|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстан юлында фура янып беткәнТатарстанның Минзәлә районында, М7 «Волга» трассасында «КАМАЗ» автомобиленә ут капкан дигән хәбәр 112 бердәм номерына килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юлда барганда электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм йөк автомобиленең мотор бүлегенә ут капкан. Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Әмма ялкын телләре фураның кабинасын һәм тагылмасын тулысынча юк иткән. Янгынның гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын транспорт чарасының механизм һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|