең сум акча бирелде. Тагын бер хезмәткәребезнең баласына, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, махсус тренажер кирәк иде. Аның бәясе – 350 мең сум. Профсоюз оешмасы дөрестән дә бу тренажерга ихтыяҗ барлыгын ачыклады, аны сатып алып бирде. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, мондый аерым очракларыбыз бихисап, – ди Нияз Газиев.
 
Тормыш эш белән генә чикләнми, ял да итә белергә кирәк. 2021 елның 9 аенда оешма  хезмәткәрләрен сәламәтләндерү программасы буенча 351 кешегә 2,5 млн сум тирәсе акча түләгән. Профсоюз хезмәткәрләре арасында оештырылган сораштыру нәтиҗәләренә карасак, күпчелек (завод хезмәткәрләренең 48 проценты) Татарстандагы шифаханәләрдә ял итүне өстенрәк күрә икән.  Россия шифаханәләрен – 17, ә чит илдә ял итүне нибары 3 проценты сайлаган.
 
– Профсоюз шифаханә-профилакторийларда ял итү өчен чыгымнарның бер өлешен кире кайтара. Элегрәк завод хезмәткәренә өч елга бер тапкыр шифаханәдә ташламалы шартларда ял итү мөмкинлеге бирелә иде. Ял итеп кайткач,  профсоюз стажы күләменә карап, чыгымны кире кайтарырга мөмкин. 20 мең сумга кадәр акча дигән сүз бу. Ә быел бу нигезләмә уңай якка үзгәреш кичерде. Хезмәткәр шифаханәгә ике елга бер мәртәбә бара ала һәм 25 мең сумга кадәр акчасын кире кайтарырга була. Шифаханәләрне хезмәткәрләр үзләре сайлый. Шунысы яхшы: ташлама аларның гаилә әгъзаларына да кагыла. Ягъни ял итәргә бергәләп бара алалар, – дип сөйләде Нияз Газиев. – Сораштырудагы саннар да юктан бар булмаган. Нәкъ тә матди компенсация алу мөмкинлеге булганга күрә завод хезмәткәрләренең кызыксынуы бар һәм ул шуңа популяр да. Төп максат – тормыш сыйфатын арттыру. Моның өчен нишләргә? Иң элек, хезмәткәрнең предприятиегә карата ышанычын, тугрылыгын (лояльность) арттырырга кирәк. Шул очракта гына безнең завод чыгарган продукциянең сыйфаты да артачак. Димәк, заводның табышы да күбрәк була, хезмәткәргә премияләр дә языла. Хезмәткәрләр өчен даими рәвештә берләштерә торган мәдәни, спорт чаралары оештырып киләбез. 60 еллыгыбызны да бик күңелле итеп үткәрдек.
 
Завод – ул, иң элек, кешеләр, хезмәткәрләр. Ә «Казаноргинсинтез»да алар 8 меңләп.  Профсоюз исә җитәкчелек һәм хезмәткәр арасындагы ныклы күпер дә әле. Әнә бит, Нияз Газиев әйтмешли, ишетәләр, күрәләр, тәкъдимнәрне хуплап торалар. Уңыш нигезендә бердәмлек ятканы шуннан күренә дә инде.
 
– Профсоюзда очраклы кешеләр юк. Бу кешеләр башкаларга карата битараф түгел. Әнә шул сыйфат берләштерә дә безне. Мин шуңа сөенәм дә: без завод эшчеләренә файда китерә алабыз. Игелекле эш-гамәлләребез моңа ихтыяҗ кичергән кешеләргә барып җитә. Ярдәм чаралары нәтиҗәле һәм кирәкле. Безнең өчен хезмәткәрләрдән кире элемтә алу да бик мөһим. Алга таба бу юнәлештә дә ныграк эшләргә ниятлибез, «ышаныч элемтәсе»н булдырырга телибез, – ди җитәкче.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»