|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2021 Могҗиза
![]() 480 граммлы сабый туганБашкортстан табиблары бик түбән масса белән туган сабыйны коткарган. Кыз вакытыннан алда туган һәм нибары 480 грамм авырлыкта булган. Сабый Республика перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Кызчык иң аз авырлык белән туучы сабый булып исәпләнә.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында ел башыннан Башкортстанда барлыгы 2 172 өлгермәгән бала туган, дип ачыклык керттеләр. 163 сабый экстремаль түбән тән массасы белән туган. Аларның авырлыгы 1000 граммга кадәр булган.
249 бала 1000дән 1 500 граммга кадәр авырлыкта туган. Бу да гомергә куркыныч тудыручы үзенчәлек буларак бәяләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республиканың Территориаль мотлак медицина страховкасы фонды мәгълүматлары буенча, аз авырлыктагы бер баланы тәрбияләүгә якынча 850 мең сумга кадәр акча китә.
Фото: naked-science.ru
--- |
Иң күп укылган
|