|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2021 Фаҗига
Казан мәктәбендәге фаҗигаганең СӘБӘБЕ аталдыРоссия Тикшерү комитетында Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗиганең сәбәбен атадылар. Җинаять эше материаллары буенча, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев деструктив төркем белән мавыккан. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә. «Галәвиев деструктив субкультураларның берсендә формаль булмаган вәкилләрнең гамәлләрен кабатларга омтылган, алар турында мәгълүматны ул интернеттан тапкан. Ул аларның гамәлләрен һөҗүм иткәндә кулланган», — дип ачыклык кертелә РФ Тикшерү комитеты сайтында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Илназ Галәвиевка берьюлы дүрт маддә буенча гаепләү белдерелгән. Зыян күрүчеләр эше буенча 600дән артык кеше уза.
Психолог-психиатрия экспертизасы Галәвиевны үз акылында дип таныды. Ул үз гаебен таныды.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|