|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2021 Җәмгыять
Казан үзәгендә әдәби ресторан ачылды (ВИДЕО)Казанның Бауман урамы 19 йортында, элекке Матбугат йорты бинасында «Китап club» рестораны ачылды. «Китап club» — Татар китап нәшрияты, «Татмедиа» һәм «Ногай» кунакханә комплексының уртак проекты. Монда теләгән һәр кеше ресторанга кереп, китап укый ала. «Китап club» ресторанында барлыгы 500дән артык төрле китап бар. Ресторанга килгән кеше теләгән һәр китапны алып, укып утыра ала. Ошаган китапны ресторан хезмәткәренә әйтеп сатып алып була. Китаплардан тыш, биредә «Татмедиа» редакциясендә нәшер ителгән журналлар, татарча открыткалар, календарьләр сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|