|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2021 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты Россиянең милли китап фестивалендә уңышлы катнашты (ФОТО)Бу көннәрдә Махачкала шәһәрендә Дагыстан Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы, Россия китап нәширләре ассоцияциясе тарафыннан оештырылган Россиянең милли китап фестивале уза. Бирегә Татарстан китап нәшрияты үзенең иң яхшы китапларын алып килде. Фестивальдә Россия китап нәширләре ассоцияциясе, Милли китап нәширләре советы, Россия язучылар берлеге, Россия китап палатасы, илнең нәшрият йортлары вәкилләре катнаша. Мәскәү кунакларыннан кала, бирегә шулай ук Удмурт, Саха (Якутия), Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан, Төмән өлкәсе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән дә нәширләр килде.
--- |
Иң күп укылган
|