поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.12.2021 Язмыш

Ялгышты ул: өченче баласын үз куллары белән харап итте...

Илнур башта ышанмады. Ничек инде, аның Гөлчирәсе кемгәдер аны алыштыра алсын ди? Уйлап карасаң, аның бит вакыты да юк. Иртән эшкә бергә баралар, бергә кайталар, өйдә дә, ял көннәрендә дә бергә...

“Йөрәгемне алмагыз! Бер балам бар… Доктор, йөрәгемне алсагыз, ничек яшәрмен соң? Җаныма тимәгез”, – дип үрсәләнеп, мендәр читенә чытырдап ябышып, саташып елап яткан хатынын Илнур уятырга кыймады. Ул гына да түгел, аңа бераз кызык та иде. Тагын ниләр сөйләр икән? Көнчелектән аңы томаланып, зур хата эшләгән ир шикләнгән күңелен тагын бераз басар өчен тыңлап ятты. Инде ничәнче тапкыр шулай...
 
Гөлчирә саташуында өзек-өзек сулкылдап елый да, бераз буталчыграк итеп сөйләнеп ала.
 
Илнур уйга батты. Әллә нәрсә булды бу арада аларның тормышында. Тынычлык югалды. Барысы да Илнурның уртанчы абыйсы Зәкинурның кемнәндер ишеткән “зур сер”ен энесенә ачудан башланды.
 
Илнур башта ышанмады. Ничек инде, аның Гөлчирәсе кемгәдер аны алыштыра алсын ди? Уйлап карасаң, аның бит вакыты да юк. Иртән эшкә бергә баралар, бергә кайталар, өйдә дә, ял көннәрендә дә бергә. Шикләнерлек сәбәп тә юк. Тик Илнурга мондый сүзләрне бертуган абыйсы җиткергән икән, ничек ышанмыйсың?!
– Йөри ул, синнән көлеп йөри. Ә син – чүпрәк! Гел шундый йомшак холыклы булдың! Әнә, мин хатынны ничек тотам, – диде Зәкинур зур йодрыгын күкрәк тирәсендә болгап.
 
– Соң алай кул күтәреп яшәп тә булмый бит инде, мин алай итә алмас идем, – диде Илнур абыйсы авызыннан чыккан “яңалыктан” тыныч калырга тырышып. Ә Зәкинур хатынын гел кыйнап, кыерсытып яшәде. Уйлап карасаң, җиңги тиешле кеше шундый тормышка лаек та иде бугай. Килен булып төшкәндә үк зур корсак күтәреп килде, зәһәр һәм көнче иде. Өйләнешеп ике ай узуга, әби-бабайны бәхетле итеп малай да алып кайтты. Тик бала бераз зәгыйфьрәк иде. Илнур ул вакытта мәктәптә генә укый иде әле. Гаиләле тормышның төрле ыгы-зыгысын шул чактан ук күреп үсте.
 
Олы абыйсы икенче тапкыр өйләнеп, күрше авылда төпләнеп яши иде. Беренче хатыныннан аерылгач, кем булса да ярый дигәндәй, бер кайда да укымаган, эшләргә теләмәгән бер карт кызны үзенә яр итте дә, тиз генә өйләнеп тә куйды. Бер кызлары туды. Шулай да сирәк-мирәк кайткалаганда олы абыйсының бәхет эчендә йөзмәгәнлеген Илнур чамалый иде.
 
Илнур Гөлчирә белән йөри башлагач та, ике абыйсы да, җиңгиләр дә тынгылыкларын югалтты. Болар киләчәктә өйләнешә калсалар, бездән яхшырак яшәячәкләр бит, дигән әшәке корт кимерде аларның күңелләрен. Чөнки Гөлчирә яхшы, хәлле гаиләдән. Илнур да сыната торган егетләрдән түгел, тик бераз юашрак һәм кыюсызрак. Армия хезмәтен тәмамлап кайткан, югары белем алган, инде бераз эшләп, өй салырга да ниятләп йөргән егет иде.
 
...Гадәттәгечә, никах кыз ягында зурлап ике көн дәвамында үтте. Егет ягы туганнары – ике абый гаиләсе дә “бәйрәмгә безнең бернинди дә катнашыбыз юк”, дигән кыяфәт чыгарып утырды. Бу мизгелдә кунакларның күңелләрен күтәрергә теләп бар тырышлыкларын куйган кода-кодачалар да көчсез иде. Никах ашы зурлап, һәр гореф-гадәтне искә алып, матур үтте. Кәефсез булып, эчләреннән янып утырган ике абый һәм җиңгинең хәлен Илнурдан башка калганнар сизмәде дә кебек. Ә менә әниләре, хәлне никахтан кайткан вакытта машинада тойды.
– Сез мине 15 яшемнән читкә чыгарып җибәрдегез дә, котылдыгыз. Кирәкми миңа укымаган хатын, тормыйм мин аның белән, - дип әйтеп салмасынмы өлкән улы Галинур.
 
Әни кеше үзен сабыр тотарга тырышты. Улының интернатта торып укуын, үз авылларында мәктәп булмау белән бәйле икәнен йөздә беренче мәртәбә аңлатып карады. Ә хатынына – өлкән киленгә килгәндә, беркем кысылмавын, үзе теләп беренчесеннән аерылуын, икенче тапкыр да бер кешедән дә киңәш сорап тормыйча өйгә алып кайтуын ачуланыбрак әйтеп салды. Аның үзенә генә дә зурлап ике тапкыр туй үткәрүләрен исенә төшерде. Боларның барысын да килен үзе дә ишетеп утыра иде. Иренең үзенә карата мондый фикереннән бик ачуы чыкты, елан кебек ысылдап:
– Өйләнмәскә идең, аерыл! Өченчесенә өйлән! Менә мин әйтте диярсез, бергә тора алмаячак алар! Гөлчирәсе укыган булса да, бик яшь.
 
Машина эчендәге мондый сөйләшүдән уртанчы килен ләззәт алып барды. Аңарда бу минутларда башка кеше кайгысы түгел, үзенеке үзәктә иде. Ничек тә икенче елга укырга керергә, югары уку йорты бетерергә кирәк дигән уйлар баш миен бораулады.
– Беткән инде, бу машинасы да! Атаңнан калган мал булмагач, шулай инде ул! Тизлек тә арттырып булмый, сатарга кирәк, – дип сөйләнә-сөйләнә әнисе белән абыйсының әйткәләшеп баруына ачуы чыгып, Зәкинур иске “Нива” машинасының газына бөтен көче белән басып, машинаны бар куәтенә куды. Һәм кинәт теманы борып әйтеп салды. – Киленегез бик яшь булды, озак торырлар микән болар?
 
– Минем килен генә түгел, сезнең дә килен, туганыгыз булды инде ул хәзер. Торырлар. Нишләп тормасыннар. Сез дә бит өйләнешкәндә яшьләр идегез, – диде ана кеше тынычлыгын сакларга тырышып. – Ник соң әле син, улым, ата малы калмады дисең, калды. Нәкъ менә сиңа калды да әле ул. Син уртанчы бала булсаң да, безгә буласы яңа йортны сиңа салып бирдек, ләбаса. Оныттың да мени? Әтиең бит ул бураны безнең картаймыш көндә яңа йорт булсын дип бураткан иде. Үзе үлеп китте. Ә йортны мин сезгә бирдем.
 
Уртанчы киленгә сүзнең болайрак борылыш алуы ошап бетмәде күрәсең.
– Ярар, кил дә тор, – диде ул. – Әнә, кече киленеңнән ни күрерсең микән?
 
Туй бетте, тормыш дәвам итте. Илнур белән Гөлчирә матур гына яшәп киттеләр, өй салдылар, машина алып җибәрделәр. Тормышларының шулай рәтле һәм җай гына агуы, Илнурның туганнарына гына ошап бетмәде. Энеләре Илнур яңа өйгә күчкәч, икесенең берсе дә өй котларга да, бәби туйларына да килмәде. Мондый сәер кыланышны абыйлары да, җиңгиләре дә тормышларының авыр булуы, эш күп һәм акча юклык белән аңлаттылар. Хәер, абыйларның энеләре йортына бик барасы да килми иде, чөнки зәһәр, көнчел хатыннары аларда булган әйберләрне сорап җаннарына тиячәген беләләр бит. “Әнә, маңка кебек иде, хәзер министр диярсең, зур йорт, мунча... барысы да бар. Ә безнең ни бар?” Кече энеләре машина алгач, хатыннары ике олы абыйсының күзләрен дә ачтырмады. Көне-төне талаштан соң, беренче абыйсы кредитка өр-яңа, ә икенчесе шундый ук маркадагы бераз йөрелгән машина алып кайтты.
 
Энесе Илнурның өченче тапкырга әти булырга әзерләнүен Зәкинур әнисе әзерләп куйган айлык тәмәкесен алырга кергәндә ишетте. Ник әнисеннән тәмәке кереп аламы? Чөнки хатыны гаилә бюджетыннан тәмәкелек акча чыгара алмый. Ә әнисе ай саен пенсия алгач, уртанчы малаена ике блок тәмәке дә алып куярга күнеккән иде инде. Бу гамәл тиеш кебек кабул ителде. Болар тагын бер малай алып кайтырлар микән инде, дип уйлап куйды Зәкинур. Ә Зәкинурның улы бар-барын, тик бераз сәламәтлеккә туймый шул. Баланың шундый булып туганына хатыны да гел аны гаепли. Югыйсә, туйда эче күренмәсен дип, үзе үк шарф белән кысып бәйләп куйган иде бит. Ул энесенең булачак бала бәхетеннән көнләшеп, кулындагы тәмәкесе өчен рәхмәт тә әйтми кырт итеп борылып чыгып китте. Белә иде, хатыны тагын аның җанын кимерәчәк, хәтта нинди сүзләр белән әйтәчәге дә колак төбендә чыңлап киткән кебек тоелды: “Синнән юньле бала тумый, бер юньле эшең юк, әнә кешеләргә кара...” .
 
Бу кичне Зәкинур энесе Илнурның хәлен белеп кайтырга уйлады. Кунакка да үзе генә җыенды. Илнур башта аның үзе генә булуына сәерсенебрәк калса да, бертуган абыйсы килеп кергәч, кочак җәеп каршы алды, ачылып китеп сөйләште. Сөйләштеләр дә... Зәкинур җаен туры китереп, Гөлчирәне читкә йөри, баласы да синнән түгелдер әле, диеп әйтеп салмасынмы?
 
Менә шуннан соң Илнурның күңелен дә көнчелек корты кимерә башлады. Гөлчирәгә гел начар сүзләр әйтәсе килә башлады аның. Хатынын яратса да, абыйсының сүзләре колагында яңгырап торды. “Бәлки баласы да синнән түгелдер әле... Бәлки йөридер ул...”
 
Зәкинур килгәннән соң бер атна вакыт та үтмәде, Илнур Гөлчирә белән сүзгә килеп, бала бәлки миннән дә түгелдер әле дигән сүзне әйтеп ташлады. Гөлчирәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.
– Илнур, ни сөйлисең, – дип кенә әйтә алды. Әле кулына да алып карамаган сабыеннан гайрәт чигү, аны үзенеке итеп танырга теләмәгән иренең сүзләре ук булып йөрәгенә кадалды. Ничек кенә авыр булса да, ул баланы тапмаска кирәк, дигән карарга килде. Гөнаһлы уйларыннан ничек кенә китәргә теләсә дә, булдыра алмады. Икенче көнне иртән-иртүк торып, Илнурга бер ни дә әйтмичә генә хастаханәнең хатын-кызлар бүлегенә юл алды.
 
...Һәм менә ничәнче көн бер үк төш, бер үк күренешләр Гөлчирәгә тынгылык та, йокы да бирми. Хәер, Илнур да Гөлчирәсе белән бергә төннәрен шул төшләрдә ни булганын ишетеп, тыңлап ята иде. Хаталанды ул. Ялгышты. Кулына алып сөясе өченче баласын үз куллары белән харап итте.
 
Фото: пиксабай
 

Индира СӘЙФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 11.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»