|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2021 Мәдәният
Татарстан халыкларының «Панорама» кинофестивале “Один на миллион” фильмы белән тәмамланачак (ВИДЕО)Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Татаркино» оешмасы ел дәвамында “Панорама” кинофестивален үткәрде. Ел дәвамында «Мир» кинотеатрында чуваш, мари, башкорт, грузин, якут кинолары көннәре узды. Моннан тыш, тамашачылар славян, әрмән, һинд һәм бурят фильмнарын карый алдылар. 22 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында кинофестивальне ябу тантанасы узачак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу көнне халыкара бизнес-тренер Сәетморат Дәүләтовның автобиографиясе буенча таҗик режиссеры Мөхетдин Мозаффарның «Один на миллион» фильмы күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|