|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәндә күпер җимерелгән
Бүген Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Октябрь урамында хәрәкәтне өлешчә чикләү уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә күпер астында юл кырыендагы бетон ныгытманың бер өлеше җимерелгән. Күпер баганалары янында 6 квадрат метр мәйданда туфрак утырган, шулай ук барлыкка килгән чокыр эченә бетон плитә өлешчә ишелгән.
Шуңа бәйле рәвештә күпергә йөкләнешне вакытлыча киметергә кирәк булган.
«Октябрь урамындагы күпердә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнде. Бу, барыннан да элек, йөк машиналарына һәм пассажир транспортына кагыла», дип хәбәр ителә Яшел Үзән районы администрациясенең рәсми комментариенда.
Хәрәкәтне ЮХИДИ хезмәткәрләре көйли. Тиздән күперне тикшерергә белгечләр килә.
--- |
Иң күп укылган
|