поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2021 Җәмгыять

Дилбәр Фәиз: “Ул, әйдә өйләнешик, ди. Әлегә уйланып йөрим. Шул кадәрле иреккә өйрәнгәнмен”

Дилбәр Фәизнең иң элек үзен түгел, тавышын таный башладылар. Ул татарчага тәрҗемә ителгән сериаллар, “Болгар” радиосы тапшырулары аша һәр йортка үтеп керде.

Беренче мәхәббәт, уңышсыз никах, киләчәккә планнар – Дилбәр Фәиз белән барысы турында да сөйләштек.
 
Әни, хатын-кыз, әби буларак ниндиерәк икән ул? Әңгәмәбез дә шул хакта булды.
 
– Дилбәр ханым, моннан 20 еллар элек, төгәлрәк әйтсәк 1999 елда: “Ике хатынлыкны хуплыйм. Бүген күпме хатын тинтереп йөри. Гаилә корырдай ирләр саны көннән-көн кими”, – дигән булгансыз. Фикерегез үзгәрмәдеме?
– Әгәр дә ир-ат чынлап та сине матди һәм, гомумән, бөтен яклап тәрбияли ала икән, ул очракта мөмкин. Хәзер бит ир-ат хатын-кыз янына барып, йоклап кайта да, бетте китте! Бара, ашый, йоклый, кайта да китә. Әгәр дә өйләнеп, аңа аерым фатир бүлеп бирсә, шәригать буенча яшәтә икән, мин каршы түгел. Ләкин гомердә дә кемнеңдер икенче, өченче хатыны булып яшәмәс идем. Хәзер бер генә хатын-кыз да алай яшәмәстер. Алар бик мөстәкыйль, үзенчә яшәргә өйрәнгән. Аеруча да мин – кемгәдер буйсынып яши алмыйм. Әле тагын бер кат кияүгә чык дип әйтсәләр, ныклап уйлар идем. Миңа: “Инде сиңа кияүгә чыгарга вакыт”, – диючеләр дә бар.
 
– Сез инде ничә ел ялгыз. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да булмый калмагандыр?
– Тәкъдим ясаучылар булмады түгел. Хәзер дә йөрәгем буш түгел. Ул, әйдә өйләнешик, ди. Әлегә уйланып йөрим. Шул кадәрле иреккә өйрәнгәнмен. Аерылганнан соң бөтен нәрсәне үзем эшли идем, ярдәм итәбез дисәләр дә, баш тарттым.

– Ул ир белән сез инде күптәннән танышмы?
– Алты еллап бардыр.
 
– Бөтенесен үзем эшлим, дисез. Хатын-кызның кайвакытта “йомшарасы”, ир ышыгына сыенасы килгән чаклары да була. Сездә андый халәт булганы юкмы?
– Әгәр дә берәрсе эшләр әле дип уйлап куясың, кемгәдер “салынасың” икән, ул эшне эшлисе килми башлый. Ә болай чабасың, эшлисең, дәртең ташып тора. Һәрвакытта да үзем чабам.

– Мондый нык холык сездә кемнән күчкән?
– Минем әни дә, әти дә бик төгәл кешеләр. Әти вафат инде. Ул әйтә дә – эшли иде. Мин интернатта тәрбияләнгән бала. Авыл мәктәптән ерак иде. Анда тәрбияләнгән балалар мөстәкыйль, бар нәрсәне дә үзләре эшли торган булып үсә.
Мине малай дип тапканнар, шунысы да йогынты ясагандыр. Абый минем кызлар кебек, аны кыз дип тапканнар. Ә мин малай булып туасы булганмын.
Машина йөртәм. Руль артына утырган хатын-кыз ул бөтенләй дә башка төрлегә әйләнә. Минем каршыга чыгып, юлны кисүчеләр белән чыгып талашканым да бар. Күз алдыгызга китерегез, хатын-кыз ир-ат белән талаша алсын әле?!

– Руль артында ничә ел инде сез?
– Машина йөртү таныклыгын алгач, 7 ел йөрмәдем. 21 ел була инде йөри башлаганга.

– Беренче тапкыр рульгә утырганыгызны хәтерлисезме?
– Хәтерлим. Бик каты буранлы көн иде. “Ока” машинасы алган идем. Баланы каникул вакытында авылга кайтарырга дип, мин, абый һәм кызым юлга чыктык. Абый үзе машина йөртмәсә дә, мине өйрәтеп бара: монда борыл, тегендә борыл...
Баланы авылда калдырдык та, кире Казанга киттек. Буран басылмый, юлда кар көрте. Мин борылышта көртләр артында килә торган машинаны күрмәдем. Ул мине күрә торып та, машинама килеп бәрелгән иде. Шулай итеп, рульгә утырган беренче көнне үк һәлакәткә очрадым. Аннан инде күп машиналар алмаштырдым. Гадәттә, машинаны ике елдан соң алыштырырга тырышам.
 
– Үткәннәргә кире кайтыйк әле: беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
– Хәтерлим. Тик ул хакта сөйләшәсем килми.
 
– Ә Казанга килгәч, артыгыздан егетләр күп йөрдеме?
– Ул вакытта егетләр арттан бик күп йөри иде. Икенче курста Илдус килде. Аннан аның белән йөри башладык. Без аның белән Минзәләгә гастрольгә бардык. Театр училищесыннан җибәргәннәр иде. Шунда баргач, босоножкиның каптырмасы ватылды. Ул миңа шуны ясап бирде. Йөри башладык. Ул миннән 6-7 яшькә олырак. Илдус армиядән кайткан, эшләп килгән зур егет иде инде, мин кечкенә бала. Училищега 8 сыйныфтан соң килгән идем. Миңа 17 яшьләр булгандыр. Дүртенче курска кадәр гел бергә, кулга-кул тотынып йөрдек. Мин аңа үлеп-бетеп гашыйк идем дия алмыйм. Әмма ул артымнан бик матур йөрде. Аннан бергә театрда эшли башладык. 1989 елда өйләнештек.
 
– Әти-әниегез кияүне ничек кабул итте?
– Әни минем нейтраль кеше. Яраклаша белә. Әти нишләптер аны кабул итмәде. Чыкмыйсың, диде. Илдуска бирәсе килмәде. Яшь тә булганмындыр. Миңа 19 яшь кенә иде бит.

– Шул яшьтә кияүгә чыгарга курыкмадыгызмы?
– Уйланылмаган да инде. Төрмә янында йорт “снимать” итә идек. Төрмәдә утыручылар янына кешеләр килә, безнең ишегалды тулы кеше иде. Мичкә ягарга утын юк. Авылга кайткач, кеше гадәттә әйбер алып килә. Ә без утын. Абыйлар да: “Менә күчтәнәч сезгә”, – дип утын алып килә иде безгә. Әмма барыбер кызык иде яшәве.
 
– Ул авырлыклар яшьлек белән дә сизелмәгәндер инде...
– Эш белән дә мәшгуль идек. Иртә чыгып китәбез, төнлә генә кайтып керәсең.

– Шундый шартларда да ничек бала алып кайтырга булдыгыз?
– Дөресен генә әйткәндә, балага узганымны да белмәдем. Әни андый әйберләр хакында сөйләгәне, аңлатканы булмады. Илдусның авылына кунакка кайткан идек. Өч көн рәттән косам да косам... Үзем ашамыйм да. Әнкәй әйтә, тычкан авыруы эләккән сиңа, ди. Без мунча өе алдында йоклаган идек. Шунда тычкан йөрдеме икән инде, дим. Күпмедер вакыттан соң әнкәй балага узгансың ахры, диде.

– Әни булган көнегезне хәтерлисезме?
– 12 апрель иде. Иртәнге дүртенче яртыда “ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып киттеләр. Бер ир-ат табиб кабул итте. Мин оялам. “Мин синең кебекләрне генә күргән!” – дип сүгеп атты мине. Кичке 4нче яртыга кадәр шунда йөрдем.
Бала арты белән тора иде. Бөтен табиблар тирәмә тезелешеп баскан, Кесарев юлы белән таптырырга кирәк, диләр. Баш табиб керде дә: “Она спортивная, она сама будет рожать”, – дип кычкырды тегеләргә. Шулай үзем таптым.
Каршы алырга абый белән кызымның әтисе килде. Бала елый гына бит. Әле беребез, әле икенчебез тота үзен. Нишләргә белмибез. Өйгә такси белән кайттык. Бөтен әйберләр таксида онытылып калган. Илдус та, мин дә шунда паспортсыз калдык.

– Акйолдызга исемне кем кушты? Сирәк исем бит.
– Мин 8нче сыйныфта укыганда телевизордан Мостай Кәримнең “Озын озак балачак” спектаклен куйдылар. Анда Акйолдыз исемле герой күңелгә кереп калган.

– Әтисе белән аерылышуыгызны ничек кичерде?
– Бик авыр кичерде. Ул әтисен бик ярата, гел аның белән йөри иде. Без үз юлыбыз белән киттек дә бардык. Үземне кулга ала беләм. Ә Акйолдызга 13 яшь, үсмерлек чоры иде. Кыен булды.
 
– Аерылышуга гаризаны кем бирде?
– Беребез дә гариза бирмәдек. Паспорт буенча без берничә ел элек кенә, Илдуска нәрсәгәдер кирәк булды да, шунда гына аерылыштык. Закон тарафыннан мин аның хатыны саналдым.

– Илдус Фәизнең икенче гаиләсендә балалары бар дип беләм. Акйолдыз белән аралашалармы?
– Әйе, сөйләшеп, аралашып йөриләр.

– Сез аерылганнан соң да кызыгыз әтисе белән аралашуны туктатмаган...
– Туктатмады. Еллар узгач кына шул вакытта араны “кырт” кисәсе булган икән дим. Балага җиңелрәк булыр иде. Ул әтисе янына кунакка бара да, аннан кайтып елый иде. Кайбер вакытта аңа хәзер дә авыр.

– Хәзер Акйолдыз үзе әни кеше. Сез нинди әби?
– Үземне искиткеч әби дип саныйм. Мактанып әйтүем түгел. Әти безнең бик бала җанлы иде. Ул урамда утырганда, аның тирәсендә гел балалар була иде. Ул алар белән бер яшьтә булып, сөйләшә белде. Миңа да әтидән шул сыйфат күчкән, күрәсең. Оныгым Гомәр өйдә гел минем янда. Икебез дә кара тәнле булгач: “Малаегыз сезгә бик охшаган”, – диләр.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»