|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2021 Шоу-бизнес
Юбиляр Җәвит Шакиров роман яза башлаганТатарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Җәвит Шакиров белән әңгәмәбез аның шул көнне иртән иҗат иткән шигырен укудан башланды. Көн саен шигырь яза икән ул. Төртмә теллелеге, турысын әйтүе, шул ук вакытта кирәк чакта мәзәкчән, урыны белән җитди булуы иҗат җимешләрендә дә чагыла. Күрәсең, ихлас, гадел булганы өчен халык аны үз итәдер дә. Кайда булса да, таныйлар. Без сөйләшкән арада да: “Мин — сезнең поклонник”, — дип, аның белән фотога төшүчеләр булды. Җәвит Шакиров тиздән 60 яшьлек юбилеен каршылый. Шул уңайдан аның иҗаты, тормыш юлы хакында үзе белән күрешеп сөйләштек. — “Явитееем”, — дип хатыныгыз Зөлфия ханым гына әйтә бугай сезгә. Ничек дәшим соң, чын исемегез ничек, Җәвит абый?
— Авылда Җәвит исемле бик акыллы, тәртипле егет булган. Шундый булып үссен дип, миңа әти-әни шул исемне биргән. Давит, Җәүдәт, Җавап диләр миңа, паспортта — “Йәүит”. Ике кеше чын исемем белән дәшә, берсе — дустым Салават Фәтхетдинов. “Яшка” дип тә әйтә әле. Икенчесе — хатыным Зөлфия, ул күбрәк: “Йәүитем”, — ди. Эстрадада мине Җәвит дип беләләр.
— Алайса, мин дә сезгә Җәвит абый дим. Беренче тапкыр кулыгызга гармун алган чагыгызны хәтерлисезме?
— Иң беренче өйрәнгән көем “Ай-яй-яй, Гөлбану, көн дә яныңда булам”... Отып калырга җайлы иде ул. Туган абыйларның хромка гармун төймәләренә басканын карап торып өйрәнгән инде без. Авылыбызда йорт саен гармунчы иде. Бер начар гадәтем бар иде. Мәктәптә укыганда ел саен кышкы каникулга чыккач, грипп белән авырый идем. Берсендә шулай чирләп ятам. Әти белән әни район үзәгеннән ул чакта популяр “Беларусь” дигән өч рәтле баян алып кайтты. Шатлыгымнан грипп та, югары температура да онытылды. Көзге каршына басып, шул баянда уйнаганнарым әле дә хәтердә.
— Сез — эстрадада үрнәк гаиләләрнең берсе. Тату яшәүнең сере нидә?
— Зөлфиякәй белән 34 ел тигез гомер кичерәбез. Бер-береңә ышанып, аңлашып яшәү, үзара мөнәсәбәтләрне уртага салып чишү мөһим дип саныйм. Бер-беребездән яшерен серләр юк. Зөлфиянең әти-әнисе 66 ел бергә яшәделәр. Әни гел: “Балалар, ачуланышсагыз, талашсагыз да, аякларыгыз бер юрган астында булсын”, — дип әйтә иде. Урыны белән көлешеп алырга да кирәк, мин тынып калсам, Зөлфия шаярта.
Хатынымнан бик уңдым, шөкер. Аш-суга да оста. Йөрешкән вакытта ук мин килүгә 6-7 төрле пирожки пешерә иде. Кискән токмачы турында шигырем дә бар әле. Пешерүдән, башкаларны сыйлаудан тәм таба.
Ике малай үстердек. Олысы Илһам гаиләле. Оныкларыбыз Самира, Сәет янына Сәлимне алып кайттылар. Улыбыз Искәндәр әле өйләнмәгән, безнең янда. Журналист белгечлеген үзләштерә. Балаларыбыз сәнгатькә гашыйк, җырлыйлар. Зөлфия белән гел: “Аллакаем, оныкларыбызны күрергә язсын иде”, — дип тели идек. Хәзер никах туйларында утырырга насыйп булсын, дип сорыйбыз.
— Телевидениедәге тапшырулар аша да танылдыгыз. “Кәмит Җәвит” тапшыруын күпләр яратып карый. Сәхнә белән телевидение арасындагы аерма сизеләме?
— Минем өчен икесе дә бер. Дөрес, сәхнәдә тамашачы белән аралашасың, ә телевидениедә сиңа 6-7 камера карап тора. Кечкенә генә фальш та күренә. Иң мөһиме — булган тәҗрибәңне дөрес куллану, әйтер сүзең булу. Тапшыруны кабатлап төшермибез. Чөнки алай ясалмалылыкка китерә, кәеф тә үзгәрә, фикер чуала. Тапшыруларымны халык ярата, шуңа сөенәм.
— “Минем күңел!” дип исемләнгән шигырьләр китабы бастырып, бер шаккатырдыгыз. Әле роман язарга җыенасыз икән, ул нәрсә турында булачак?
— Кичтән ятканда күңелгә бер тема килә дә иртән шуны уйлап уянам. Аягым белән идәнгә басканчы, телефонга шигырьне терким. Шигырьләрне күптән язам. Зөлфия: “Бергә тупламасаң, алар югалачак”, — дигәч, китап итеп чыгарырга булдым. 1500 данә тираж белән басылды. Китапны миннән генә алырга була, почта аша да җибәрәм.
Романга килгәндә, ул языла башлады. Автобиографик булачак. Анда балачак, бүгенге тормыш та чагылачак, фактларга нигезләнгән. Сөйләгән юмор әсәрләремне китап итеп бастыру нияте дә бар. Тагын бер хыялым — рәсем ясау. Кечкенәдән оста ясый идем, тик вакыт җитмәгәч, ташладым. Олыгайгач, буяулар алып, иркенләп рәсем ясыйсым килә.
— Юбилеегызны ничек үткәрәчәксез?
— Чынлыкта 5 декабрьдә туганмын. Ул көнне безгә дуслар, туганнар килми калмый. Зөлфия мул итеп табын әзерли. Ә паспорт буенча туган көн 2 гыйнвар дип теркәлгән. Филармония концертлар залында 9 гыйнварда концерт оештырырга җыенабыз. Анда шигырьләремне укыячаклар, җырлар башкарылачак. Яраткан тамашачыларымны көтеп калам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|