поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2010 Милләт

Без белмәгән Хәсән Туфан — Хизбулла Хәзрәтев

1740 еллар чукындырылуларыннан соң да, исламга турылыкны үзләре саклаган авылларда милли-мәдәни хәрәкәт дине яклау рәвешендә алып барылган.

Хәсән Туфанны халкына әзерләп биргән Кармәтбаш та шундый авылларның берсе. 1905 ел революциясе турындагы «Еллар итәгендә» поэмасында Хәсән ага үзе дә 1905 елда гына: «Безнең өйдә икон юк инде», — дип яза. Дөрес, мондый авылларны, мондый рухи имгәтелгәнлек халәтеннән йолып алу өчен актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек XIX гасырда максатлы бер хәрәкәт төсен ала. Бу эштә безгә билгеле Казанның мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, аерым алганда, Барудилар (Мөхәммәтҗан, Галимҗан, Салихҗан Галиевлар) гаиләсенең олы хезмәтен аерым билгеләп үтү тиешледер. Тау ягының мөкрәһ авылы егете Шәһәр Шәрәф XX гасырның беренче елларында ук инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, шул атаклы мәдрәсәдә гарәп теле укытучысы булып эшли башлый. Аның ир туганнары Борһан, Гыйльметдин, Галимҗан Шәрәфләр дә 1905 ел революциясенә кадәр үк шул мәдрәсәне тәмамлап, халкыбызның күренекле мәдәният хезмәткәрләре булып җитешәләр. Шәһәр Шәрәф — Салихҗан хәзрәт Баруди кияве. Борһан һәм Галимҗан Шәрәф — Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин кияүләре. Күренекле хәзрәтләребез гасыр башында инде «мөкрәһ» дип борын җыермаганнар, бу хур ителгән катлау егетләрен халыкның олы хезмәтләрен үтәү эшенә, халык яшәешенең иң алгы сафына тартканнар. Исемлектә христиан саналган кешеләрне ислам ягына тарту, ислам диненә күчерү өчен, ул чор законнары буенча үлем җәзасына кадәр иң кырыс хөкем каралган. Хәтта аралашып йөрү тыелган. Менә шундый шартларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең «филиалы» кебек булган Салихҗан хәзрәт мәдрәсәсендә аерым шәкерт, — Ставрополь өязе Әбдери авылы мишәр егете Хәсәнҗан Мөхәммәтҗан улы Әхмәровны (1874-1956) махсус әзерләп, 1897 елда ук инде Кармәт авылында җәдит мәктәбе оештырыр өчен дип, ниндидер юл белән рәсми рәвештә диярлек (ачыктан-ачык, хакимият хәбәрдарлыгы, димәк, ризалыгы белән) мөселман укымышлысын дәүләт китапларында христиан, керәшен саналган авылга җәдит укытучы итеп урнаштыралар. Әхмәт бай Хөсәенов мәктәпнең бар харәҗәтләрен үз өстенә ала. Уку елы азагында мәктәптә үткәрелә торган имтиханга Казаннан һәм Чистайдан иң күренекле укымышлылар 10-15 кеше булып бара (бу делегация составына Ф.Әмирхан һ.б. кебек) күренекле яшьләр — олы яшьтәге шәкертләр дә җәлеп ителәләр. Шул рәвешчә, «имтиханнар», авылның барлык өлкәннәре дә катнашкан, шаулы, тантаналы, зур, илкүләм белем бәйрәменә әйләндерелә. Бу мәктәп оештырылу, мәчет салу, мәктәпнең 20 елларга кадәрге эшчәнлеге турында беренче мөгаллим Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәровның бай эчтәлекле «Истәлекләр» дәфтәре сакланып калган. Бу «Истәлекләр» 2004 елда «Иман» нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты. Менә шулай, Х.Туфанның туган көннәреннән диярлек алдынгы җәмәгатьчелек катнашы һәм ярдәме белән бөек шагыйрьне әзерләү, тәрбияләү эше башланып китә һәм гомере буена диярлек интенсив рәвештә алып барыла. Бу эш нәтиҗәсез калмый. Шагыйрь Туфан туа.

 

Хәсән Туфан менә шундый фаҗигале-рәнҗетүле Кармәтбаш дигән авылда, өмет, белемгә омтылыш, зур җиңү-казаныш эйфориясе кайнап торган шартларда дөньяга килә һәм үсә. Кармәтбаш — күпмилләтле авыл. Биредә өч халык — татарлар, чуашлар, руслар бер авыл булып яшиләр. Ул чорда гадәти булмаган бу хәл дә, бу авыл татарларының 1740 еллар чукындырылуларында чукындырылганы ихтимал, бирегә күчерелүләренең дә гуаһы була ала.

 

Аның бабасы Фәхретдин кызу холыклы, тузынып ачуланучан кеше булган. Аңа «Дуфан» (давыл) дигән кушамат биргәннәр. Шагыйрь бабасының шул кушаматын, Туфан рәвешендә, үзенең шагыйрьлек исеме — псевдонимы итә. Дуфан карт хатыны Хөсниҗанны (Хөсниҗиһанны?) авыл халкы «абыз җиңги» дип кенә атап йөртүләренә караганда, Фәхретдин бабайны да — әлиф таныган, ислам сабакларын белгән, авылда ихтимал яшерен ислам рухание, дини сабак бирүче булгандыр дип фаразлый алабыз. Бу халык арасында төрле хорафи ышанулар, ырымнар гадәтидән өстенрәк булганга охшый. Хөсниҗан әби дә Моздокта (Төньяк Кавказ) яшәүче энесе Габдулладан (авылда мөселманча исеме Мөхәммәдъяр булган) акча килер алдыннан төшендә шомырт күрә икән. Бабасы Фәхретдиннәр тормышны алып барган елларда, һәрхәлдә, 1860 елларга кадәр авылда, авыл халкы арасында гына да тотрыклы рухани (мулла) хезмәтен башкару, яшерен булса да, балаларны бергә туплап ислам гамәлләрен җәмәгатьчелек тәртибендә өйрәтү кебек нәрсә, кырыс эзәрлекләнүләр шартларында, күрәсең, булмаган. Ул нәрсәне шагыйрьнең әтисе Фәхруллалар буыны ярым рәсми рәвештә диярлек мәйданга китерәләр. Ул эштә хәлиткеч роль Фәхрулла абзый (1849-1924) кулында була. Үсмер елларында диярлек ул Кавказдагы агасы, әнисенең абыйсы Габдуллалар янына барып чыга. Авылда чагында ук яшьтән ул, күрәсең, әтисеннән төрле һөнәрләргә өйрәнә. Кавказда бераз эшләгәч тә, абыйлары (Кизляр ягындамы) күрәсең, бер кумык мәдрәсәсенә укырга урнаштыралар. Мәдрәсәдә ул намус мәсьәләсендә үтә таләпчән Кавказ халыкларын сокландырырлык күңел сафлыгы һәм диндарлык күрсәтә. Аңа Таһир (пакь) дигән исем бирәләр. (Бабаларының шул исеме буенча аның кайбер балаларының нәсәбе бүген дә «Таһиров» фамилиясен йөртәләр.) Әле күмерләре көйрәгән Тау халыкларының имам Шамил хәрәкәте кайтавазлары тәэсире дә бардыр, нинди фаҗигале язмышлы катлау вәкиле икәнен күреп, остазлары юллавы белән булуы да мөмкин, мәдрәсәдә укуын кайсыдыр сыйныфта тәмамлап, Таһир авылына кайтып, авылдашлары балаларына мәктәп сабаклары укыткан була. Х.Туфан биографиясендә күрсәтелә торган поп, стражниклар килүен күзәтергә махсус сакчылар куеп (бу хәтәр күренү белән хәбәр итеп укучыларны тарату өчен) кичләрен тәрәзәләрне якты күренмәслек пәрдәләп, шулай ук сакчылар куеп балалар укытулар Кармәттә менә шулай мәйданга килә. Патша законнары буенча бу эш баш Себергә китәрлек җинаять саналган. Фәхрулла агайның үзенең иманасы — җир милке булмаган булуы да мөмкин. 30 нчы елларда Х.Туфан үзенең социаль чыгышын «вак һөнәрче улы» дип күрсәтә һәм моны мич чыгаручы, тәрәзә рамнары ясаучы, тәрәзә пыялалары куеп йөрүче дип конкретлаштыра, үзенең дә, малай чакта әтисе белән ярдәмче, кул арасына керүче булып йөрүләрен искә ала. 1913 елда Столыпин реформасы буенча җир алып, барлык ир балаларның, күченүчеләр (переселенец) булып Себергә китәргә карарлары да шуның белән аңлатыладыр. Кече улы инде рәсми рәвештә ачылган авыл мәдрәсәсендә укыса да, әтисенең тормыш сабаклары белән генә түгел, Кавказ мәдрәсәсендә алган сабаклары белән уртаклашуларын да Х.Туфанның әхлакый-интеллектуаль формалашуында әһәмияте аз булмаса кирәк.

 

Кыскасы, чукындырылган халыкларны мәктәп, китап, китаби белем традицияләрен югалттыруда царизм атап әйтерлек уңышларга ирешә. Әмма, ул чакларда әле, бу халыкны тулысынча маңкортлаштыру максатына ирешә алмыйлар. Патриархаль йомыкыйлыкта яшәгән авыл билгеле югарылыкны (дәрәҗәне) саклаган үзтәэмин (самодостаточность) шартларында яшәгән, җуелган кыйммәтләргә ниндидер алмаш әзерли алган. Болгар, Алтын Урда, Казан традицияләрен кичкән халыкта мөмкинлекләр аз булмый. Ислам традицияләренә тугрылык саклаган катлауларда фольклорлаштырылган бай дини риваятьләр сакланган, ата-анадан балаларга, яңадан-яңа буыннарга тапшырылган. Халык авыз иҗаты — әкиятләр, җырлар, региональ риваятьләр әһәмияте гадәтидән зуррак активлык күрсәткән.

 

Менә шул Кармәт авылында киләчәктә зур шагыйрь — күренекле татар шагыйре булачак бер малай дөньяга килә. Хәзерге биографияләрендә бу вакыйга 1900 елның 9 декабрендә булган диләр. Моның шулай икәнен раслый торган бернинди документ фәнгә билгеле түгел. Инде андый раслауның нәрсә белән дәлилләнүен сораучы да юк. Җиңел генә, бер язмадан икенчесенә күчерелә. Бу датаның кайчаннан күренә башлавы, нәрсәгә нигезләнүе турында уйланучы юк. 30 нчы елларның бер әдәбияттан уку китабында (хрестоматиядә) шагыйрь исеме астында биографиясе генә, җәя эчендә 1897 елда туган дип күрсәтелә. Шагыйрьнең бер, үзе язган автобиографиясендә дә туган елы 1897 дип күрсәтелгән. Үзенең исем-фамилиясен дә ул анда «Хизби Гөлзизин» дип язган. Әйе, туганда аңа «Хисбулла» дигән исем кушалар. Көндәлек яшәештә, авылда, бигрәк тә бала-чага исеменә «улла» (Алла) сүзен кушу булмаган. Сабый үсмер елларында авылда ул Хизби исеме белән генә билгеле була. Хәсән аганың исем-фамилиясе нинди генә үзгәрешләр кичермәгән?! 1905 елның 17 октябрь манифесты гражданлык хокукларын кайтаргач, абыйлары һәм ул, тантаналы рәвештә «Хәзрәтев» дигән фамилиягә күчәләр. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә, ул — Хәзрәтев Хизбулла. Колчак армиясенә мобилизациягә эләккәндә дә ул шул исемдә. Ә менә Верхнеудин (Улан-Удэ) һәм Чита татар мәктәбендә укытканда, ул инде Кусенов Хәсән. Лысьвага да Кусенов булып кайта, Казанга Кусенов Хәсән буларак килеп керә. 1924 елның сентябрендә «Кызыл Татарстан» газетасына беренче басылган шигыре «Эшче хәбәрчеләр»не тәкъдим иткәндә, бабасының кушаматы «Дуфан»ны псевдоним итеп куйган була. Язманы редакцияләгәндә, Кәрим Әмири «Д»ны сызып, өстенә «Т» дип төзәтмә ясый. Шулай Туфан фамилиясе дөньяга килә.

 

Чукындырылганнан соң, христианлыктан баш тартып, яшерен рәвештә үзара ислам дине белән торучылар мөселман дин башлыклары тарафыннан — мөкрәһләр, самодержавие тарафыннан отпавшийлар дип йөртелгәннәр. Һәм бу халыклар социаль рәвештә православныйлар итеп саналганнар. Отпавшийлар үзләренең туу, өйләнү, үлү кебек эшләрен поплар белән башкарырга тиеш булсалар да, үзара мөселманча башкарганнар. Попсыз үтәлгән никяхтан туган балаларны самодержавие — законнан тыш (зинадан) туган балага санап, ана (исеменнән ясалган) фамилиясе белән йөрткән. Шуңа күрә Туфанның анасы Гөлзададан туган балалар Гөлзизиннар булып үскәннәр. Туфанның атасы 5 нче елдан соң, отпавшийлар указлы мулла кулына күчеп, официаль рвәештә мөселман булып тору мөмкинлеге туганга кадәр, үзара үтәлә торган дини гадәтләрне башкаручыларның (имамнарының) берсе булып катнашып килгән.

 

Х.Туфанның рухи дөньясы яралган еллары, сабыйлыгы Кармәт халкын тетрәндергән, — мәктәп ачу, мәктәп салу, мәчет салу — белем, иман өчен, зур бердәм хәрәкәткә килү — «белем лихорадкасы» тетрәндергән еллар була. Алар аның гомере буена якты истәлек кенә түгел, юнәлешен, кыйбласын табуга булышкан Котып йолдызы булып калалар. Шагыйрьнең туган елы 1897 ел булса, димәк, ул — авылда беренче мәктәп ачылу белән бер елда дөньяга килгән, мәктәп — Туфан тууы бербөтен процессның ике төрле күренеше кебек булып күз алдына килә. 1900 елда туган булса да, бу — үзен сизә башлаган елларда, авылны тагын да гомумилектәрәк тетрәндергән мәчет салу шау-шулы көннәре катнашчысы дигән сүз. Аның сабыйлык күңелендә бу шаулы вакыйга уелып калмыймы соң?! Шул эшләрнең башында торган беренче мөгаллим Хәсәнҗан Әхмәров үзенең «Истәлекләр»ендә ул хәлләрне болай сурәтли. 1897 елда килеп үзен яшәргә урнаштырган өйдә балалар укыта. Яз җитә. «Пароходлар йөри башлагач, Әхмәт бай Салихҗан хәзрәткә килә. Барып, мөгаллимнең ничек укытканын тикшереп кайт дип, 300 аршин ситсы, йөздән артык кәләпүш бирә. Хәзрәт үз мәдрәсәсенең хәлфәләре һәм башка җир вәкилләреннән (араларында шәкерт Ф.Әмирхан да була) Кармәткә киләләр. Балаларны сынау башлана. Авыл картлары, күрше авыллар муллалары да бар. Халык күп. Сынауда тапкыр җавап биргән балаларга — күлмәк-ыштанлык ситсы, бер кәләпүш. «4»ле куелса — кәләпүш юк (күлмәк-ыштанлык). «3»легә — күлмәклек кенә, «2»ле алучыга кәләпүш, «1»ле алучыга гына һич нәрсә юк. Сынаулар тәмам. Килүчеләр арасында Фәйзерахман исемле Коръән хафиз Мисыр мәкаме белән Коръән укый. Җыелган мөселманнар бик тәэсирләнде. Барысы еглашып дога кылалар. Догадан соң, хәзрәт (Салихҗан Баруди) сүз ала. Укуның кирәклеге турында сөйли дә... мәктәп салу өчен акча табу юлларын күрсәтә: мәҗлес уртасына яулыгын җәеп куя, кесәсендә булган акчаларын һәм бирелгән сәдакаларны яулыкка сала. Һәркем, кодрәте кадәр, салсын, ди. Кунаклар, муллалар, хәлфәләр һ.б.лар бер-бер артлы килеп, яулыкка акча салалар. Бер хәзрәт: «Миннән бер арба арыш!», икенче хәзрәт: «Миннән ике арба арыш»! — дип шундый вәгъдәләр дә байтак булды» (94-95 б.) Беренче уку елын уңышлы тәмамлагач, мөгаллим Каргалыга барып Гани байның укытучылар курсында җәдитчә укытырга өйрәнеп кайта. Кайткан җиренә, мәктәп төзү эшләре тәмамланган була. Күрше авылда мәчеткә дип әзерләгән бураны сатып алганнар, икенче әзерлек эшенә керешү турында сүз йөртәләр: кыз балаларны укыту өчен мәктәп бинасы торгызырга. Ишмөхәммәд бай күршесендәге бер фәкыйрьнең йортын сатып ала. Шуңа бик матур итеп 9 аршинлы өй сала: шәкерт мөгаллим хатыны белән шунда торачак» (96 б.) Шул рәвешчә, мәктәп, китап дигән нәрсәне белмәгән мөкрәһләр Кармәте кызлар һәм ир балалар мәктәбе булган, киң җәмәгатьчелек игътибар үзәгендә торган җәдит мәктәпле татар авылына әйләнә. Авылда укыту, мәктәп-мәгариф эшләрен «шәкерт мөгаллим» Хәсәнҗан Әхмәров проект буенча эшләгәндәй эзлекле һәм төгәл башкара. Салихҗан Баруди киң җәмәгатьчелек вәкилләрен дә шуңа тартып, тотрыклы рәвештә, бу эшнең халык, милләт игътибар үзәгендә икәнен, аның яшәеш мәгънәсе белән бәйләнгәнлеген, ил халкының бәхет юлы икәнен тоташ искәртеп тора. Хизби Гөлзизиннең аңы, дөньяны тануы формалашуы яшәешнең шундый үткен акыл белән оештырылган мәгънәле эшчәнлек икәнен сиземләү атмосферасында үтә. Акыл, белемгә, кеше сәләтенә абсолют ышаныч аның какшамас карашы булып формалаша. Бу, гадәттә, кеше тормышында бик сирәк очрый торган ситуация аның авылдан чыгып киткән көненә кадәр дәвам итә. Мәктәп эше аз гына сүрелергә өлгерми, 1905 ел революциясе мөкрәһләрнең исламга кайтуларын рәсмиләштерү кайнарланулары, дәртләре дөрләп кабына. Авылда беренче мөселман гыйбадәт йорты мәчет салу дәртләре һәм тантаналары. Бу эштә Хәсәнҗан Әхмәров активлыгы югары ноктасына күтәрелә. Мәчет салдыру — үзе бер эпопея. Бер тиен акча юк, авылның мөмкинлеге юк хәлдә, Х.Әхмәров мәчет салдыру эшенә керешә. Җитешмәгән нәрсәләрне Мөхәммәтҗан бай дус-ишләреннән җыеп, үз складыннан мул итеп бирә. Мәчет бар дияргә була. Кызу әзерлек, төзү эшләре башлана. Авылның бар халкы хезмәте белән бу эшләргә үз өлешләрен кушалар. Кармәт кайный, Кармәт гөрләп тора. Менә шундый гомумхалык мәнфәгатьләре белән бәйләнгән, ун елларга сузылган тоташ тантаналы уңышлар, казанышлар, зур җиңүләр бу җәмәгатьнең бер сабыеның күңелендә зур шагыйрь булып үсәрлек орлыклана.

 

Әмма ничә йөз ел өметсезләнү чикләренә җитеп идеал иткән мәчетле булу да, Русия чынбарлыгында әле җиңүнең югары ноктасы түгел икән. Ул нокта ниндидер бер гади шартлылыкка бикләп куелган икән. Әле Әстерханнан акча җыеп кайткан көннәрендә үк ил картлары «шәкерт мөгаллим»гә, Уфага барып Дини идарә — Духовное собраниедә имам-мөдәррислеккә имтихан тапшырырга киңәш итәләр. «Шәкерт мөгаллим» генә булса да, Х.Әхмәров Уфада да инде билгеле шәхес. Кайда барса да, кем белән очрашса да, инде аның җәмәгатьчелекне таң калдырырлык зур эшләре, башка тиңе билгесез, Кармәттәге уңышлары «визит карточкасы» бар. Инде яңа тәшвиш: мәчет ачылган көнгә илнең үз указлы мулласы булырга тиеш. Бар тырышлыкларын, бар сәләтләрен эшкә җигеп, ул бу бурычны да аеруча четерекле кыенлыклар аша булса да срогына үтәп чыга. «Мәчет ачылырга тиеш җомга сәгатенә кайтып җиттек. Җомга сәгате җитеп, мәчеткә җыелдык... Мәсҗед халык белән шыгрым тулы... Беренче хөтбәдә башыбыздан үткән хәлләрне сөйләдем. Хакимият органнарыннан рәсми рөхсәт кәгазе, паспорты кебек, авыл халкының мөселманлыгын рәсми раслау. Авылның интектергән, стражниклар, полиция аяк астында тоткан «отпавшийлар» — мөкрәһләр дигән исеменнән котылуын соңгы рәсми раслау документы. Муллага авылдагы шул мәчеткә теркәлгән кешеләрнең исемнәрен теркәп, үлем, туу, никахларны теркәп бару китабы бирелә. Шул китапка инде мөкрәһлектән котылган авыл халкы үз исем-фамилиясе белән языла. Дуфаннар гаиләсе, «мөкрәһ»легеңне кычкырып торган «Гөлзизиннәр» иң затлы мөселманнар кебек үк, изге нияттәге, изге токым икәнеңне кычкырып торучы Хәзрәтев фамилиясе белән язылалар. Мәктәптә уку елларында инде Хизби Хәзрәтев фамилиясендә йөртелә.

 

Хәзрәтевлар... Бу аталманың безнең әтиебез, бабабыз хәзрәт булган дигән мәгънәсен дә истән чыгарырга ярамый. Революциядән соң Лысьва шәһәрендә имам булып торган Мөхетдин (1877-1964) исемле улларына. Белеме җитәрлек булуга карамастан. Ул да бит бу чорда 30 яшенә кергән кеше. Муллалыкка, гадәттә, читтән торып уку булмаган. Димәк, мәдрәсә тәмамлаган. Касыймнары да мәдрәсәдә укый. Аның да инде бу авылга имам буласы юк. Ата-баба нигезенә варис булып кала торган картлык көннәренең йөрәк җимеше Хизби... Ул да инде бу авылга имам буласы түгел... Бу мәсьәләнең бер ягы. Аның тагын да һәр көн үзен искәртә торган икенче тарафы да бар. Муллалык вазыйфасын үтәү гаилә бюджетында сизелерлек урын тотканга охшый. Ул кулдан киткәч, гаилә бөлгенлек чигендә яшәүчеләр сафына тәгәри. Без өзекләр китерә торган «Бәлки шагыйрь булмас та идем», — дигән язмасында Х.Туфан «Авылда чагымда мин абыйларны рәтләп күргәнем дә булмады: алар Уралдагы заводлардан, шахталардан кайткалап кына китә иделәр», ди. Ул елларда мондый хәл нужада калган чакларда гына булган. 20 нче еллар Х.Туфан шигырьләрендә бу бөлгенлек күренешләре истәлектәге кебек төгәл чагылыш тапкан.

 

Туфрагыннан купкан Хизби Хәзрәтев 1914 елның көзендә Уралдан Уфага, әнә шул «Галия» мәдрәсәсенә юл тота. Имтиханнарда, арифметикадан кала, һәммә фәннәрдән әгъла («иң югары», «5»ле) бәһасе алып, мәдрәсәнең «хәзерлек сыйныфы» дип йөртелә торган беренче сыйныфына кабул ителә.

 

«Галия»гә кергән елында да шул сыйфаты инде булганын күрсәтә торган кызыклы бер документ сакланган. Ул — мәдрәсә мөдире Зыя Кәмалинең шәкертнең абыйсына кыска бер хаты.

 

«Газиз мөхтәрәм Мөхетдин хәзрәтләремез җәнабләренә! Карендәшеңез Хисбулла әфәнде, хәзер дә сәламәт инде. Мәдрәсәи «Галия»гә кайтты. Дәресләрен башлады. Шифаханәгә күндермеш идек. Рожа хәстәлеге улмышде. Әлхамделиллаһ, сәламәт. Москат (ышанычлы) баладыр. Мәдрәсәне тәмам итәрәк, мөкәммәл бер мөдәррис улуына өмид итәм. Әхлакы гүзәл. Мәдрәсәмез эчендә өметле шәкертләремез җөмләсеннәндер. Русча укытабыз. Һәфтәсенә дүрт сәгать. Инша Аллаһ, сөйләшергә дә үгрәнерләр.

 

Кямил ихтирам илә Зыяэтдин әл-Кәмали.

1915 ел. 25 нче март. Уфа».

 

Зур мәдрәсә мөдиреннән, укучының беренче ярты елында ук шундый югары бәяне, ихтирамны шәкерт, әлбәттә, күбәләктәй, түгәрәктән түгәрәккә очып, сәхнәдә җилфердәп йөреп кенә казана алмый. Ул гадәттән тыш күп һәм нәтиҗәле шөгыльләнә белә. «Кичләрен күбрәк Габделбәр Салиев дигән сабакташым белән «Галия»нең шактый бай китапханәсендә әдәби әсәрләр укып уздыра идек». — Бал корты бал җыйган кебек, башын күтәрми белем җыя. Менә нәрсә остаз игътибарын аңа караткан, өметен уяткан.

 

Күрәбез ки, Хәсән Туфан халкыбызның рухи-дини мирасына таянып олуг шагыйрь булып җитешә.


Мәсгуд ГАЙНЕТДИН
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»