поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2021 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Аны бәяләү кирәкме, моңа үз бизмәнең бармы?

Сөйләмебезне яшәү максатыбызга ярашлы итеп оештыру, ягъни аңлаешлы, үтемле, тәэсирле булуын кайгырту ул – көндәлек рухый ризыгыңны хәстәрләү дигән сүздер. Җыр шушы ихтыяҗны канәгатьләндерергә булышучы төп чараларның берсе дигән хакыйкатькә инана барабыз. Укучыларыбыз да шуны белдереп тора – аңлашыла да: кем бүген җырдан башка яши алсын! Чыннан да, бүген җыр безгә рухый азык, ул рухыбызны туендыра, баета.

Шул ук вакытта менә бу беренче карашка бернинди бәхәссез хакыйкатьне аңлау, тормышта  куллану – шактый катлаулы фәлсәфи, фәнни вә гамәли эштер. Менә ничә язмада инде без “Нәрсә ул җыр?”, “Җырда сүзме, моңмы үзәктә?”, “Җырга кем хуҗа?” кебек сорауларга җавап эзлибез. Төрле җавап арасыннан, ниһаять, чын тормышчаннарын таба киләбез шикелле. Үткән язманы без: “ җырның төрле әсәси өлеш-кисәкләрдән торуын таныганнан соң, җырның үзәген тәмам ачыклап бетерү ихтыяҗын тойган хәлдә, шуны тәфсирләүгә күчик”, дип тәмамлаган идек. Бүген менә үзенә күрә йомгак нәтиҗәләрен барларга да вакыт җитте бугай. Нәрсә ул җыр?
   
Гәп барышында фикер агышыбыз  ике юнәлеш алды шикелле: беренчедән, адәм баласы никадәр генә шәхси, һәркем үзенчә яши, дисәк тә, ул барыбер, җәмгыять баласы, халык, милләт кануннарына буйсына. Икенчедән, җырга карата мөнәсәбәтнең дә һәр шәхеснең үзенә генә аерым фикере булу ихтималы өстенә (әйтик, берәүләр җырда – сүзгә, икенчеләр көйгә өстенлек бирә), монда да иҗтимагый канун-фикерләргә буйсынырга туры килә.
   
Җыр, көй, моң төшенчәләре турында күренекле шәхесләребезнең ни уйлавына,  бу төшенчәләрне ничек күзаллауларына тукталдык, шәхсән үзебезнекен тәфтишләбрәк тасвирларга омтылдык. Шулай да бүген безгә җырга карата бербөтен гадел бәя кирәк икәнен тоя килдек, Бу хакта үткән язмада да әйткән идек:  кирәкми җырны өлеш-кисәкләргә бүлгәләү! Аны бербөтен итеп күзалларга, хис итәргә  һәм бөтенне күзаллый торган бизмәннәр белән бәяләргә кирәк. Бармы соң җырны бербөтен могъҗиза итеп күзаллый торган шундый күңел бизмәне? Менә мәшһүрә җырчыбыз Фәридә Кудашева галим Касыйм Йосыпов белән әңгәмәдә болай ди: “Моң” аңлатмасын төшенәсе килү шулчаклы көчле, инде күпме абруйлы затлар бу төшенчә хакында бертуктаусыз диярлек сөйләсәләр дә минем дә шушы хакта... сүзне дәвам иттерәсем килә. Халыкның гасырлардан килгән трагик, драматик язмышы бәлки аның җырларына моңны тамчылап өсти килгәндер...”.  
   
Гомәр Бәширевнең җырны сурәтләгән парчасы: “Шундый газиз истәлекләр, ниндидер сиземләүләр, нидер әйтергә омтылулар белән күңел тәмам мөлдерәп тулганнан соң, каяндыр, бик тирәннән, хисләр дөньясының иң түреннән җырның беренче юллары килеп туды. Шулай уйлана,  эзләнә, хыяллана торгач, тора-бара бөтен бер җыр чыкты.
   
Ләкин бу сүзләр тулы мәгънәсендәге җыр булып яңгырасын өчен, аларны үзләренә лаеклы музыкага салырга кирәк иде бит әле. Мин, баласының беренче тапкыр тәпи басуын көткән әти кешедәй, түземсезләнеп һәм дулкынланып сүзләремә музыка язылуын көтә башладым.
     
Менә беркөнне , Габдулла Тукай клубында җыелыш башланыр алдыннан, Сара ханым, гадәтенчә җитез генә сәхнәгә менеп китте дә, рояль янына басып: –  Мин сезгә “Җидегән чишмә” дигән яңа көй уйнап күрсәтәм! – диде.  Мин аның уйнавын, үземне үзем онытып, хәйран калып тыңладым. Сара ханым бу көендә  мин сүзләр ярдәмендә әйтеп бирә алмаганнарны да әйткән, җырны тагын да тирәнрәк, тагын да газизрәк яңа хисләр, кичерешләр белән баеткан иде (324 б.); Пермь шәһәренең Культура сарайларының берсендә ...сәхнәгә Сара ханым белән  алтынсу коңгырт чәчле чибәр генә  яшь артистка килеп чыга. Сара ханым фортепьянода уйный башлауга көйнең рух күтәренкелеге белән сугарылган дәртле авазларына Зөһрәнең бәрхеттәй йомшак, мөлаем тавышы кушылып китә. Җидегән чишмәләрдә  җиде улак...
   
Җыр беткәч, залдагы халык нәрсәгәдер хәйран булгандай, бер мизгелгә тынып калды,– ди Зөһрә Сәхәбиева, – Шунда кинәт гөрләтеп кул чабарга тотындылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр. (325 б.). Чыннан да бик һәйбәт җыр шул ул. Мин аны башта ук бик яратып, бөтен күңелем җылысын биреп җырладым. Ул бер үк вакытта халыкчан да,  хәзерге заманча да яңгырый. Анда туган җиребезнең матур табигате дә, халкыбызның күркәм гадәте дә, кыз белән егетнең кайнар мәхәббәте дә, аерылышканда бер-берсенә тугры калулары да – һәммәсе дә ишетелә.Җырның көе сүзләренә шул кадәр килешеп тора, аларны һич аерып булмас иде... (325 б.). Зөһрә ханым.
 
Сөбханалла! Менә шундый була ул чын җырга чып-чын гадел бәя!
   
Янә дә: Без инде баштагы язмаларда җыр турында беренчеләрдән итеп Георгий Ибушевның сурәтле бәяләмәсен искә төшергән идек. Өстисе сүз калган икән: “Җыр – минем, синең ярсып типкән йөрәк тибешең, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән көчле аваз ул”, ди атаклы җырчыбыз; Композитор Илмир Низамов бәяләмәсе: “...Музыка – бөтен дөньяда аңлашыла торган тел. Мин шул телдә, музыка телендә сөйләшә белүемә бик шатланам һәм горурланам. Рөстәм Яхинның романсын тыңлаган кешеләр гомумән татар телен белмәсәләр, төбенә җитмәсәләр дә, бөтен мәгънәсен аңлап бетерә алмасалар да, алар әсәрдә нинди хисләр барлыгын сизә. Без тел белән әйтеп бирә алмаганны музыка әйтеп бирә. ...Миннән күп вакыт татар музыкасы ни соң ул дип сорыйлар. Бер яктан, ул – милли көйләрне, милли уен коралларын куллану. Минемчә, музыкага киңрәк карарга кирәк. Аны татар язган икән, ул үзен татар дип саный икән, ул татар телен белә икән, аның иҗаты – татарның җимеше була; Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева: “Җыр сәнгате – илаһи көч; милләтләрне дә берләштерә; җыр аша телгә дә тартыла, кытайлар минем арттан кабатлап утыралар иде...”; Җырларга сүз дә, көй дә язучы, публицист Рөстәм Зариповның кайбер фикерләре.  “Җыры нинди – халкы шундый” дигән гыйбарә белән килешәбез икән, аның “Гөлҗамал”лары,  “Кара урман”нары, “Зөлхиҗә”ләре,  “Тәфтиләү”ләре булган халкыбыз өчен борчылырга урын юк кебек.
   
Җырга карата шушындый фәлсәфи, фәнни бәяләрне  белү, истә тоту, ихтыяҗ туганда кабатлау нигә кирәк?  Көндәлек рухый азыгыңның сыйфатын белеп тору, аны тәкъдим иткәндә “алданмау” өчен кирәк. Синең рухый ризыгыңны дөрес бәялиләрме?      Менә кайбер уңай мисаллар:  Зөләйха Кыдашева (Күренекле җурналист, җырчы Флера Низамова дип тә беләбез) Рәшит Ваһапов фестивале турында болай яза. “Бу концертлар “чын татарча, халыкча, ә тагын да төгәлрәк әйтсәк, бөек Рәшит Ваһаповча җырлауны яклый, хуплый...”; Татар җырчылары нигездә Рәшит Ваһапов репертуарын кабатладылар:  Яңа карурман, Урман, Райхан, Галиябану, Зөләйха, Яшьлек, АлЗәйнәбем кебек җырлар; Күчмә фестиваль татарларны  бер түбә – җыр түбәсе астына җыя; Сүзләрен кәгазьдән караса да көйнең барлык бормаларына кереп, җанга үтәргә теләп җырлады Вильлу әфәнде (Эстон җырчысы Вильлу Валдама үз милли киемендә... куе тавышы белән “Эскадрон”ны җырлый башлагач халык аһ итте) Бик сизгер җаннарга гына бирелә торган сыйфат ул – үзенә бөтенләй      дә чит-ят,  еракта яшәүче милләтнең җанын-бәгърен, көен үз итү... (Т.я., 19 апр., 2017,).– “Үзгәреш җиле”нә бәя бирүче белгеч: “Аннан үзгәрешне джаз стилендә ясадылар. Татар халкы исә гомер-гомергә джазны кабул итмәде Ул бит – Америка музыкасы, нишләп миңа якын булсын ул?! “Үзгәреш җиле” берни дә үзгәртмәде. Бу фестиваль белән оештыручылар  үзебезнең оркестр, ансамбльләрне, вокал укытучыларын кимсеттеләр генә. Нәрсә, безнең үзебезнең оркестр юкмы? Көчле укытучыларыбыз калмаганмы? Җырчыларны нинди таләпләргә туры китереп чакырулары да аңлашылмый”; Җырларга сүз дә, көй дә язучы, публицист Рөстәм Зариповның кайбер фикерләре:  “Җыры нинди – халкы шундый” дигән гыйбарә белән килешәбез икән, аның “Гөлҗамал”лары,  “Кара урман”нары, “Зөлхиҗә”ләре,  “Тәфтиләү”ләре булган халкыбыз өчен борчылырга урын юк кебек... Фәридә апабыз Кудашеваның йөрәк моңы кушылган сихри тавышы, Әлфия апабыз Афзалова башкарган”Кәккүк”, “Элмәлүк” һәм башка җәүһәрләр татар күңеле түрендә... Зилә Сөнгатуллина җырлаган Гөлҗамал да шул рәттә... Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов – боларның һәркайсы милләтебезнең бәгыре парәләре...; Җыр белгече Алмаз Хәмзин: “ Җыр – татарның йөзе, аның үткәне, бүгенгесе, кайгысы, сагышы, шатлыгы.  Дөрес, бүгенге татар эстрадасы бүгенге милләтебезнең йөзен тулысынча күрсәтә. Төссез, мәгънәсез, көйсез җырлар шулпасы. Шуңа күрә ул тәмсез дә, бәрәкәтсез дә (Т.я., 12 июнь, 2008).
   
Күренә ки, җырга бәя биргәндә хәтта белгечләребезнең бизмәне дә, дәллилләре дә дөньякүләм тәҗрибәле остазларыбыз бәясе белән тәңгәл килеп бетми, аларга таянырлык белемебез, тәҗрибәбез җитешми, күрәсең. Ә инанырга тиешбез: алар фикерләвенчә һәр җырның асылы – ул  халык рухы, милли моң вә ана теле   бербөтенлеге. Шушы хакыйкатькә инанып, без дә, дәресләребезнең төп тәлгәшенә – тел һәм җыр дәресләренә күчәргә вакыт җитте дип санап, тәнәфес игълан итәбез. Исән-сау торыгыз!
                                        Илдар Низамов,
                          филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»