|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2021 Дин
Сәламәтләнү өчен нинди догалар укырга кирәк?"Газетада “Иман ләззәтен татыган кеше бәхетле була” дигән язма чыккан иде. Анда Резидә абыстай үзенең догалар укып дәваланганы турында сөйләгән. Нинди догалар укыды икән? Сәламәтләнү өчен кайсы сүрәләрне кабатларга кирәк?" - дип сорый Азнакайдан Гөлфия. Резидә абыстай НӘБИУЛЛИНА:
— “Бәкара” сүрәсе укылган йорттан шайтан качар, диелә. Госел коенып, башта “Фатиха” сүрәсен, аннары “Аятел-көрси”, “Әлиф. Ләм. Мим”, “Фәләкъ”, “Нәс”, “Ихлас” сүрәләрен суга өшкереп эчәргә киңәш ителә. “Гасыр” сүрәсе эч авыртканда, йөрәк борчыганда ярдәм итә. Бу сүрәне укып, эчне сәгать теле уңаена сыпырырга кирәк. Авыру алай гына узмаса, “Йәсин” сүрәсен укырга була. Хаҗәт намазын уку яхшы.
Аннары Резидә абыстай тәсбих тартып, 41 тапкыр Юныс пәйгамбәр догасын укырга киңәш итте. Юныс (г.с.) не балык йоткач, ул аның карынында вакытта бу доганы укыган: “Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 87 нче аять). Мәгънәсе: “Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен, һичшиксез, үземә золым иттем, залимнәрдән булдым”. Аны бәладән котылу догасы дип тә йөртәләр. Догалар кабул булсын өчен, Аллаһ кушканча яшәү, хәрам ашамау, намазга басу, начар гамәлләрдән тыелу да мөһим.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|