поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2021 Интернет

Чиле-пешле “шырдым-пырдым”нарны тыңлап бер сәгать инстаграмда утырганбыз икән, 120 сумыбызны җилгә очырганбыз дигән сүз

Язмам аерылгысыз тормыш юлдашыбызда әверелгән, аралашуда күп уңайлыклар туды­рган мессенджерларның тискәре, әгәр шулай әйтергә яраса, зыянлы яклары турында. Әле кайчан гына телевизорны гаиләнең бер әгъзасына саный идек. Хәзер ул үги балага әйләнде, чөнки уллыкка телефон алдык...

Бервакыт безнең өйдә көтелмәгән зур “фаҗига” булды: хатыным кесә телефонын суга төшереп җибәргән. Үзе кара кайгыда, еламый гына. Ни әйтсәң дә, телефонны төзәткәнче бер атна вакыт (сервис мастеры шулай диде) үтәчәк. Ә сез менә җиде көн инстаграмсыз, ватсапсыз торып карагыз әле! Телефоның ремонт­ланганчы виртуальләшкән иллюзияләр дөньясында әллә ниләр булып бетә­чәк, ә син шуларны күрми, ишетми, укымый калачаксың. Статусыңны социаль челтәрләрдәге рейтингың, лайклар саны билгеләгән заманда бу, әлбәттә, зур күңелсезлек чигендәге гадәттән тыш хәл.
 
Әгәр телефонсыз калсалар, интернет челтәрендә үрмәкүч үргән пәрәвезгә ябышкан чебен хәлендәге яшьләргә аеруча читен. Аңа бер килеп эләк­сәң, җиңел генә ычкынам димә. Яшьләр мәгълүмат чаралары алгарышының бер этаптан икенчесенә күчеш чорын узмаган катламын тәшкил итә. Әйтик, өлкәнрәк бу­ын андый этапны кичерде: без культура-агарту өлкәсендә газета-журналлардан кала башка төрле мәгъ­лүмат чыганагы булмаган вакытта дөньяга килгәнбез. Дөрес, стенага эленгән чыбыклы радио сөйләп тора иде. Кечке­нә чакта радиодан Ил­һам абый Шакиров “Гөл­мәрь­ям”не җырлый башлагач, “Тыңлап тор, хәзер “акча бетте, акча җибәр, Гөлмәрьям, акча булса, бездә дә гел бәйрәм” дип әйтә”, — дия-дия, әнине чакырып китергәнем истә. Җырга халык өстәгән әлеге куплетны урамнан ишетеп кергән булганмындыр инде. Ләкин мине үпкәләтте Илһам абый, ахырынача тыңласак та, “акча җибәр” дип җырламады. Әлеге куплетка, гәрчә шаян әйтелсә дә, халыкның җан авазы салынган иде югыйсә. Акча-макча дигәне авыл кешесендә юк, бала-чага кинога керер өчен печәнлектәге бер йомырканы кибеткә алып барып биш тиенгә әйләндергән еллар бу. Кесә ягың такыр икән, билгеле инде, ниндидер бәйрәм-мазар ясау турында сүз була алмый. Хәер бәхет акчадамыни! Кемнәр ничек уйлыйдыр, шулай да кечкенә чагыбызның балалар матбугатына зур игътибар бирелгән, олылар кесә телефоны турында хыяллана да алмаган заманда үтүе бе­лән үземне бәхетле саныйм. Бик тә яхшы иллюстрацияле, дөньяны фотосурәтләр аша танып белергә өйрәткән “Веселые картинки” һәм “Мур­зилка” журналлары гел күз алдында. Әни почтада хат ташучы булып эшләгәнлектән, ми­ңа аларның эчтәлеге балачактан таныш. Вакытлы матбугат белән дың­гычлап тулган сумкасында “Веселые картинки” һәм “Мурзилка” журналлары да булмыйча калмый. Әлбәттә инде, әни аларны миңа карап чыгарга рәхсәт итә, ул журналларны әбунәчесенә икенче көнне генә тапшыра иде. “Веселые картинки”ның төп персонажы Карандаш маҗараларын, Буратино, Чиполлино комиксларын ничек онытасың.
 
Кызганыч, СССР заманында күп миллионлы тираж белән чыккан 10 тиенлек “Веселые картинки”, “Мурзилка”лар авыл почтальоннары сумкаларында хәзер юк инде. Бик кыйммәтләнгәннәр шул. Әмма хикмәт башкада, хәзерге алгарыш чорында кесә телефоннарында да тү­ләүсез “Күңелле картинкалар” булганда, аларга нигә язылып торырга ди?! Оныклар алдына ке­сә телефоны һәм бе­рәр журнал-мазар куеп тәҗрибә дә ясап караган бар. Сабый, әлбәттә, кырыендагы төймәсенә бассаң яктыра торган сенсорлы экранга үрелә. Ул телефон белән сәгатьләр буе уйнап утырырга риза. Беренчедән, телефонда хә­рәкәтлә­нүче сурәт бар, икенчедән, ул ватсапта яисә инстаграмда утыручы әти-әнисеннән күреп шулай эшли. Әгәр әни кеше кулына берәр журнал алса, бала да, һичшиксез, шул журналга үрелер иде дә бит... Юк шул, телефондагы тормыш барыбыз өчен дә күпкә кызыклырак. Без аңа, үзебез дә сизмәс­тән, чылбырга куелган коллар шикелле бәйле кешеләргә әйләндек. Берәр көн инстаграмсыз торсак, күңелне ниндидер бушлык, нәрсәнедер күрми-ишетми, белми калу халәте биләп ала. Ватсаптан дуслар, туганнар, төркемдәшләр тыныч йокы теләмәсә йоклап китә алмыйбыз, ә уянгач, хәерле иртә те­ләп берәр җыр яисә картинка җибәрмәсәләр яисә урында яткан килеш кенә моны үзебез эшләмәсәк, көнебез матур үтмәс кебек. Логотибы фотоаппаратны хәтерләткән инстаграм битләрен ачып карамасак та күңелгә нидер җитмәячәк. Югыйсә без анда ни өчен теркәлгән соң. Рас шулай икән, үзеңнең бу дөньяда бар икәнеңне башкаларга күрсәтү өчен инстаграмга берәр фото (диңгез буенда, чит илдә ял иткәндә төшкән фото булса бигрәк тә шәп), һич югы, пешергән ризыгыңны кую һәм фотоңны ошатып, йөрәк рәвешендәге иконкага ничә тапкыр басканнарын тикше­рү үзенә күрә котылгысыз бер культ буларак гадәткә керде. Инстаграмда теркәлүнең тагын бер сәбәбе — башкалардан калышмаска тырышу. Ми күзә­нәкләрен актив эшләтеп үзеңнең файдасыз омтылышларыңа каршы килеп карар идең, табигать законнары фәнни телдә “көтү инстинкты” дип аталган психологик механизмны акыл контроленә буйсынмый торган итеп формалаштырган.
 
Гомумән, мессенджерлар өлкәннәрдән дә кадерле вакытларын әрәм­гә үткәрүче сакаллы сабыйлар ясады. Икътисадчылар вакытны акчага әйләндергәндә бер сәгатьнең якынча 120 сумга тигез икәнлеген исәпләп чыгарганнар. Димәк, блогерларның автомобильдә барганда тегене-моны сөйләгәнен яисә гаилә тормышы турында ләчтит сатучыларны һәм башка чиле-пешле “шырдым-пырдым”нарны тыңлап бер сәгать инстаграмда утырганбыз икән, 120 сумыбызны җилгә очырганбыз дигән сүз. Пенсия яшендәгеләр моңа каршы “безнең вакыт болай да күп” дигән шикеллерәк җавап әзерләгән арада, блогерлар йоклап ятмый: үзләренең фолловерлары санын арттырып, табыш алырга омтыла. Дөрес, моның өчен бик популяр булуың кирәк. Ялгышмасам, инстаграмда иң ар­зан 100 лайк 15 сум тирәсе тора дип беләм. Вакытны югалту гына бер хәл, ватсапларда таралган “файдалы” киңәшләргә, фейкларга ышанып, аларны үзебездә кулланып карау омтылышы ясыйбыз икән, сәламәтлегеңне югалту ихтималы да Каф тавы артында түгел. Шул максаттан Британия галимнәре 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында сораштыру да үткәргәннәр һәм яшьләрнең рухи сә­ламәтлегенә барыннан күбрәк зыянны инстаграм һәм ватсап кушымталары китерүен ачыклаганнар. Тагын да начаррагы булырга мөмкин. Хәтерләсәгез, “Татфондбанк” таралганнан соң халык башка банклардан да ашыгыч рәвештә акчаларын ала башлаган иде. Моңа истерикага бирелүчеләр мессенджерлар аша тараткан хәбәрләр сәбәпче булды. Нәтиҗәдә республиканың банк системасы аздан гына җимерелмичә калды.
 
Ватсап, телеграм ку­шымталарының тагын бер хәтәр ягын искәртми мөм­кин түгел. Үзебезгә яки группаларга килгән хәбәрләргә хис-тойгыларыбызны, эмоцияләребезне смайликлар-эмодзилар аша белдереп, стикерлар куеп, язарга да иренә башладык түгелме соң? Кара инде ә, замана баласына тел өйрәнеп торуның да кирәге калмый икән бит болай булгач! Эшләр шуңа таба барганга охшаган, чөнки мессенджерларның яңалары уйлап табылып кына торачак. Әле октябрь аенда гына Facebook компаниясе метагаләм барлыкка китерү белән шөгыльләнү өчен Евросоюзда алдагы биш елда 10 меңнән артык хезмәткәргә эш урыны булдырачагы турында хәбәр итте. Метагаләм дигәнең кешеләр бер-берсе бе­лән махсус күзлекләр ярдәмендә виртуаль чынбарлыкта аралаша алачак виртуаль тирәлек була инде ягъни мәсәлән. Facebookка нигез салучы Марк Цукерберг аңлат­канча, метаверсны (тулыландырылган чынбарлык платформасы) башка кушымталардан аерып торучы сый­фат — кешедә каядыр барып та тормыйча (әйтик, концертка) үзен шунда утыра дип хис итү тойгысы тудыру. Әгәр тормышка ашып, бу цикл да үтелгән этап булып калган очракта цифрлы технология тәррәкыятен алга таба гөманлау фантастлар өчен каты чикләвек булачак. Кайчак күз алдыма үз койрыгын үзе тешләгән борынгы мистик уроборос символы — елан ки­лә. Кеше гакылы цифрлы технология тудырды, шул технологияләр акрынлап кешенең гакылын томалый. Америка психологы Аб­рахам Маслоу фикеренчә, шәхеснең деградацияләнүе процессы инде күптәннән бара. Хис-кичерешләрне смайликлар белән белдерү нәтиҗәсендә лексиконыбызның ярлылануы да, мөгаен, шуның бер билгесе булып торадыр.
 
 

Фәнил МӘҮЛЕТОВ, Саба районы
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.12.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»