поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2010 Мәдәният

Яшисе бар әле, яшисе!

Үткән шимбәдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының атаклы халык фольклор ансамбле “Ак каен” үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бик матур, күтәренке рухта узган бу кичәдән соң якты утлары, кунакчыл халкы белән тулы Иске Ярмәк Мәдәният йортыннан чыгып, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев шушы юбилейга барып кайтырга дип биргән “ГАЗель” машинасына утыргач кына, караңгы төннең шыксызлыгын, карлы-яңгырлы булуын, ә юлның элпе кебек боз белән каплана башлавын күрсәк тә, без, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев, “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Азат Надиров, бер төркем яшьләр һәм мин ерак юлга чыгып китәргә тәвәккәлләдек һәм, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Самарага таба юнәлдек.

 

Авыл утлары ерагайган саен томан куера бара. Машинаның салмак тибрәнүе йокымсырата, тыштагы томан аңыңа ук үтеп керә башлый. Тик кичәдән алган тәэсирләрдән соң ныклап йокыга китеп булмый, уйлар һаман шунда әйләнеп кайта, ә кинәт кенә каршыга килеп чыккан машиналарның фаралары яктысында “Ак каен” ансамбленең үткәннәре күренеп-күренеп ала сыман...

 

“Ак каен” ансамбленең оешуы 1970 елга караган булса да, ул вакытта аның коллективы тотрыклы булмый. Вакыты һәм теләге булган һәр кеше авыл клубы сәхнәсен үз итеп, булган сәләтен авыл халкына күрсәтә ала. Тик менә район, өлкә җыр бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә катнашу, авыл клубының эшен күрсәтү өчен, стабиль коллектив кирәк була. Шул елны бер төркем авыл яшьләре Челно-Вершины район үзәгендә үткәрелгән зона смотрына “Сигез кешелек бию” дип аталган номер әзерләп баралар һәм, үзләре дә көтмәгәндә, беренче урынны алып кайталар. Бу чирканчык аларга канат куя. Фольклор төркем күрше авылларга, район үзәгенә концертлар белән чыгып йөри башлый. Ансамбльнең чишмә башында Гамил һәм Гөлсинә Галиулиннар, Альберт һәм Мәрьям Мифтиевлар, Тәбрис Вәлиәхмәтов, Фәния Гайсина, Румия Йосыпова, Алсу Сабитова, Рәис Хәсәншин, Хатыйп Билалов, Мидхәт Динмөхәммәтовлар тора.

 

Тик яшьләрнең кайсысы укырга, кайсысы эшкә дип авылдан китә, кайсысы кияүгә чыга һәм коллективтан аерыла. Ә менә парлы яшь гаиләләр - Әлфия һәм Мохтар Баһаветдиновлар, Оркыя һәм Наил Галимулиннар, Сәрия һәм Әсгать Cәгыйровлар, Гөлчирә һәм Сөләйман Вагыйзовлар, Диния һәм Ринат Сәгыйровлар ансамбльгә килеп кушылгач, аның төпле нигезе барлыкка килә, һәм коллектив стабильләшә. Шул ук вакытта аңа Иске Ярмәк авылының символы булган, Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җырында макталган, Юкәле тау итәгендә ялгыз үсеп утырган атаклы ак каенның исеме бирелә.

 

Зыя Ярмәки авылыбызның данын “Ак каен” җыры белән дөньяга тараткан булса, “Ак каен” ансамбле “Ярмәк вагы” биюен сәхнәләштереп, бу авылда әле дә иҗат җанлы кешеләр яшәвен раслый. Коллектив, оешкан беренче елларда өлкә һәм зона смотрларында һәм фестивальләрендә катнашып, хисапсыз дипломнар яулаган булса, сиксәненче еллар башында инде Рәсәй киңлекләренә чыга: Әстерхан һәм Татарстан, Иваново һәм Свердлау шәһәрләрендә ансамблебезне күтәреп алалар. Татарстан телевидениесе аны 1989 елда “Кардәшлеккә чикләр юк” тапшыруына төшерә, шул ук елны “Ак каен” төркеменә “Халык фольклор ансамбле” исеме бирелә.

 

Ансамбльнең визит карточкасына әверелгән “Ярмәк вагы” Самарада уздырылып килүче барлык сабантуйларда, нәүрүзләрдә һәм сөмбеләләрдә генә түгел, Татарстанда уздырыла торган бик күп чараларда да сәхнәләрне җимерә. Хәтта Татарстанның җыр һәм бию ансамбле дә бу биюне безнекеләрдән өйрәнеп алып, Ярмәк данын бөтен дөньяга таратып йөри. Бу турыда бәйрәм кичәсендә авыл мәчетенең имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә сөйләде. Төркиянең бер хакимият башлыгы шушы биюне күргән дә, бик хозурланып, аны берничә тапкыр кабатлап башкаруларын сораган, имеш.

 

Ә бит “Вак” биюе Ярмәктә гасырлар буе яшәп килгән, тик менә сәхнәгә чыгып биерлек кенә булмаган ул. Нәкъ менә шушы егетләр һәм кызлар, бернинди белгечлеге булмаган һәвәскәр артистлар аны камилләштергәннәр, төрле бизәкләр белән бизәгәннәр һәм халыкка яңадан кайтарганнар. Авыл халкы аларга моның өчен рәхмәтен концерт саен җиткерә, көе яңгырады исә, залдан куәтләү сүзләре ишетелә башлый: “Бас, бас, борып ал!”, “Булдырасыз, егетләр!”, “Афәрин!” кебек кычкырулар, тактка аяк сикертеп, кул чабып утырулар, бию тәмамлангач, сикереп торып, кул чабулар дисеңме!

 

Шушы бию өчен генә дә аларга дан җырларга булыр иде. Тик ансамбльнең татарлар алдындагы казанышлары моның белән генә чикләнми. Халкыбызның бик күп йолаларын һәм бәйрәмнәрен алар сәхнәләштереп, киләчәк буынга мирас итеп калдырдылар. “Язгы ташу”, “Печән өсте”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе” кебек бик күп постановкаларда онытылып баручы халык уеннары, җырлары, йолалары чагылыш тапкан.

 

Еллар уза тора. Коллективка яшь буын вәкилләре Айгөл һәм Эльвира Галиуллина, Гөлчәчәк Гайсина, Динар Гарипов, Линар Хәйруллин, Илфат Әбдрәүфов, Роза Маслахова килеп кушылалар. Мәдәният сараенда эшләүче Роза ханым Маслахова мәктәптән бер төркем талантлы укучы балаларны аерып алып, “Ак каен”ның нәни төркемен оештыра һәм менә өченче ел инде аларны аккаенлылар традицияләрендә тәрбияләп үстерә. Юбилей концертында чыгыш ясаган шушы балаларны зал гөрләтеп кул чабып каршы алды, ә чыгышларын караганнан соң, кул чабулар овациягә әверелде. Мондый җылы кабул итүдән бераз югалыбрак калган балалар күңелендә халык хуплавы тирән эз калдырыр, ә алар үсеп җитеп, берничәсе генә булса да шушы зур эшне дәвам итсә, Роза ханымның тырышлыгы юкка булмас, дип ышанасы килә.

 

Ансамбль әле дә очышта, эзләнүдә. Күптән түгел Свердловск өлкәсендә уздырылган “Түгәрәк уен”да катнашып, бик күп тәҗрибә туплап кайтканнар алар һәм киләсе елга шундый зур фестивальдә башкалардан ким булмас өчен планнар да кора башлаганнар инде. Әйе, авыл кешесенә, елына берничә тапкыр сыерын, эшен, йортын ташлап, фестивальгә чыгып китүе җиңел түгелдер. Биредә бөтен авыл халкының теләктәшлеге кирәктер һәм ул бар да.

Ә ансамбльдә катнашучыларның балалары сәхнә артында түгел, бәлки сәхнә түрендә үсеп җиткәнлеген һәм аларның әти-әниләре кебек үк талантлы булуларын шушы кичәдә күрергә насыйп булды. Наил һәм Оркыя Галимулиннарның, Әлфия һәм Мохтар Баһаветдиновларның кызлары, Гамил Галиуллинның оныгы шушы сәхнәгә чыгып, моңлы җырлары, ялкынлы биюләре белән бәйрәм кичәсен бизәүләре моңа дәлил булып тора.

 

Кызганычка, ансамбльнең беренче көненнән музыка җитәкчесе, алыштыргысыз гармунчысы булган Гамил Галиуллинның ике ай элек фаҗигале рәвештә вафат булуы сәбәпле тормыш иптәше Гөлсинә, кызлары Айгөл һәм Эльвира кичәгә килеп сәхнәгә күтәрелергә көч тапмадылар. Ә Гамил абыебыз үзе биредә булмаса да, рухы халык арасында, ә гармуны сәхнә түрендә булды. “Ак каен”ның юбилеена җыелган халык аны да, берничә ел элек вафат булган Сөләйман Вагыйзовны һәм Мәдхәт Динмөхәммәтовны да аягүрә басып бер минут тынлыкта искә алдылар. Күпләрнең күзләре яшь белән чыланды бу мизгелләрдә. Ничек кенә өзгәләнсәң дә, кайтарып булмый шул аларны, урыннары оҗмахта булсын, ә туганнарына Ходай түземлек бирсен иде.

 

“Ак каен” фольклор ансамбленең казанышларын халык кына түгел, өлкә хакимияте, район, авыл муниципалитетлары башлыклары, тирә-юньдә урнашкан татар авыллары җитәкчеләре, өлкәбезнең һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыятьләре, өлкә татар милли-автономиясе дә югары бәяләп, бүләкләрен, җылы теләкләрен җиткерү өчен бу кичне бирегә җыелганнар иде. Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә үзе генә түгел, “Айгөл” исемле кызлар ансамблен дә алып килеп, бәйрәмебезне күтәрде. Шулай ук өлкәбез үзәгендә иҗат итүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә музыкаль котлавын сайлап кына алып килгән дияр идем, чөнки җырларны башкаручылар арасында шулай ук Иске Ярмәк кызы Әлфия Йосыпова да бар иде.

 

Кичә барышында бик күп котлаулар яңгырады, җырлар, биюләр башкарылды. Алып баручы Әлфия Баһаветдинова залга төшеп, “Ак каен” ветераннарыннан гастрольләргә йөргәндә килеп чыккан мәзәк хәлләр турында хатирәләрен яңартуларын соралгач, берсе дә оялып тормады, сөйләде, ә халык чын мәгънәсендә тамаша кылып утырды. Бу бәйрәм кайсыдыр бер мизгелдә рәсмилеген җуеп, гаилә бәйрәменә әверелде дә куйды. Биш сәгать барган тамашадан ялыгып кайтып китүчеләр дә күренмәде, урын җитмәү сәбәпле басып торучылар да урыннарыннан кузгалмадылар, чөнки “Ак каен” ансамбленең иҗаты Иске Ярмәктә туып үскән һәр кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән үрелеп бара. Еллар, гасырлар томаны да каплап китә алмас Иске Ярмәк авылының һәвәскәр артистлары башкарган шушы зур эшне.

 

 

 

Ансамбль "Сандугач - күгәрчен" җырын башкара.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Гөлназ ШӘЙХИ гармунчы Әсгать СӘГЫЙРОВка бүләкләр тапшыра.

 

 

Азат НАДИРОВ һәм Илгиз КОЛЮЧЕВ котлавы.

 

 

Казанның "Айгөл" ансамбле тәбрикли.

 

Фәния КӘРИМОВА фотосурәтләре.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ 49 | 04.12.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»