|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2021 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинованың улы “Яндекс.Доставка”га эшкә кергәнКичә Илсөя Бәдретдиновага атказанган исемен бирделәр. Тагын бер яңалык: җырчының улы үзе акча эшли башлаган. Быел мәктәпне тәмамлап укырга кергән Нариман турында Илсөя болай ди: — Нариман машина йөртү таныклыгына укыды. Институтта продюсер белгечлеген үзләштерә. “Жим лежа” буенча чемпион булды. Иң кызык яңалыгыбыз — улым “Яндекс.Доставка”га эшкә керде, акча эшли. Заказ буенча ашарга илтә. Бик горурланам. Мин акча бирмәгәнгә түгел, үзе шулай эшләргә теләде.
--- |
Иң күп укылган
|