|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Юлда 15 машина бәрелешкәнУфа - Оренбург автоюлында яңгыр вакытында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр итә. «Иртән Уфа - Оренбург юлында "Ял кафесы" җәмәгать транспорты тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр өч автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 15 транспорт чарасы механик зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.
Хәзерге вакытта урында башкаланың ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең шартлары ачыклана, дип яза Татар-информ.
«Әлеге участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт итү кыенлашкан. Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган», - дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ. Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|