поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр сезгә бәхет елмайды икән, шатланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул сездән көләргә җыенадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
03.12.2010 Милләт

Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?

Әүхәди агай Бәйрәмов фин сугышыннан инвалид булып кайта. Әгәр бөтенләй дә кайта алмаса? Ул чакта Фәүзия Бәйрәмова дигән татар кызы дөньяга килмәс иде бит. Нинди кимәлдәге югалту булыр иде икән бу?

Фәүзиябез нәкъ алтмыш ел элек, 5 декабрьдә килә безнең бу бимазалы дөньяга. Һәм әти-әнисенә генә түгел, башкаларга да кирәклеген бик тиз сизеп ала. Сигезенче классны тәмамлауга ук аны Саба район газетасына эшкә дәшәләр! Вакытның кадерен белеп, ашыгып яши Фәүзия. Урта мәктәптә һәм университетның татар теле, әдәбияты бүлегендә читтән торып кына укый.

Тормыш вариантлары күп була аның. Алтмыш еллыгын пенсиядәге журналист булып та каршылый алыр иде. Саба газетасыннан тыш тагын безнең «Казан утлары»нда, «Татарстан яшьләре»ндә, «Социалистик Татарстан»да (хәзерге «Ватаным Татарстан») һәм Татарстан китап нәшриятында (җәмгысе 12 ел) эшли ул. Күңелен шуңа гына салса, хәзер тәгаен олуг язучыларыбызның берсе булыр иде. Күпләгән проза китаплары (шул җөмләдән алты роман), бер пьеса китабы чыгарды, иҗатын Ә. Еники, А. Гыйләҗев кебек бөекләребез дә хуплады («Фәүзия бик тә талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле»—Әмирхан ага сүзе). Театр училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлаган кеше буларак, сәхнәдә дә азмы-күпме уңыш казана алыр иде. Ләкин барын да узып бүтән хис, бүтән дәрт, бүтән омтылыш алга чыга. Фәүзия җитмеш ел өзеклектән соң беренче милли оешмабызны—Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе. Аннан ул «Иттифак»ны бар итте. Максатының җегәрен исеме үк әйтеп тора: милли бәйсезлек партиясе. Ләкин Фәүзияне әйдәр (лидер) иткән нәрсә, оештыру эшчәнлегеннән дә алда, аның туры сүзле, ачы телле шәп оратор булуы. Беркадәр милли аңга ия зыялырак катлауларны гына түгел, гап-гади әби-бабайларны да авызына карата алды ул. Халыкны шактый дәрәҗәдә Фәүзия уятты. 1990 елда Сабадан Татарстан Югары Советына депутат булып сайлануы—район башлыгын да җиңеп—тикмәгә түгел, әлбәттә.

Депутат булгач, Бәйрәмованың ялкынлы сүзе тагын да зуррак егәр алды. 1995 елны исә, бу юлы Тукай районыннан, депутатлыкка үтмәде. Фәүзия шуннан соң татар халкына үпкә сүзләре дә әйтте әле. Ләкин халык дигәнебез (кешеләр суммасы?) шаукымга бирелүчән бит ул. Шактый көчәйгән һәм популярлашкан Татарстан җитәкчеләренә ул чорда милли хәрәкәт кирәкми иде шул инде. Һәм «административ ресурс» дигән озын кул сайлау бюллетеньнәренә дә җитә башлаган иде кебек. Астыртын көчләрнең кулы да уйнады бугай. Ирек (Азатлык?) мәйданында үткән манифестация вакытында әле бер, әле икенче кеше янына килеп нәрсәдер әйтеп йөргән хатынга игътибар иткән идем. Менә ул минем каршыга килеп басты да, «А вы знаете, что Байрамова призывает уничтожить детей от межнационального брака?» диде. Мин мондый сүзне әйткән кешене күрсәтергә яки исемен атарга кушкач, ул шундук юкка чыкты.

Ләкин гаеп беркадәр Фәүзиядә дә бар иде түгелме. Ул үзен татар Жанна д’Аркы, һәр сүзе һәм гамәле 150 процент дөрес булган илаһи зат сыманрак хис итә башлады кебек тоела иде миңа.

Хәер, Фәүзия генәме? Сиксәненче елларның икенче яртысын искә төшерик әле. Татар файдасына да беркадәр үзгәрешләр булмас микән дип либераль табыннан сөяк ыргытканны көтсәк тә, тулы бер милли хәрәкәт пәйда булыр дип уйлый ала идекме соң? Аны әйдәрлек затлар шәйләнми кебек иде чөнки. Ләкин шунда, шөкер, могҗиза булды. Бер-бер артлы калыктылар: Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәким, Фәндәс Сафиуллин, Зәки Зәйнуллин, Рашат Сафин (соңгы өчесе запастагы полковниклар), Рафаил Мөхәммәтдинов, Разил Вәлиев, Айдар Хәлим, Марсель Мусин, Батулла, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Миначев (Мәскәү), Илдус Әмирхан, Зиннур Әһлиуллин, Индүс Таһиров, Гаял Мортазин, Фәрит Уразаев, Илдус Садыйков, Тәлгат Абдуллин, Наил Мансуров, Азат Зыятдинов, Рәшит Ягъфәров, Әмир Мәхмүдов, Вафирә Гыйззәтуллина, Әзһәр Шакиров, Дамир Исхаков, Рахмай Хисмәтуллин, Фәрит Хәбибуллин ...

«Могҗиза»ны тудырган сәбәпләр бар иде, әлбәттә. Бу—исән калган милли аң орлыкларының алтмышынчы елларда бүртә башлавы һәм аерым шәхесләребезнең тәгаен эшләре: Нурихан Фәттахның «Әтил суы ака торур» романы, «Кол Гали» драмасы, Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять», Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянке астында иде» хикәяләре, Әбрар Кәримуллинның татар китабын тикшергән хезмәтләре, әдәбиятка алтмышынчы елларда килгән шагыйрьләребез иҗаты... Һәм—яңа тарихи вәзгыять.

Ләкин ошбу «могҗиза»ның чиге-чамасы бар иде шул. Сыйфат ягы турында әйтүем. Нишләмәк кирәк, хәзинәдә бары инде. Татарның милли әйдәре, юл башчысы булырлык зат табылмады (гәрчә «бердәнберләр»—«Жанна» һәм «Жан»нарыбыз шактый булса да). Әйдәрләребезнең төп өлеше күп яки бик күп эш башкарды. Олы эшләр эшләүчеләр булды. Ләкин әлеге гамәлләр кайчакта үзара бетерешеп, нәтиҗә нульгә тигез була торган иде. Спорт теле белән әйтсәк, уртак җиңү хакына кертелгән голларның үзең керткәне генә кадерле булса, шәбрәкне керткән командадашыңа акаеп карасаң, җиңү тәтеми шул инде ул. Кызганыч ки, без дә җиңелдек. Дәүләти җиңелүнең (сәбәпләре турында язган бар) бер өлеше булган милли хәрәкәтнең җиңелүен әйтәм... (Үзгә фикергә ихтирам белән карый белмәү татарның бер үзенчәлегедер инде ул. Ләкин, исән калыйк дисәк, безгә аннан арынырга кирәк. Адашканда юлны кем табуы түгел, юлның табылуы мөһим.)

Кайда ул хәзер безнең әйдәрләребез, һәм ниләр майтаралар? Арада инде бу дөньядан киткәннәре дә бар. Урыннары җәннәттә булсын! Татар хакын яклаудан читләшүчеләр бар. Эчүгә сабышучылар да бар кебек. Әкренрәк, салмаграк булса да, шул юлдан бара бирүчеләр дә бар, шөкер.

Фәүзиябез нишләде соң? 1995 елгы хәл аның өчен җан газабына әверелгән, шуңа тән газабы да өстәлгән: авыр операция кичергән. Һәм шул газаплар аша ул дингә килгән. Башкасын белмәсәк тә, яулык бәйли башлавын искәрдек бит. Берәүләр ошатмады. Ни гаҗәп, үзебезнең татар зыялылары арасыннан да яулык бәйләү турында гаепләп, нәфрәтләнеп диярлек сөйләүчеләр булды. Ярымшәрә йөрүләргә бер дә нәфрәтләнмибез юкса. Аннан, яулык татарның милли киеменә дә әйләнгән бит инде...

Һәм Фәүзиябез җигелеп эшкә тотынды. Рәсәйнең татарлар яшәгән бөтен төбәкләрен дә йөреп чыгып килә инде ул. Быел гына да 15 җиргә барган. Үзен-үзе командировкага җибәреп, бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алып, акчасын да үзе табып (башта Татар конгрессы да биргәләгән юкса). Баргач, шул як татарларының үткәнен һәм бүгенге хәлен җентекләп өйрәнә,—галим буларак та, милләтпәрвәр буларак та. Төрле җирдә, 10ар, 15әр тапкыр, халык алдында чыгыш ясый. Соңыннан бу сәяхәтләр мәкаләләр, китапларга әйләнде. Йөргән аякка җимнең төрлесе иярә. Чиләбе ягына баргач, атом сынавының агулы эзе сакланган зонадагы авылларның күчерелүен, Мөслим һәм Татар Караболагы дигән татар авылларының гына торып калганлыгын белә. Бу якларга унлап тапкыр килеп, хәлне кат-кат өйрәнә. «Ябылган тема, кагыла күрмә!» дип кисәтүләргә дә карамыйча, кабат-кабат чаң суга. Чыннан да, файдасы тими. 2006 елны аның «Атом-төш архипелагы яки татарга каршы геноцид» дигән китабы Германиядә немец телендә басылып чыга. Шул китабы белән 2007 елны Берлинда үткән халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Шуннан соң Германия Бундестагының «яшел» (табигатьне яклаучы) депутатлары да шау-шу күтәрә. Һәм, ниһаять, Мөслим авылы күчерелә.

Беләбез бит инде(шул белүдән әллә ни узмасак та!), милли эшчәнлегенә бәйле рәвештә Фәүзиягә җинаять эше ачылган иде. Бәләкәй генә күңелсезлек чыкканда да адәм баласының төн йокылары кача. Ике елга сузылган тикшерү һәм хөкем эшләре вакытында инде болай да күп ыгы-зыгылар кичергән кешенең, хатын-кызның нервылары ничек чыдагандыр да, йөрәге ничек түзгәндер? Әгәр дә бирешсә, көчсезлек, мескенлек галәмәте сизелсә, моның калтыраулы кара шәүләсе бөтен милли хәрәкәтебезнең киләчәгенә төшәчәк иде. Әмма, шөкер, Фәүзия нык торган. Шартлы рәвештә бер елга хөкем иткәннәр, соңыннан җәза җиде айга калдырылган. Бу вакыт үтте инде. Фәүзия һәм аның адвокаты, хөкем карары белән килешмичә, эшне Страсбурдагы халыкара судка җибәрәләр. Кабул ителә.

Шул ике ел эчендә Фәүзияне шаккатырган нәрсә була: берәүләрнең аны күргәч урамның икенче ягына чыгулары, исәнләшмәүләре, «танымаулары». Бәладән баш-аяк, янәсе. 1944 елда без татарлар Кырым татарларын да танымый башлаганбыз әнә. Имеш, алар безгә беркем дә тими. Халкыбызның Фәүзиягә мөнәсәбәте элек тә каршылыклырак иде. Йә, уйлап бетерик инде: кем тия икән татарга Фәүзия Бәйрәмова?

Кемнең кемлеге хәлиткеч мәлләрдә беленә ул. 1991 ел августының өч көнен онытмагансыздыр, шәт. ГКЧПга каршы Казанда үткән демонстрациядә Татарстан хакимиятеннән һәм татар милли хәрәкәтеннән бердәнбер Фәүзия Бәйрәмова катнашты. (Сталин конституциясе көнендә туган кеше!) Шул өч көннең соңгысында мин гомеремдә беренче тапкыр кулыма чын листовка алдым. Фәүзиядән. Эш урыныңда (Китап нәшрияты) ябыштыр дип бирде. ГКЧПга каршы листовка!

Шул елның асфальт эретерлек эссе май көннәре дә истән чыкмаячак. Татарстан Югары Советы депутаты Бәйрәмова ачлык игълан итте—Россия президентын сайлауны Татарстанда үткәрмәүне таләп итеп. Бу сәяси ачлыкка кушылучылар тагын да булды. Ләкин ул хакимият өчен дә, халык өчен дә иң әүвәл ул чакта үтә популяр Ф. Бәйрәмова акциясе иде. Җиңү дә (Югары Советыбыз Россия президентын сайлау Татарстанда рәсми төстә үткәрелми дигән карар кабул итте) иң әүвәл, әлбәттә инде, аныкы иде. Барысыннан да озаграк ач торды Фәүзия— 14 көн. Бик кадерле җиңү бу, ул яуланмаса, Татарстан үзеннән-үзе Россия составында булып килеп чыгасы иде.

«Фәүз» гарәпчә җиңеп чыгу дигән сүз. Хәер, аның тагын бер мәгънәсе бар әле: бәладән котылып исән калу. Фәүзиягә моны искә төшерер җай чыккалап тора. 1994 елны аларның подъездында шартлау була, ике кеше үлә... 1999 елны биш кеше, Фәүзиядән тыш мөфти Габдулла хәзрәт, Айдар Хәлим, Милли Мәҗлес сәркәтибе Зөһрә Айсина, һәм алар белән тагын, «Независимая газета» хәбәрчесе буларак, Вера Постнова, Уфага баралар һәм татар телен дә Башкортстанның дәүләт теле итүне таләп итеп көндез пикет үткәрәләр. Шунда аларны милиция бүлегенә алып китеп, төнге уникегә кадәр тоталар. Кайтканда машиналары капланып, аздан гына үлми калалар. Алла саклады, ди Фәүзия. Аның кулы сына, умыртка сөяге зыян күрә. НТВ каналы соңыннан шушы хакта зур гына тапшыру бирә, бу махсус оештырылган автокатастрофа дип раслый.

Сүземнең азагында Фәүзияне кәнәфигә утыртып калдырасым килә. Моның өчен янә 1991 елга әйләнеп кайтыйк әле. Сәяси ачлыкта көннәр буе каты урындыкта утыру читен буласын уйлап, Китап нәшрияты егетләре Фәүзиягә йомшак кәнәфи алып килделәр. (Кайда икән хәзер бу Дәүләт музееның түрендә торырга тиешле экспонат?) Яшьләр Югары Советта чыгыш ясарга депутатны әнә шул кәнәфидә күтәреп алып кереп киттеләр. Шунда мин Фәүзиябезне рухи тәхеттә утырган итеп хәтерләп калдым.
 

Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы