|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2021 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдиновның әнисе авыр хәлдә (ВИДЕО)Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдиновның 90 яшьлек әнисе Тәкълимә апа соңгы вакытта гел урын өстендә ята. Моңа кадәр "Матбугат.ру" язганча, ул төпчек улы Рафил Фәтхетдинов һәм аның тормыш иптәше тәрбиясендә туган авылында Башкортстанда яши. Салават Зәкиевич тә эзне суытмый, якыннарына ярдәм итеп, гел кайтып йөри. Бүген татар эстрадасы мэтры инстаграмда гармунда уйнап моңланып утырган видео белән уртаклаша.
«Авылга кайтып киләсе булыр. Сагындырды. Инәйнен хәлләре яхшыга таба түгел», — ди ул.
«Яшәсен иде әле. Әниләр яшәгәндә бәхетле бит адәм баласы!», «Әниле бала иң бәхетле бала, чөнки син ничә яшьтә булсаң да әниең өчен син бала», «Бөтен эшегезне ташлап әниегез янына кайтыгыз», «Кайтырга тырыш, Салават, кырыенда бул, укенечкә калмасын», — дип яза инстачылар аңа.
--- |
Иң күп укылган
|