поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
13.12.2021 Шоу-бизнес

«Болгар радиосы» премиясе җиңүчеләре, “Татар эстрадасы ЛЕГЕНДАСЫ” һәм IPHONE 12 отучы билгеле! (ФОТО)

11 декабрь – “Болгар радиосы” IХ Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел да тамашачылар тантананы турыдан-туры трансляциядә күзәтә алды. Әлеге олы вакыйгага әзерлек ел дәвамында барды, халык иң яхшы, иң зәвыклы җырларны үзе сайлады.

Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре һәм “Болгар радиосы” тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек.  Радиотыңлаучылар, тамашачырар куйган лайклар, комментарийлар, SMS хәбәрләр, шалтыратулар – барысы да үз ролен уйнады һәм бүгенге җиңүчеләрне – җиңүче ясады. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү.

“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.
 
 
Тантананы алыштыргысыз Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин  һәм кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән “Иртәнге чәй”, “Кайнар хит” тапшыруларының алып баручысы Эльвира Вилдан  алып барды.
 
“Кайнар хит” тапшыруында җиңеп, “Тамашачы сайлавы” номинациясенә: Ләйсән Мәхмүтова, Мурат Гайсин, Гөлнара Тимерҗанова, Азалия Зиннәт, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлшат Имамиева, Лилия Муллагалиева, Азат Абитов, Рәнис Габбазов лаек булды. 
 
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.
 
 
• Фирдүс Тямаев “ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ”
• Винарис Илъегет  “ИҢ ХИСЛЕ ҖЫРЧЫ”
• Зөфәр Хәйретдинов  “ЙӨРӘКЛӘРГӘ ҮТЕП КЕРГӘН ҖЫР”
• Ришат Фазлыйәхмәтов “ИҢ РОМАНТИК ҖЫРЧЫ”
• Винера Ганиева “ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ”
• Филүс Каһиров  “ХАЛЫКЧАН  ҖЫРЧЫ”
• Ландыш Нигмәтҗанова  “КАБАТЛАНМАС ТАВЫШ”
• Алсу һәм Азат Фазлыевлар “ИҢ ХАЛЫКЧАН ДУЭТ”
• Гүзәлия  “ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНӘ КЕРГӘН ҖЫР”
• Мингол Галиев “ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ЛЕГЕНДАСЫ”
• Раяз Фәсыйхов  “ИҢ ЛИРИК ҖЫР”
• Анастасия Макарова  “ИҢ ЭЗЛӘНҮЧӘН ҖЫРЧЫ”
• Гүзәл Идрисова  “ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ МОҢ”
• Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар  “ИҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДУЭТ”
• Роман Плеханов “ЯҢА ИСЕМ”
• Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар  “ЕЛНЫҢ ГАИЛӘ ДУЭТЫ”
• Элмира Кәлимуллина  “ИҢ ЗӘВЫКЛЫ ҖЫРЧЫ”
• Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем  “ИҢ КРЕАТИВ ДУЭТ”
• Зинира һәм Ризат Рамазановлар  “ИҢ РОМАНТИК ДУЭТ”
• Илсөя Бәдретдинова “ИҢ ЗАМАНЧА ҖЫРЧЫ”
• Ришат Төхвәтуллин “ИҢ МОҢЛЫ ҖЫРЧЫ”
 
Ел саен премиядә “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсгут Имашев кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациягә күптән түгел 80 яшен тутырган Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булды. 
 
 
Турыдан-туры трансляция барышында IPHONE 12 җиңүчесе дә билгеләнде! Ай дәвамында без 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән SMS хәбәрләр кабул иттек. Трансляция барышында цифровые технологии ярдәмендә очраклы бер номер сайлап алынды. Телефонны Башкортстан Республикасының Зианчура районында яшәүче Фларида исемле ханым отты. Алып баручыларыбыз аңа гап-гади: “Рөстәм әлеге вакытта нишли?!”, дигән сорау бирде. Вәгъдә иткәнчә, бәйгедә катнашкан, турыдан-туры транслянцияне карап сорауга җавап бирә алган тамашачы җиңүче итеп сайланды. 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы