поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.12.2021 Язмыш

"Безне кышын карга чыгарып утырталар иде"

Россиядә ел саен балалар йортлары өлкәннәр тормышына 20 меңгә якын кеше чыгара. Аларның 40 проценты төрмәгә эләгә, шул кадәре үк сукбайга әверелә һәм 10 проценты үз-үзенә кул сала.

Балалар йортында тәрбияләнгән берничә кешенең язмышы турында язарга булдык.
 
"Әтиемне бөтенләй белмим. Әни эшкә сәләтле түгел иде, аңа мине тугач та бирмәгәннәр. Мине шунда ук балалар йортына җибәргәннәр. "Әни" сүзен мин аңламый идем, һәм ул үлгәч тә мин югалтуны сизмәдем.
 
Мин үземнең балачагымны начар хәтерлим. Әмма аерым фрагментлар хәтергә сеңгән.
 
Безне "экзотик" рәвештә тәрбияләделәр. Ниндидер шуклык өчен сабыйларны кыш көне трусиктан гына урамга чыгаралар һәм һәм карга утырталар иде.
Ә җәй көне мондый җәза - кычыткан. Хәтерлим, бервакыт башымны кер юу машинасына да тыктылар.
 
Әгәр бала төнлә "кече йомышын" урын-җир өстенә үтәсә - аны җәзалыйлар. Кич буе эчәргә бирмиләр, коры клеенка өстенә, яисә кычыткан өстенә йокларга салалар. Юеш булып уянсаң, кыйныйлар иде.
 
Әле дә хәтеремдә, коридор буйлап йөгереп йөргәндә стаканны төшереп җибәрдем. Моның өчен мине ни көткәнен белгәнгә, үксеп елап җибәрдем һәм ыштанымны пычраттым. Тәрбияче, ярсып, мине юыну бүлмәсенә алып керде. Барган чакта муен тамырларын кысты, һәм шунда мине юып, мыскыллап, бер үк вакытта кыйнавын дәвам итте.
 
5 яшьтән соң мине башка балалар йортына озаттылар. Анда "дедовщина" чәчәк ата иде.
Тәртип бозучыларны "дед"лар тәрбияли иде. Алар безне тәннәрдә эзләр калмаслык итеп кыйный иде. Кайберләр балалар йортында сабыйлар ирекле дип уйлый. Бу дөрес түгел. Мәктәптән тыш вакытта без бикле капкалар артында яшәдек.
 
Мин ирек турында хыяллана идем. 18 яшьне бик көттем. Ветеринар булам дип хыялландым, чөнки терлекләрне ярата идем.
 
Гаиләнең нәрсә икәнен фильмнардан һәм китаплардан гына укып белә идем. Һәм миңа анда барысы да гади кебек күренә иде.
15 яшьтә мин гаиләгә эләктем. Күзаллауларым өлешчә акланды, әмма барысы да түгел. Мәсәлән, әти-әни белән дус булып булмаганлыгын, алар белән субординация сакларга кирәклеген аңладым. Ә тагын - укырга кирәк.
 
Гаилә ярдәмендә киләчәк турындагы хыялларымны үзгәрттем. Мәсәлән, ветеринар эшенең асылын аңладым, физика белән мавыга башладым. Ә 11нче сыйныфта финанслар белән кызыксындым. Хәзер мин финанс университетының беренче курсында укыйм.
 
Миңа кеше белән аралашу авыр иде. Таныша, сөйләшә белмәгәнлектән бик нык газапландым. Студент булгач, барысы да үзгәрде. Хәзер инде дусларым да күп", - дип язган социаль челтәрләрдә бер егет.
Фото: m.fotostrana.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»