поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2021 Могҗиза

Авыл халкы юкка чыккан

Шушы сәхифәбезнең бер чыгарылышында без Американың Вирджиния ярлары буендагы Роанок утравында 1587 елда юкка чыккан бер колония-авыл турында язган идек. Чесапик култыгындагы ярда нигез салынган авылдан бик сәер һәм серле рәвештә 150 кеше (шул исәптән 12 бала) югала, ә аларны эзләп килгән кешеләрне колония уртасындагы агач кайрысына “кроатон” дип уеп язылган сүз генә каршы ала.

Бу сүзнең мәгънәсе бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Аларны җен-пәриләр алып киткән, ә кроатон – шул тирәдә яшәгән индеецлар табынган илаһи зат, дигән фараздан башка моңа бернинди дә аңлатма бирә алмаганнар...
 
Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәреннән 80 чакрымда Кырья елгасының сул як ярына килсәгез, хәзер сезне Растесс авылыннан калган хәрабәләр генә каршы алачак: иске юл, сазлыклы басуда үскән биек үлән арасында череп ятучы берничә бүрәнә, зиратта кыйгаеп беткән тәреләр... Ә монда заманында гөрләп торган авыл булган.
 
Авылга XVII гасырда нигез салынып, ул Русиянең Европа өлешен Себер белән бәйләп торучы бердәнбер трактта утырган була. Анда купец Строгановларның крепостной крестьяннары яшәгән, алар юлны саклаган һәм тәртиптә тоткан, юлчыларны торак һәм атлар белән тәэмин иткән. Ә XIX гасырда шушы тирәдә платина һәм алтын яткылыклары ачылгач, авыл халкы бай яшәүчеләр булып исәпләнә башлаган, үткән гасырда исә аның даны еракларга таралган. Рәхәтләнеп эшлә һәм яшә генә дә бит! Ләкин 1976 елда авыл тарихына нокта куела – ел ахырында өлкә башкарма комитеты аны реестрдан “беткән авыл” буларак сызып ташлый.
 
Гөрләп торган авыл ни өчен шулай кинәт кенә беткән соң? Сөйләүләренчә, Растесс кешеләренең берсен дә күптән күрмәгәнлектән, күрше авылдан бер­ничә кеше бу авылга хәл белешергә юллана һәм... озакламый котлары очып кайтып та җитә. “Авылда бер кеше дә юк, йортлар ташланган, ишекләре ачык, бер болдырда хәтта битләре ачык китап ята; өйләрдән берни дә алынмаган, почмакларда хәтта иконалар шул килеш торып калган... Иң мөһиме – авыл зиратында барлык каберләр чокылып беткән”, – дип сөйли алар. Монда индеецлар табынган аллалар турында булмаса да, ул елларда шунда күпләп яшәгән манси халкының мә­җүси затлары, хәтта кабердән кубарылып чыккан әрвахлар – зомбилар хакында фикер килергә мөм­кин. “СССРда зомбилар каян чыксын?” дисезме? Кем белсен инде, ни генә булмас!..
 
“Совет кроатоны”н­нан 25 чакрымда урнашкан Павда авылы картлары балаларына һәм оныкларына сөй­ләвенчә, Растесс ке­шеләрен җен-убырлар, я булмаса, урындагы им-томчылар үзләренең ритуалларын башкару өчен урманга алып киткән булуы да бик ихтимал. Ә нәрсә, бик мөмкин, чөнки авыл тайга уртасында урнашкан, аның кешеләре урманга әле җиләк-җимеш, әле гөмбә җыярга еш йөргән. Шундый чакларда алар урманда яшәүче явыз затларга юлыкса, ул мескенкәйләрне кире авылга кайта алмаслык итеп сихерлә­гәннәрдер...
 
Икенче яклап караганда, аерым кешеләрнең мондый хәлләргә таруы да мөмкин, ләкин гөмбәгә бөтен авыл халкы берьюлы чыгып китмәгәндер бит инде! Мондый хәлгә, нишләптер, ышанасы килми. Әллә авылга бе­рәрсенең каргышы төштеме икән? Бу сорауга да җавап юк...
Мондый аңлашылмаган хәл урындагы журналистларга тынгылык бирмәгән, ә алар – нинди дә булса хәл-вакыйганың төбенә төшмичә, төбенә көл коймыйча, төп сәбәпләрен ачыкламыйча тынычлана белми торган халык. Бу очракта да журналистлар Растесс авылыннан соңгы булып күченгән кешеләрне эзләп таба һәм әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыклый. Баксаң, әлеге авыл халкының башына ике хәл-шарт чын мәгънәсендә каргыш булып төшә: шуларның беренчесе – тирә-якка “Растесс халкы череп баеган” дигән хәбәр тараткан һәм якында гына урнашкан алтын приисклары; икенчесе – шул төбәктә сугыштан соңгы елларда хөкем ителгән җинаятьчеләрне урнаштыру өчен оештырылган колония-поселение.
 
Колониядә үзаллы торак пункты булып яшәүче һәм кая гына барса да конвой озатуыннан башка йөрүче зэклар, алтын һәм бай яшәүче халык турында ишетеп алгач, кешеләр эштә чакта аларның йортларына “походка” килеп йөрештерә, алтын эзләп, өйләрнең астын-өскә китереп китә башлый. Бернәрсә дә тапмасалар, алюминий табак-савыт, кашыктан та чирканып тормыйлар. Ә берсендә, алтыннарын шунда яшерәләрдер, дип уйлап, күрәсең, халыкның иң изге күргән зиратын – бөтен каберләрне актарып чыгалар. Һәм бу түземлекнең соңгы чиге була. Шушы хәлдән соң халык, бөтен мал-мөлкәтен, йорт-хуҗалыгын, яшәгән нигезләрен ашык-пошык ташлап, берничә көн эчендә авылдан чыгып китә. Авыл шулай бушап кала, ә тирә-якка бу урыннарның яманлыгы, аның ниндидер явыз көчләр тарафыннан каргалганлыгы турында имеш-мимеш тарала...
Растесс халкының җинаятьче­ләрнең башбаштаклыгына ни өчен зар­ланмавы да аңлашылмый. Алар­ның үч алуыннан, хатыннары һәм балалары өчен курыкканнардыр, күрәсең, ә власть вәкилләренә ышанмаганнардыр.
 
Әйткәндәй, халыкның кинәт юкка чыгу очраклары СССРда гына тер­кәлмәгән. Мәсәлән, 1930 елда Кана­даның Ангикуни күле янындагы инуитлар авылы да шулай кинәт бушап калган. Зиратларындагы каберләре дә шулай ук чокылып ташланган була. Америкадагы теге авыл белән дә шундыйрак хәл булуы бик ихтимал, бәлки әле андагы кешеләрне әсирлеккә алып, арытаба коллыкка сатып җибәр­гәннәрдер...
 
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.12.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»